Милләт тоткасы. Татар авыллары берләшмәсе рәисе белән әңгәмә

Андый кешеләр турында “авылның тоткасы“ диләр. Башкортстанның Туймазы районындагы Төмәнәк авылы эшкуары Фәнир әфәнде хакында авыл гына түгел, милләт тоткасы дисәң дә, артык булмас. Бөтендөнья татар конгрессы каршында оештырылган Татар авыллары берләшмәсе рәисе Фәнир Галимов белән Актанышта Ык буе авыллары Сабан туенда күрештек.

– Беренче Ык буе авыл­лары Сабан туе сез­нең туган авылда, былтыр Азнакайда уз­ды­рыл­ды. Алар бе­лән чагыштырганда үсеш-үз­гә­реш бармы?

– 2017 елда безнең Тө­мәнәктә булганы белән чагыштырганда колачы бер­мә-бер артык. Үткән ел, азнакайлылар бик тырышкан, моннан да артык бул­мас­тыр, дигән тәэсир калган иде. Монда бөтенләй башкача, бөтен нәрсә татарча алып барыла. Акта­нышның чын татар районы икәнен күреп китәбез. Бәй­рәмне оештыру өчен кө­не-төне эшләгәннәре күренеп тора. Күпме чыгым то­тыл­гандыр… Хәер, иң мөһи­ме – бер­дәм­лекне ныгыту. Кү­рәсез: Баш­­кортс­танның һәм Т­а­тар­стан­ның парламент баш­лык­лары килгән. Бу бөтен чыгымнарны кап­лый. Башкортстан ягы да моны яхшы аңлар дип өметләнәм.

– Туймазыда, район үзә­­гендә татар тарихи-мә­­дәни мәркәзе оештырып җибәргәнсез икән.

– Ул ике ел дәвамында матур гына эшләп килә. Анда хәзерге вакытта башлангыч сыйныф яшендәге, ягъни унбер яшькә хәтле 25 бала шөгыль­ләнә. Моны икенче төрле татар балалары өчен як­шәмбе мә­ктәбе дип тә әй­тергә мөм­кин. Би­редә укытучы апа­лары алар­га уен рәве­шендә үзе­безнең матур сөй­ләм телен өйрәтә. Алар анда шигырь өйрәнә­ләр, спектакль­­ләр куялар. Быел үзебезнең җир­лектә – “Бабай утары”н­да оештырылган “Сәләт” лагеренда өч смена планлаштырылса, дүр­тенче смена оештырып, әлеге сабыйларны да ял итте­рә­чәкбез. Үзәктә җыр, бию кол­лективлары да эшли. Аларына өлкәнрәк балалар йөри.

– “Тәртип” радиосы тап­шы­руларын тагын да ки­ңәй­тергә җыен­мый­сызмы?

– Ул матур гына эшләп ки­лә. Казанда “Тәртип” радиосы ябылганда, аның ху­җа­сы Марат Ибләминов безгә бушлай бөтен базасын – фондын бирде. Бик зур рәхмәт аңа. Кирәкле аппаратларны үзебез алдык. Радиобыз тапшыруларын йөз чакрым радиуста тота. Безне Та­тар­станның – Азнакай, Баулы, Ютазы, Баш­кортс­танның Ок­тяб­рьский шә­һәре, Шаран, Бакалы, Ярмәкәй, Бәләбәй, Туймазы, Бүздәк, Чакмагыш районнары ты­ң­лый. Билгеле, таулы җир­ләрдә бу мөм­кинлек бераз чикләнә. Тәү­лек буе эшлибез, халык ка­нәгать. Шөкер, белгечлә­ре­без – фидакарь егетлә­ребез, кызларыбыз бар. Даи­ми тың­лаучы­ла­рыбыз бар­лыкка кил­де дип тә шатланабыз. “Тегенди-мондый җыр­лар кирәкми, борынгы, халыкчан җырлар гына ише­­тә­се­без килә”, – дип әйтеп торалар. Тыңлау­чы­лар кү­ңелен яулап алдык дип исәплим. Әлегә матди ягын үзебез генә кайгырта идек. Әле ме­нә районда татар эшкуарлары клубы оеш­­тырырга дип ниятләп торабыз. Шәт, алга таба чыгымнарны бер­гәләп күтә­рер­без. Инде эше­безне кү­рә­ләр, ише­тәләр. Төбәкара масштабта эшлә­гәч, ки­лә­чәктә бу эшкә Татарстан, Башкортстан Мә­­дә­ният министрлыкларыннан гына тү­гел, Мәс­кәүдән, федераль ми­нис­трлыктан грант алып булмасмы дип тә торабыз.

– Сезнең ярдәм белән туган ягыгыз – Төмәнәк авылы тарихы турында өч китап чыкканын белә идем. Инде дүртенче китап языла дип ишеттек.

– Алла боерса, шактый кызыклы, үзенчәлекле китап булачак ул. Нигезләр тарихын бәян итүдән торачак. Хәзер автор, өйдән өйгә кереп йөреп, нәсел­ләр тарихын барлый. Борынгы фотосу­рәтләр, нә­сел тамгалары, кулъязма китаплар, фронттан килгән хатлар – безгә бөтенесе дә кызык. Өйдәге иң өлкән кешедән балаларына, онык­­ларына васыять яздырабыз. Шундый зи­һенле ке­шеләр бар: әби-ба­ба­ла­ры­ның истәлек­лә­рен дә хә­терлиләр. Беренче герман сугышы, ачлык еллары ха­тирәләрен дә отып калган өлкән­нәребез бар.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү