Миңнехан бабай авылы. Югалган саладан чыкканнар тамырларын барлады

Саба районында, исем­нәре тарихта гына калган, төрле сәбәпләр аркасында яшәүдән туктаган авыл­ларны барлап, Авыл көннәре уздыру күркәм гадәткә әйләнде. Шун­дый­ларның берсе – 1970 елда яшәүдән туктаган Игенче авылы. Ул бүген Теләче районы билә­мәсенә кергәнлектән, очрашу ике район өчен дә уртак бәйрәмгә әверелде.

Ни кызганыч, Игенче авы­­лының үткәне турында мәгъ­лүмат бик аз. Өлкәннәр сөй­ләве буенча, ул колхозлашу елларында барлыкка кил­гән, монда нигездә Кукмара районыннан күченеп кил­гән­нәр. Анда барлыгы 17-18 хуҗалык яшәгән. Бер генә урамлы әле­ге авылда колхоз оештырылып, авыл хуҗа­лыгы белән көн ит­кәннәр. Баш­лангыч мәк­­тәп, амбарлар, колхоз кән­сәлә­ре, сарык фермалары бул­ган. Авыл­лар­ны эрелән­дерү сәясәте башлангач, гаи­лә­ләр Әбде авылына, Кукмара­ районына күченә. “Без 1970 елның нояб­рендә авылда соңгы гаи­лә булып, әни белән Әб­дегә күчендек. Мин V – VII сыйныфларны – Олы Арташта, аннан Икшермәдә укыдым. Гомер буе Әбде авыл советында сәркатип булып эш­ләдем. Авыл көне оеш­тырылачагын ишетеп, бик дулкынландым, яшьле­гемә кайт­кандай булдым”, – дип киче­реш­ләре белән ур­таклашты Фә­гыйлә апа Гыйльметдинова.

Үлгәннәрнең каберен бел

– Игенчене искә алу нияте миндә күптәннән бар иде. Бу эшкә узган көз ныклап тотындык. Ниятебезне район башлыгы Рәис Миңн­е­ха­нов­ка җит­кергәч, ул хуплады. “Мин­нән нинди яр­дәм ки­рәк?” – дип соравы тагын да көч-куәт өстәде. Башта авыл тумаларын барладым, эзлә­нү­ләр алып бардым. Быел май аенда авыл ке­ше­ләре бер­гәләшеп зиратта өмә үт­кәрделәр, – дип сөйли әлеге чараны оештыручы, район мәдәният бү­леге хез­мәткә­ре Хәниф Тимербаев.

Сүз дә юк, бер казыгы да калмаган авылда колачлы бәй­рәм оештыру өчен зур тырышлык кирәк. Гаҗәеп матур итеп ясалган, ерактан балкып торган авыл кап­касы, әйтер­сең, бөтен авылдашларны үзе­нә дә­шеп кайтарды. Очрашу изге җирдә – зиратта әр­вахлар рухына дога кылудан башланды. Әлеге зиратта Риф­кать, Рөс­тәм, Рәис Миң­неханов­лар­ның бабалары – Миңнехан Рәхмәтулла улы Рәхмәтул­лин да җирләнгән. 1890 елда туган Миңнехан Рәхмәтул­лин бирегә Мамадыш райо­нының Бай Дусай авылыннан күчеп килә. Җәм­ә­гате Өм­мел­хода белән биш бала – Галимҗан, Мөнәвәрә, Нургали, Әхмәтгали, Җәү­дәтне тәр­бияләп үстерәләр. Сугышта һәлак булган Га­лим­җан Миң­неханов портретын тотып, Татарстан Президенты “Үлемсез полк” чарасында да катнашты. Кол­хозлашу башлангач, Миң­нехан Рәх­мә­туллинны кол­хоз җитәк­чесе итеп бил­гелиләр.

Көндез авыл хуҗа­лыгы эшен башкарып, кичен хезмәтләрнең исәбен алып барган ул. Җәмәгате Өммел­хода сарык фермасы мөдире булып эшли. Миң­нехан Рәх­мәтуллин, ягылмаган конторада утырып, үпкәсенә суык тидерә. Авыру сәбәпле, сугышка алынмый. 1942 елда үпкә авыруыннан вафат була. Легендар урманчы Нургали Миңнеханов, Игенчедә туып үсеп, Иске Икшермәдә урта мәктәпне тәмамлый. 1963 елда Өммелхода ханым кызы Мөнәвәрә белән Кукмара районының “Нырты” совхозына күченәләр.

