“Мин ышанам: алар кайтыр!” Өзгәләнсә дә, Айгөл яхшыга өметләнә

“Болгар кызлары” төркеме җырчысы Айгөл Зәйнуллина җәй башыннан бирле балаларын элеккеге ире алып китте дип өзгәләнә. Без Айгөлнең язмышын газета битләренә бәян итмәсәк тә, аның белән элемтәдә булдык. Кайбер җитәкчеләр белән элемтәгә керергә булыштык. Әмма Айгөлнең күңеле әле дә тыныч түгел.

– 9 июнь көнне элеккеге ирем Тимур мин өйдә юкта балаларны алып китә. Май аенда малайларны озак бирмичә торгач, без аннан качкан идек. Апаста булдык. Каян адресыбызны бел­гәндер, туганнарымны куркытып, улларымны алып киткән, – ди Айгөл. – Каян гына эзләмәдем. Баксаң, ул аларны туган ягына– Казахстанга алып киткән булган. Шуннан бирле улларымны күр­гән юк. Йөрәгемнең ничек өзгә­ләнүен үзем генә беләм. Акылдан шашам ахры.

Айгөл, Тимур закон боза, ди. “Суд булды. Әмма ул балаларны кайтарырга кирәк дигәнне аңла­мый. Суд приставлары әйткәнне үтәми. Мине бөтенләй тыңла­мыйлар. Кая гына бармадым. “Ул бит – балаларның әтисе”, – дип, тегеннән монда туп шикелле тибеп йөртәләр. Безнең килешүдә элеккеге ирем балаларны минем рөхсәттән башка Россиядән алып чыга алмый дип язылган. Тик аңа бернинди закон юк икән. Ул улларымны айдан артык инде күрсәтми,– ди Айгөл. – Мине дә кызык итте. Димәк, аның ниндидер танышлары бар. Баксаң, бар да алдан уйлап эш­ләнгән. Миңа май аеннан ук Рос­сиядән чыгарга ярамый икән. Беркем алдында бурычым да юк. Салымнарны да түлим. Нәр­сә соң бу? Тимурның балаларны миннән бөтенләй тартып аласы килә. Балалар мине сагына. Телефон аша сөйләшеп торам.

Россиядән чыгарга ярамагач, Айгөл Зәйнуллина балаларын да күрә алмый, гастрольгә дә юл ябык.
– Ярый әле коллектив аңлый. Күпме кешене уңайсыз хәлгә калдырдым. Сабантуйларда эшлисе кеше идем. Кайда соң дө­рес­лек? Ник мине беркем якламый? – дип аптырый Айгөл. – Әмма күңелем әле дә яхшыга ышана. Улларым кайтыр, янә­шәм­дә булыр дип көтәм.

 

 Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү