Министр Марат ӘХМӘТОВ: “Акыллы җитәкче авыл хезмәтчәннәренең кадерен белергә тиеш”

Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек минис­тры Марат ӘХМӘТОВ белән авыл тормышы, аның киләчәге һәм инвесторлар роле турында сөйләштек.

”Авыл үзгәрә”

– Марат Готович, ничек уйлыйсыз, бүген авыл ке­шесенә тиешле игътибар күр­сәте­ләме? Бит соңгы елларда кайбер районнарда хәт­та Сабантуйларда да мәйданга беренче чиратта кыр батырларын түгел, ә спорт ярышлары җи­ңүчеләрен чыгаралар…

– Бу – башка сыймаслык хәл. Ул бит – безнең язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң уздырыла торган бәйрәмебез. Исеме дә иген игә торган корал белән бәй­ле: Сабан туе. Акыллы җитәк­челәр үзләре белән эшләүче хез­мәтчәннәрнең кадерләрен бе­лергә тиеш. Бүгенге чорда биг­рәк тә. Хәзер авылларда бу ке­шегә кайдан эш табып бирим икән дип әйтерлек түгел, һәр җир­дә җитмәүчелек. Хезмәт ке­шесенең кадере элеккерәк елларга караганда да, әйтик, мин хуҗалык җитәкчесе, район башлыгы булып эшләгән еллардагыдан да зуррак булырга тиеш. Мә­сәлән, тракторда эшләүче меха­низатор-игенчене алыйк. Химия, агулы матдәләр белән эшләргә дә туры килә, сәламәтлеккә дә беркадәр зыян килергә мөмкин. Шундый ук һөнәр кешеләре тө­зелеш, юл хуҗалыгы тармагында күпме эшли?! Нефть тармагын әйткән дә юк! Без бит үзе­без­не­келәргә эшләренә тиңдәш хезмәт хакы да түли алмыйбыз.

Төрле төбәкләр бар. Менә мин быел Арчада Сабантуйда бул­дым. Анда бәйрәм башлануга мәйданга матур киемнәрдән язгы кыр батырларын чыгардылар. Әләмне дә кыр батыры белән узган елгы көрәш батыры бергә күтәрделәр. Ап-ак халатлар кидереп, өч дистә сыер савучыны бүләкләргә чыгардылар. Миңа ошады.

Әйе, Сабантуй да хәзер го­мумирәк бәйрәмгә әйләнә башлады… Авыл да үзгәрә.

– Чыннан да, авыл бүген үзгәрә. Картая ул, яшьләр ки­тә. Сезнеңчә, аны ничек яшәр­теп һәм яшәтеп була?

– Авылдагы тормыш ул – искиткеч катлаулы бер фәлсәфә. Ул сөт, ит, ипи генә түгел. Респуб­ликабызның беренче Президенты Минтимер Шәрипович еш кына: ”Авыл ул – үзе бер философия”, – дип кабатлый иде. Авыл ул күпкырлы. Аның кайбер үзен­чәлекләре шуннан да гыйбарәт: синең тормыш рәвеше авыл халкы алдында ап-ачык көзге кебек күренеп тора. Мин үзем Казанда биш катлы йортта яшәдем. Безнең аста яшәүчеләрнең кем икәнен белми идем. Авыл җи­рендә исә гамәлең нинди, шөгы­лең нинди, яшәү рәвешең нинди – бөтен авыл белә. Ул ягы белән авыл тормышы халыкны бер-берсе алдында җаваплырак итә. Шуңа да ул рухы белән дә шәһәр мохитенә караганда сәламәтрәк.

