90 яшьтән узган Миңҗиһан әби Гыймранова меңнән артык кеше утырган түгәрәк мәйданга чыккач, бәйрәмдә катнашучылар шаулатып кул чаба башлады. Гомеренең 46 елын Олыяз авылы фермасында бозау караучы булып эшләгән кеше өчен моннан да зуррак бәхет бармы икән?
Юкса әйтергә генә җиңел: ярты гасырга якын иртә таңнан кичке караңгыга кадәр ферма юлын таптап, алсыз-ялсыз эшләү чорында Миңҗиһан әби тормышында күңеллесе дә, сагышлысы да шактый булгандыр. Әмма бу кадәрле олылау, хөрмәт күрсәтү сирәк эләкте шул ул елларны. Үзәк өзгеч салкын кышларда ачлы-туклы бозауларын кочаклап елаган чаклары да аз булмаган. Өйдәгеләрдән яшереп кенә бер кыерчык ипи алып килеп ашатып, кайберләренең гомерен саклап калырга тырыша идем, дип искә ала Миңҗиһан әби.
Меңнән артык терлекчене бер мәйданга җыеп, шундый олы хөрмәт күрсәтү – бер хәл. Ике йөзгә якын хезмәт алдынгысын бүләкләү дә биредә инде гадәткә кергән бугай. Әмма бәйрәм тамашасын көн дәвамында телевидение аша турыдан-туры күрсәтүне оештыру – бусы аеруча сөендерә.
– “Саба дулкыннары” тапшыруларын хәзер үз авылларында гына түгел, ә тирә-яктагы районнар да карый ала. Шуңа да терлекчеләр бәйрәме чын мәгънәсендә халык бәйрәменә әверелеп бара, – ди телерадиокомпания җитәкчесе Әлфия Мөбарәкова. Гомерләрен терлекчелеккә багышлаган, сигезенче-тугызынчы дистәсен түгәрәкләп баручы хезмәт ветераннары тикмәгә генә шулкадәр дулкынланмыйдыр инде.
– Элегрәк елларда безне белүче дә юк иде. Хәзер, Аллага шөкер, бәйрәм түренә ел саен бик зурлап чакыралар. Иң элек хуҗалык җитәкчеләре иртәнге чәйгә җыя. Аннан махсус автобуста район күләмендәге бәйрәм мәйданына алып киләләр. Мондагы тамашаны, кадер-хөрмәтне сөйләп тә бетерерлек түгел, – ди 35 ел “Саба” хуҗалыгының Тимершык авылы фермасында сыер савучы булып эшләгән Язилә апа Нурәхмәтова.
Терлекчеләр бәйрәме дә елдан-ел киңрәк колач ала, диләр. Иң элек терлекчелекнең һәр юнәлеше буенча алдынгылар ачыклана. Бозау караучымы ул, сыер савучы яки ясалма орлыкландыру операторымы – һәркайсы ел дәвамында намуслы хезмәте белән иң югары күрсәткечләргә ирешергә тырыша. Бүләкләрне мәйдан түренә чыгып, район җитәкчесе Рәис Миңнеханов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов кулыннан алганда да хезмәт алдынгыларының дулкынландыргыч мизгелләр кичерүе сизелә.
Бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге – сөт эшкәртү комбинатлары, авыл хуҗалыгы өчен продукция җитештерүче предприятие һәм оешма вәкилләре дә үз бүләкләрен тапшыра. “Шундый күңелле аралашуларның сөт бәяләрен тотрыклы итүгә уңай тәэсире бар”, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин.
Мондый бәйрәмнәр кайбер башка районнарда да уздырыла анысы. Әмма урман читендәге гаҗәеп матур мәйданда узучы терлекчеләр Сабан туеның үзенчәлекләре бар. Хикмәт меңнән артык хезмәт алдынгысын бер мәйданга җыюда яки 180 кешегә бүләк өләшүдә генә дә түгел. Мәйданның һәр почмагыннан күңел җылысы саркый. Бирегә җыйналган терлекчеләр берсен-берсе яхшы белә. Сөенечләре-көенечләре дә, максат-бурычлары да уртак.
Ни генә дисәк тә, әлеге районның республика буенча әйдәп баручылардан саналуы тикмәгә түгел икән шул. Терлекчелек тармагына көндәлек игътибар, фән яңалыкларына таянып, югары нәтиҗәләргә ирешү, авыр кул хезмәтеннән арынып, барлык фермаларда яңа техника һәм технологияләрдән файдалану, эшне оештыруда матди кызыксындыру чаралары куллану – болар барысы уңай нәтиҗәләрен бирми калмый.
– Кайчак кызыгып та куям. Бүген фермада эшләү өчен бөтен шартлар бар. Хезмәт хакы да яхшы. Шулай да, терлекчелектә эшләп, ялга чыккан хезмәт ветераннарына хөрмәт булмаса, яшьләрне бу эшкә тартуы кыенрак булыр иде, – ди Яулаштау авылы фермасында 43 ел терлекче булып эшләгән Марсель ага Галимҗанов.
Юлбат хуҗалыгының Йосыф-Алан авылы фермасында 37 ел алдынгылыкны бирмәгән бозау караучы Галия апа Нуретдинова, шул ук хуҗалыкның “Шытсу” бүлекчәсендә 40 ел терлекче булып эшләгән Роза апа Әхсанова, 42 ел фермада бозаулар тәрбияләгән Фәндус ага Мөхәммәдияров, 43 ел эш стажы булган “Курсабаш” хуҗалыгы хезмәт ветераны Миңнераилә Хәйретдинова һәм башка ветераннарның да урыны бәйрәм түрендә иде.
- САН
*Саба районы хуҗалыкларында 27206 баш мөгезле эре терлек, 42960 дуңгыз, 6500 баш кәҗә һәм сарык, 2 меңгә якын ат бар.
*2019 елның беренче яртыеллыгында терлекчелектән 1 миллиард 320 миллион сум акча кереме алынган. Үсеш – 118 процент.
*Бер сыердан уртача савым күләме көнгә 21,9 килограмм тәшкил итә. Гомуми күрсәткеч – тәүлегенә 174 мең килограмм.
*Сөтнең сатып алу бәясе узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6 сумга артып, 24 сум 18 тиен тәшкил итә.
Камил Сәгъдәтшин
Зөлфәт Галимов фотосы