Моңлы җырлар кайда соң? Лейна клибы халыкны икегә бүлде (видео)

Әле күптән түгел генә “Миләшләрем” җырына клип төшереп, интернетны шаулаткан Лейна исемле җырчы – кабат игътибар үзәгендә. Узган атнада ул “Малай на белом барсе” дигән җырга яңа клип тәкъдим итте. Авторларына ышансаң, аны караучылар саны ике миллионга якынлаша.

Лейна турында беренче тапкыр Элвин Грей (Радик Юлъякшин) концертында ишеткән идек. 19 яшьлек Казан театр училищесы студенты кинәт ишелеп төшкән популярлыктан соң иҗатын тук­татмаска ниятли.

Клипның кыскача эчтә­легенә килсәк, Лейна Татар­станның танылган урыннарында республикабыз турында җырлый. Җырны ва­танпәрвәрлек белән суга­рыл­ган дип әйтергә дә була. Саба, Баулы, Мамадыш, Шә­мәрдән, Чаллы искә алына. Республиканың йөзен күр­сәткән “КамАЗ”, милли ри­зык­лар, Кукмара итекләре дә клип каһарманына әйләнеп куйган. Кыскасы, өч минутта Татарстан буенча мини-экс­курсия тәкъдим ителә. Җыр социаль челтәрләрдә, яшь­ләр арасында хит булып танылды инде. Лейна шушы арада “Малай на белом барсе” җырының тәрҗемәсен дә тәкъдим итте.

“Малай на белом барсе”­ны татар блогерлары да кү­тә­реп алды. Мәсәлән, Илназ Габидуллин (социаль чел­тәр­ләрдә тәхәллүсе – Кы­зык-мы­зык) җырны рэп итеп яздырды. Ул туган ягы Кукмараны мактый. Бло­герның үзеш­чән иҗа­ты Лейнаның да кү­ңе­ле­нә хуш килгән, бергә дуэт яздырырга тәкъ­дим ит­кән, ди.

Халык исә клипны төр­лечә кабул итте. Берәүләр, бигрәк тә яшьләр, җырны отып­ алып, аңа быелгы җәй­нең хиты дигән исем бирде инде. Хәтта күрше тө­бәк­ләр­дән дә Лейнага мактау сүз­ләре килә. Кайберәүләр Татарстанны бу рәвешле күр­сәтергә һәм ике телне бутап җырларга кирәкми дигән фикерләрен белдер­гән. Әле берәү җыр­чының Инста­грам­­дагы сәхи­фәсенә: “Хәзер мәзәк сата­сың, мактый КамАЗ каласын, Ях­шы кәеф өчен дисең, Моң­лы җырлар кайда соң?” – дип шигырь язып калдырган.

“Татар радиосы” баш мө­­хәррире Айваз Садыров Лей­на клибын яңалык дип санамый икән.– Татарстан, аның атрибутикасы турында җыр­лан­ган җырлар яңалык түгел. “Заманча” алым белән Татарстанны данлау – иске әй­бер, модадан чыккан кү­ре­неш, минемчә. Әллә нигә бер мондый җырлар чыгып тора, билгеле бер шаукым бу­лып ала. Бу әле яңа төрле җыр сәнгатенең үсмәве бе­лән дә бәйле. Урысча-та­тарча җыр­лауга килгәндә, әгәр бу җыр сәнгать әсәре бу­лырга дәгъ­ва кыла икән, бу очракта начар, бу – ниндидер дәрә­җә­дә маңкорт­лык. Әгәр алдан ук шаянлык өчен генә эш­ләнсә, монда куркыныч нәр­сә күр­мим, шаяру буларак кына кабул итәргә була, – дигән фикерен әйтте Айваз Садыров.

Җырчы Лейна “Малай на белом барсе”ны язу тарихы белән таныштырды. Аны иҗади командасы белән аш-су бүлмәсендә утырганда кинәт кенә уйлап тапканнар икән. Җыр бер көндә уйлап табылган, ике сәгатьтә язылган, клипны төшерү өч тәү­леккә сузылган икән. “Төнлә мине бизәндерәләр дә, ир­тәнге өчтә клип төшерүне башлый идек. Эксперимент буларак кына уйлаган эшебез уңышлы килеп чыкты”, – ди Лейна.

Продюсеры Динар Нигъ­мәтҗанов клипны төшерү барышында булган кызык хәл­ләрне искә алды:
– Клипның бюджетын әйт­мибез, анысы сер. Клип тө­шергәндә кыенлыклар бул­мады, ә менә өч көндә кызык хәлләр еш очрады. Мәсә­лән, беренче көнне эссе иде. Лейна парик, итек­ләр, сарафан киеп биеп йөр­де. Аны әле­дән-әле би­зәндереп торырга туры килде. Аннан клип төшерү өчен, Лаештагы бер фермага бардык. Клипта Лейна сыер саварга тиеш иде. Әмма сыер көйсез булып чыкты. Әле зур да! Лейна сыер савып караган кыз түгел, шуңа да аның куркынычсызлыгын кайгыртып, клипка үзгәрешләр керттек. Иң кызыгы Лейнаның шәһәр үзәгендә “КамАЗ” машинасына менеп җырлавы булгандыр. Үтеп-сүтеп йөр­гән ке­шеләр, гомумән, моның нәр­сә өчен икәнен аңла­мыйча, безнең янга килеп сораулар бирә башладылар. Ал төстәге париктан һәм сарафаннан йөк машинасына менеп баскан кыз сәеррәк тоелгандыр.

Кеше популярлыгында үзләрен дә популярлаштырырга теләүчеләр юк түгел. Социаль челтәрләрдә клипка пародия дә пәйда булды. Аны “Хитобои” төркеме тө­шер­гән. Ул 18 яшьтән өл­кәнрәк тамашачы өчен тәкъ­дим ите­лә. Әйтергә кирәк, клип шактый оятсыз рәвеш­тә төше­релгән. Күпләр аны татар кызларын хурлау буларак кабул итте.

Лейна үзе дә “Хито­бои”­га карата канәгать­сезлеген бел­дерде. “Гаҗәп­кә калдым, – дип әйтү – берни әйт­мәү дигән сүз. Пародияне күр­дем, аны пародия дип әйтеп тә булмый. Бу – ка­бахәтлек! Минем Татарстаным искиткеч. Клипта да республикама карата мә­хәббәтне шаян яктан күр­сәтәбез. Бу оятсыз пародия исә Татарстанны да, мине дә кимсетә. Хурлык!” – ди ул. Җырчының про­­дюсеры да шундый фи­кердә. “Алар Лейнаны да, Татарстан кызларын да мыскыл итте. Без әлегә канә­гатьсез­леге­без­не белдердек, хәлләр нин­дирәк юл алыр, әлегә кү­зә­тәбез”, – диде Динар Нигъ­мәтҗанов.

Чулпан Гарифуллина

Фото: vk.com


Моңлы җырлар кайда соң? Лейна клибы халыкны икегә бүлде (видео)” язмасына фикерләр

Фикер өстәү