Ә менә узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап авыл­да тормыш рәвешендә бик зур үзгәрешләр башланды. Дө­рес, без аны элеккечә күз алдына китереп, шулай итеп саклап тотасыбыз килә. Авылны саклау, авыл интеллигенциясен дә шунда беркетү өчен күп чаралар да күрелә кебек. Әмма хәтта ул чаралар да җитми. Авылда безгә генә дә бәйле булмаган бик күп процесслар бара. Бик күп мә­дәни-социаль объектлар ачылса, инфраструктура үссә дә, кешене авылда ул гына бәйләп тота алмый. Яшьләрнең үзләре теләгән шөгыльне сайларга хакы бар. Шәһәрдәге мөмкинлекләрне күр­гәннән соң, аннан кычкырып аерылып торган авылга бик кайтасы килмәскә мөмкин. Хәтта авыл хуҗалыгы уку йортларына килгән студентларның да биш елдан соң кире авыл тормышына чумасы килми. Авыл җирендә хезмәт шартлары кызыксындырырлык булган җирләр бик аз. Бөтен җирдә аның пычрагы да бетмәгән әле. Техникасы да һәр җирдә югары җитештерүчән һәм мактанырлык түгел. Техник коралланыш мәсьәләсе дә күпкә яхшыртуны сорый. Әйтик, безнең республикада 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә 158–160 егәр­лекле техника туры килә. Рос­сиядә дә шул чама. Ә чит илдә ул – 450–500 егәрлекле.

Мин боларны ник сөйлим? Якын арада авылда шәһәр тормышына тиңләшердәй чаралар күрә алмасак, без бу процессны туктата алмаячакбыз. Күптән тү­гел генә Россия хөкүмәте авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча махсус дәүләт программасын кабул итте. Аны бер елга якын әзерләделәр. Ул киләсе елдан гамәлгә куела башлаячак. Әлеге программада торак мәсьәләсен хәл итүгә зур игътибар бирелә, чөнки бу – бик зур проблема. Яшь гаиләгә торак белән ярдәм итә алмасаң, аның авылдан китми хәле юк. Ни кызганыч, социаль ипотека программасы моңа кадәр авыл җи­рендә эшләмәде. Ә шәһәрләрдә инде ул күпме халыкны кинән­дерде! Яңа программада торак мәсьәләсен хәл итүгә зур чыгымнар каралган, ул масштаблы булачак. Анда авыл җирендәге хез­мәт хакының да шәһәрнеке бе­лән чагыштырганда 80 проценттан да ким булмавын тәэмин итү бурычы куела. Торак-ком­муналь хуҗалык, ягъни тормыш уңай­лык­лары ягыннан да шәһәр­некенә җиткерү күздә тотыла.

Гомумән, бу программаны тормышка ашыру өчен 2 триллион сумнан артыграк финанслаштыру каралган. Ул авыл җирендә кыска срокларда зуррак нәтиҗә­ләргә ирешерлек мөмкинлекләр бирер дип уйлыйм.

– Механизатор, сыер савучыларга да торак төзү каралганмы? Алайса, моңа кадәр авылга кайткан табиблар, укы­тучылар беренче планда иде…

– Әлбәттә. Без болай да га­мәлдә булган программа кысасында субсидияләрне авыл ху­җалыгы тармагында эшләүче­ләргә бирергә тырыша идек. Элегрәк без федераль үзәктән торак белән тәэмин итүгә миллиард сумнар тирәсендә акча ала идек. Чөнки федераль программаны 30-40 процент хисабында төбәкләр дә финанслаштырырга тиеш иде. Күп төбәкләрнең аңа мөмкинлеге булмады. Татарстан шулай итеп үзенә күбрәк ала алды. Аннан, программага үзгәреш кертеп, төбәкләр өлешен 5 процентка гына калдырдылар, башка төбәкләр дә күпләп файдалана башлады. Безнең мөмкинлек кимеде. Хәзер 250–280 миллион сум алып барабыз әлеге программадан. Районнар масштабына күчерсәң, бу бер районда елга 4-5 кенә гаиләнең торак проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Ә субсидиягә чиратта торучылар гына 5000нән артык. Чиратта 8–10 ел торучылар бар. Яңа программа эшли башлаганнан соң иң башта шундый гаиләләр­нең проблемасын хәл итәргә кирәк. Алар бит, эш урыным бар, торак булыр, дип ышанып, авылда калган. Шуларны да хәл итә алмасак, без яшьләрне авыл җиренә ничек бәйләп тотарга тиеш булабыз?! Торак – иң кискен һәм иң беренче чиратта хәл ителергә тиешле мәсьәлә.

”Бөтен нәрсә җитәкчедән тора”

– Бу көннәрдә уку йортларына документлар кабул итә­ләр. Авыл хуҗалыгы уку йортларына башка беркая да керә алмаган яшьләр генә килмә­сен, аны абруйлы итү өчен нәр­сә эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?

