Минтимер Шәймиев җырлаган видеоролик популярлык казанды (видео)

Кичә интернетта Минтимер Шәймиев җырлаган видео пәйда булды. Роликны үзенең Инстаграм битенә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов урнаштырган.

Дәүләт Киңәшчесе милли киемнән киенгән баянчылар аккомпанементына «Эх, алмагачлары» җырын башкара.

Кулланучылар әлеге видеоны бик уңай бәяли. Алар видео астында «Афәрин!», «Шәймиев бабай белән горурланабыз», «Сәләтле кеше барлык өлкәләрдә дә сәләтле» кебек комментарийлар калдырган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

 


Фикер өстәү