Җир-анабыз тантана итте

Авыл көненә җыйналган халыкның һәрберсе иң элек үз нигезенә таралды, авыл урамы гүя яңадан торгызылган кебек булды. Теләче, Саба районнарыннан берәр җигү­ле ат һәр нигездән бир­нә җый­ды, бүләкләр ат арбасына сыймады. Уен-көлке, җыр-бию яңгырады, бирнә җыю­чы­ларны хуҗалар кайнар чәй, мич коймак­лары белән каршы алды. Өлкәннәрнең күзендә туган авылларын җирсү, сагыну хисләре чагылса, яшьләргә нәсел-нәсәпне, үткәнне белү өчен зур тәрбия чыганагы булды бу. Нәсел чылбырлары өзелеп, нигез­лә­ренә кайтучылар булмаган­нар­ның йорт урыннарында “Ак калфак” бер­ләш­мәсенә йөрү­челәр хуҗаларының ярат­кан һөнәрләрен күрсәт­теләр. Эшмә­кәр Рифкать Шә­фыйков үзенең музей-йортын тәкъдим итеп, борынгы авыл тормышын гәүдәләндерде.

Бәйрәмгә ерак араларны якынайтып кайтучылар күп иде. Рәүф абый Гәрәев, әбисе нигезен зурлап, Владивостоктан ук кайткан. “Хәерниса әбие­бездә, шушы нигездә үстек. Кунакка еш кайта идек. 1971 елдан бирле Владивостокта яшим. Еллар узган саен, хати­рәләр яңара, бик сөенеп, ашкынып кайттым”, – ди ул. Сигез дис­тәне ваклаганнар да, яшьлекләрен искә алып, онытылып биеде, Казаннан кайткан 82 яшьлек Фәния апа, җырлап, биеп, думбрада уйнап, авылдашларын сөен­дер­де. Бу әйтеп бетерә алмаслык җылы, ихлас бер бәйрәм иде. Җир-анабыз туган туфракны зурлап кайткан халык белән бергә тантана итте кебек.

– Мин Игенче авылы турында әти сөй­ләгәннәрдән генә беләм. Зиратта бабайның каберендә булганыбызны, авыл урынын күрсәткәнен хәтерлим. Тарихта гына калган авылны искә алып, бәйрәм оештыру халкыбызның тормыш дәрәҗәсен, үткә­небезгә кайтуын, зиратларга игътибар артуын күрсәтә. Болар кешелек өчен бик мөһим. Очрашу мизгелләре авыл белән бәйле хатирә­ләрне яңарта, – диде район башлыгы Рәис Миңнеханов.

Аңа Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов та кушылды. “Бүген, хатирә­ләрне яңартып, районыбызда исеме тарихта гына калган авылларны да күңелгә салып куйдык. Ике район өчен дә бик игелек­ле чара булды бу“, – диде ул, ут күрше­ләренә, оештыручыларга рәхмәтләрен җит­кереп.

Соңгы елларда авылларның күпләп бетүе илкүләм проблемага әйләнде. 1990 – 2013 елларда гына да Россиядә 23 мең торак пункт юкка чыккан. XX – XXI гасыр башында илебездә 150 меңнән артык авыл юк булган. Татарстанда гына да андыйларның саны 1200дән артып китә. Юкка чыгуның беренче этабында кечкенә авыллар яшәүдән туктаган булса, соңрак күп гасырлык тарихы булган зурлары да бушап кала.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты югалган авылларны барлау белән 2013 елдан шөгыльләнә. Академик Рафаэль Шәйдуллин җитәкчелегендә 2016 елда 1920 еллар ахырыннан 2010 елга кадәр картадан сызылган авыллар тарихын үз эченә алган китап басылып чыкты. Шушы басмада китерелгән мәгълүматларга караганда, колхозлашу елларында бик күп татар авыллары барлыкка килә. 1949 – 1953 елларда аларны яңадан берләштерә башлыйлар. Аннан авылларда да шәһәр шартларын булдыру турында хыялланган Хрущев чоры җитә. Шул вакытта “перспективасыз авыллар”га көн бетә. Шәһәрләргә якын урнашу сәбәпле юкка чыккан авыл һәм бистәләр дә күп. Идел һәм Кама елгаларында суны күтәргәндә, бихисап авыл су астында кала. Авылларның юкка чыгу сәбәпләренең берничәсе генә бу.

  • Югалган авыллар саны (районнар буенча):
    Әгерҗе – 84, Азнакай – 49, Аксубай – 19, Актаныш – 52, Алексеевск – 41, Әлки – 19, Әлмәт – 14, Апас – 12, Арча – 25, Әтнә – 8, Баулы – 40, Балтач – 10, Бөгелмә – 75, Буа – 24, Югары Ослан – 56, Биектау – 45, Чүпрәле – 6, Алабуга – 4, Зәй – 40, Яшел Үзән – 10, Кайбыч – 16, Кама Тамагы – 12, Кукмара – 4, Лаеш – 40, Лениногорск – 8, Мамадыш – 12, Минзәлә – 32, Менделеевск – 15, Мөслим – 17, Яңа Чишмә – 24, Нурлат – 54, Питрәч – 37, Балык Бистәсе – 17, Түбән Кама – 34, Саба – 11, Сарман – 21, Спас – 46, Тәтеш – 18, Тукай – 22, Теләче – 15, Чирмешән – 18, Чистай – 23, Ютазы – 18. Казан шәһәрендә 25 торак пунк­ты юкка чыкканнар исемлегенә керә.

Фикер өстәү