– Без уку йортын тәмамлап авылга кайткан яшь белгечләргә инде берничә ел халык телендә ”подъемный” дип атала торган акча бирәбез. 100 мең сумнан башлаган идек, 300 мең сумга җиткердек. Авылга кайткан та­биб­ларга миллион сум бирергә дигән карар чыккач, без үзебез­некен 500 меңгә күтәрергә дигән фикергә килдек. Дөрес, әлегә бу сорау хәл итеп бетерелмәгән, әмма уңай чишелеш табар дип ышанам. Шуның өстенә уку йортын тәмамлап авыл җиренә кайткан белгечләргә бер ел дә­вамында минималь хезмәт хакын өстәп түлибез. Хәзер ул 11200 сумны тәшкил итә һәм белгечнең хезмәт хакына бюджеттан өстәп түләнә. Торакка мохтаҗлыгын раслый алса, субсидияне дә чиратсыз бирү мөмкинлеге бар. Тик елына 4-5 гаиләгә генә бирелүче субсидия тулаем проблеманы хәл итми, кемнеңдер хисабына кемнедер бәхетле итү генә булып кала. Инде әйткә­немчә, бу очракта колачлы торак программасы кирәк. Техник коралланышны тамырдан яхшыртырга кирәк. Югары җитеш­терүчән техника белән элек 2-3 кеше башкара торган хезмәтне хәзер бер кеше башкара. Димәк, элек 2-3 кешегә түләнгән хезмәт хакы бер кешегә түләнә. Хезмәт хакын арттыру өчен әллә нинди зур мөмкинлекләр дә юк бит. Авыл хуҗалыгының, башка тармаклар белән чагыштырганда, сынау тота торган факторлары күп. Беренчесе – базар шартлары. Уңышлы ел булса, бәя юк, бәя булган елны – уңыш. Бәяләр дә гел уйнап тора бит. Бераз күтә­релә, аннан кисәк кенә 7-8 сумга кадәр төшеп тә китә. Узган елгы сөт бәяләре, 2017 елгы икмәк бәяләрен әйтүем…

Икенчесе – табигать факторы, анысы бөтенләй бездән тормый. Дөрес, базар сәбәбен югарыдагы хөкүмәт, теләсә, көйли ала. Кайбер илләр тәҗрибәсендә бар ул. Әлбәттә, без моны Татарстанда гына эшли алмыйбыз, чөнки Россия – бердәм икътисади кыр. Ил күләмендә моны эшләп булыр иде.

– Бәяләр, дигәннән, Марат Готович, ”ВТ” соңгы арада район­нарда күп йөрде. Кая барсак та, халыктан сөт җыю бәясе белән кызыксындык. Бер Балтач районында гына – 23-24 сум, калганнарда – 17–19 сум…

– Беләбез… Авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча мәсь­әлә беркадәр җиңелрәк хәл ите­лә. Чөнки аларда эшкәртүчеләргә тәкъдим ителә торган сөтнең күләме зур. Сөтнең күләме зуррак булган саен, уңайрак бәя бирәләр. Ә шәхси хуҗалыклар­дан чиләкләп җыйган сөтнең сыйфаты да бик югары сортлы булмас­ка мөмкин, күләме дә – 500 килограмм, иң күп җый­ганыныкы – бер тонна. Шуңа кү­рә сөт тапшыручы шәхси хуҗа­лыкларга, яр­дәм булсын дип, өстәмә субси­дияләр керттек. Әгәр хуҗалыкта бер генә сыер икән, алар инде сөтне сатмый, үз ихтыяҗларына тота. Ике сыер булса, берсе товарлык сөткә эшли, өч булса – икесе. Бер сыер асраучыга – 2000 сум, ике сыер асраучыга һәр сыерына – өчәр мең сум, өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга дүртәр мең сум субсидия бирәбез. Бу инде үзенә күрә, җәйге чорда тапшыра торган сөтнең литры 17-18 сум икән, һәр литрга икешәр сум булса да өстәп биргән кебек була.

Эре предприятиеләргә исә быел 1 миллиард 200 мең сум күләмендә сөткә субсидия бирдек. Без аны ел дәвамында бирә алыр идек. Тик язгы кыр эшләре вакытында, финанс ресурслары эшләсен өчен, һәр литр сөткә җидешәр сум исәбеннән, ел башындагы ике айның сөтенә бүлеп бирдек.

Тагын бер әйбергә тукталасым килә. Урыннарда техноло­гияләр үтәлеше, кешенең эшкә мөнәсәбәте хисабына продук­ция­нең үзкыйммәте мәсьәлә­сендә эшләү булырга тиеш. Кайбер җирләрдә фермага керәсең, силослары сыйфатсыз, анысы да сыер авызына килеп җитми. Ике сыерга бер эчә торган су чыганагы көйлиләр, анысы да тыгылган була. Яисә терлекчесенең аппарат юарга да җылы суы юк. Берсе бер вакытка, икенчесе ярты сәгатькә соңрак килә. Технологик шартларның сакланышы, эш бирүчеләрнең тәртип булдыру мәсьәләсендә дә хәйран гына резервларыбыз бар безнең. Шул ук чыгымнар белән шәхси мөнә­сәбәтең аркасында һәр сыердан сөтне 10 литр да савып була, 14 литр да. Җитәкчедән тора монысы. Ул бу эшне үз итсә, проблемадан качып, куркып, фермага керми йөрмәсә, нәтиҗәсе дә уңай булачак… Проблеманы көн саен күрә торырга, туган проблеманы чишә торырга кирәк.

– Авыл хуҗалыгы пред­прия­тиесе җитәкчесе кем булырга тиеш: авыл хуҗалыгы белгечеме яки менеджермы?

– Авыл хуҗалыгы белгече булу һич мәҗбүри түгел. Бер генә мисал. Түбән Камада элек ”Бә­хетле”, хәзер ”ОРСИС-АГРО” дип аталучы агрофирма бар. Җи­тәкчесе авыл хуҗалыгы белгече булганда, алар 18 тонна сөт сава иде. Хәзер тәүлегенә 40 тонна җитештерәләр! Җитәкчесе – банк­та эшләгән финансист. Ул анда баш-аягы белән чумып эшли башлады, бик күп мәгъ­лү­мат­ны интернеттан, күрше­ләрдән, башка җирләрдән өйрәнде. ”Вахитов”, ”Урал”, ”Татарстан”, ”Чынлы” турында әйтмим дә мин… Әгәр син көтүдән кайткан сыер кебек көн саен урамдагы ташка сөр­тенә торган булсаң, ул ташны читкә алып куя белмәсәң, һаман шул 8-9 литр сөт саварга мөмкин.

”Инвесторлар үз вазифаларын үтәделәр”

– Марат Готович, бүген авылга кем хуҗа? Заманында күпләп инвесторлар кергәч, авылларның эчке тормышы сүрелде кебек. Алар авыл тормышына артык әһәмият бирми, хәтта Сабантуйлар да уз­дырмый. Шуның белән бер­рәттән хуҗалык булып сакланып калган җирләрдә җитәк­челәр авыл халкының проблемасын да хәл итә…

– Бу сорауга дөрес җавап бирү өчен үткән белән чагыштырырга кирәк. Мин үзем 1978–1983 елларда хуҗалык рәисе булып эшләдем. Ул чагында авыл­ның бөтен тормышы, юлы-суы, башкасы – барысы да хуҗалык өстендә иде. Шул ук вакытта бу хуҗалыкның акчасы булу-бул­мау бернинди проблема түгел, бары күрсәткеч өчен эшлисе иде. Икътисадның әһәмияте ул кадәр зур түгел иде. Исәп-хисап счетыңда акчаң юк икән, партия карары буенча банк 2 процент белән кредитны оештырып бирә, барлык кирәк чыгымнарыңны шуннан түлисең. Ел ахырында КПСС Үзәк комитетының махсус карары белән бурычларның барысы гамәлдән чигерелә. Бүген исә хуҗалык итүче субъектлар үзләренең тапканы белән яшәр­гә тиеш. Керемнәрне дә, чыгымнарны да санамый хәлең юк. Шуңа күрә авыл урамын, суны да, балалар бакчасын карауны да шуннан чыгып хәл итәләр. Тик Сабантуй турында әйтмик, Сабантуйдан акчасын кызганган җитәкче анда эшләп, буталып йөрергә дә тиеш түгел.

Инвестор ул – иң беренче чиратта үзенең чыгымын санаучы. Әле исән калган мөстәкыйль хуҗалыклар – Кукмарада, Актанышта, Балтачта – элеккеге тра­дицияләрне сакларга тырыша. Хуҗалык җитәкчеләре хуҗалык­ны да таркатмаган, авыл проблемаларын да үзләренеке кебек кабул итеп, эшне дәвам иттерә.

Инвесторларны заманында без ихтыяри-мәҗбүри керттек. Без аларны гөрләп эшләп яткан хуҗалыкларга кертмәдек. Терлеге кимегән, җирләре чәчелмәгән, эш урыннары бушап калган авыл­ларга килде алар. 2005–2008 елларда аларны шулай күп­ләп кертмәсәк, бездә дә Киров өлкәсендәге хәл булырга мөмкин иде. Алар 600 мең гектар җир­ләрен ташладылар, хәзер анда урман үсә. Түбән Новгород, Сама­ра, башка күршеләр турында да шулай әйтергә була. Инвес­торлар хисабына без авыл ху­җалыгына бик күп инвестиция керттек, чөнки алар зуррак кү­ләмдә кредитлар алырга сәләтле иде.

Тик кайберләренең эше уң­мады. Кемгәдер табигать шартлары сәбәпче булгандыр, ә кем­нәрдер үз көчләрен дөрес бәя­ләмәгәндер. Артык киңәеп, 350 – 400 мең гектарда холдинглар белән идарә итеп булмый. Аның башында никадәр дәрәҗәле һәм эш өчен янып торган хуҗа булуга карамастан, эшләүчеләр урын­да бит. Республиканың 18 районында урнашкан агрофирмалар бе­лән Казаннан идарә итеп буламы? Вертолетта очып йөрсәң дә, булмый. Анда эшләү­челәр һәр­берсе ялланып, хак өчен эшләүче хезмәтчәннәр бит. Аларның һәр­берсенең шәхси үз мәнфә­гате. Һәркем үзен күбрәк кайгыртырга, авыш яткан әй­берне эләк­тереп алырга, үзенең киләчәген кайгыртырга тырыша. Кредит йөкләре зур булу, идарә систе­масының камил булмавы күбе­сенең хәлен какшатты. ”Вамин Татарстан”, ”Алтын башак” ком­панияләрендә туган хәлләр – шуның нәтиҗәсе. Бүгенге көндә идарә итәрлек дәрәҗәгә калдыру өчен, ”Ак барс холдинг”ны кысып киметә барабыз. Кама Тамагы, Югары Ослан, Лаеш һәм Чис­тай районнарындагы агрофирмаларына башка инвесторлар керттек. Бу эшне киләчәктә тагын да дәвам иттерергә кирәк булырга мөмкин.

Мин үзем инвесторлар кер­түне гаепле эш дип санамыйм. Әгәр дә ул урындагы авыл ху­җалыгы предприятиеләре үз көчләренә яши торган булсалар, беркем дә аларны бу хәлгә куймас иде. Инвесторлар үз чорында үз вазифаларын үтәде. Бүген дә бик отышлы эшли торганнары бар. Мәсәлән, ”Агрокөч” компаниясе. Мескен дә түгел, хезмәт хакын да саллы итеп вакытында бирә, киләчәге турында да кайгырта.

Урыннарда район баш­лык­ларының да роле бик зур. Алар­ның ул инвесторлар белән нинди мөгамәләдә булуы, авыл ху­җалыгы предприятиеләре белән ничек эш корулары, һичшиксез, нәтиҗәне көчәйтергә мөмкин. Миңа, мәсәлән, Актаныш башлыгы Энгель Фәттаховның эш принциплары бик ошый. Ул һәр эшкә үзе төшенеп, һәр айны хәтта 24 нче форма буенча терлекчелек хисапларына кадәр өйрәнә. Алдагы айга бурыч куеп, көндәлек эшне контрольдә тотып эшли. Шундый башлыклар күбрәк булса, республика авылларының киләчәге тагын да өметлерәк булачак.

Гөлнара САБИРОВА


Фикер өстәү