Наратка җеп бәйләп, чишмәгә тәңкә салып, 300 яшьлек агач кайрысына акча кыстырып, теләк телиләр. Әлеге йолаларны ничек үтәгәннәрен Мамадыш районының Пойкино авылында узган Гырон быдтон бәйрәмендә күрдек. Удмурт халкы аны нәкъ Сабантуй кебек, язгы кыр эшләре төгәлләнеп, печәнгә төшәр алдыннан үткәрә (“Гырон быдтон” атамасы үзе дә “сабан бетте” дигәнне аңлата бит). Татарстанда бу бәйрәмне 1998 елдан бирле зурлап оештыралар.
Мамадыш районының Пойкино авылы янәшәсендәге мәйданга Татарстанның төрле төбәкләреннән, күршедәге Киров өлкәсе, Мари Иле, Удмуртия республикаларыннан удмуртлар җыелды.
– Пойкино авылында 185 удмурт яши. Шулар янәшәсендә татарлар да, урыслар да бар. Ә менә Түбән Оча авылында бары тик удмуртлар гына гомер итә, – ди Мамадыш районының удмуртлар автономиясе рәисе Людмила Герасимова. – 2016 елда без авылдашлар белән бергә үзебез өчен бәйрәм ясадык. Икенче елны авыл халкы, акча җыеп, бәйрәмне тагын да зуррак итеп оештырды. Ул чакта Кукмара, Кама Аланында яшәүче милләттәшләребезне дә чакырган идек. Узган ел без Балтачта кунак булдык. Быел менә үзебездә башка район вәкилләрен кабул иттек.
– Бу бәйрәмгә бер ай, бер атна эчендә генә әзерләнеп булмый, – ди республика удмуртлар автономиясенең башкарма директоры Марина Иванова. – Мәшәкате ел буена сузыла. Инде без алдагы ике елда Гырон быдтонның кайда узасын билгеләп куйдык. Тырышырга кирәк әле. Узган ел, беркемне дә кисәтми генә, Мамадышка Питрауга кайтып төштек. Мондагы бәйрәм рухына шаккаттым. Гырон быдтон бәйрәмен яңартасы килде. Бу хакта республика күләмендә сөйләшүләр дә булды. Без бәйрәмне Мамадышта уздырырга кирәклеген аңладык.
Удмуртлар киңәш-табыш итәргә ярата икән. Пойкино авылында яшәүчеләр дә үз теләк-тәкъдимнәрен җитергәннәр. Алар авыл эчендә парк ясарга теләгәннәр. Бәйрәм алдыннан бу хыял чынга ашып та куйган. Хәзер халык, күңел ачар өчен, авыл читендәге үзәнгә түгел, паркка гына җыйналачак.
– Кызым, бар, теләгеңне теләп, наратка җеп бәйлә. Ни теләсәң, шул кабул булачак, – ди Пойкинода яшәүче Галина ханым. Удмуртларның табигать могҗизаларына ышануыннан хәбәрдар идем. Кем белә аны, бәлки хыяллар тормышка ашар дип, сүзен тыңларга булдым.
Баксаң, удмурт халкы сынамышлары буенча, Гырон быдтон көнне чишмә суы шифалы көчкә ия икән. Шунлыктан, авыз итеп карарга яки шешәләргә тутырып алырга теләүчеләр чиратка тезелде. Кемдер теләк теләсә, күпләр авылдашлары Сергей Никитинга чишмәне торгызган өчен рәхмәтен укыды. Теләк кенә теләп калмадылар, багучылар да җитәрлек иде биредә. Удмурт апайлары киләчәгеңне фаразлап та бирәләр. Могҗизалар илендә йөргән күк, Лыя елгасы аша салынган күпер аша чыгып, 300 яшьлек тал агачы янында туктадык. Теләкләреңне әйтеп, агач ярыгына бакыр акча кыстырсаң, алар чынга аша икән.
Әлеге йолаларның үтәлүен Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыевага да күрсәттеләр.
– Татарстанның нигезен халыклар дуслыгы тәшкил итә. Республика үсешендә һәр милләтнең, шул исәптән удмуртларның да өлеше зур бәягә лаек, – диде ул. – Бу бәйрәмдә хыяллар чынга аша икән, диләр. Кешеләр бары тик матурлыкка, яхшылыкка ышанып яши. Үз гореф-гадәтләрен онытмыйлар, аны буыннан буынга саклап калалар. Басуда эшләр беткәч, ял итү дә кирәк, – диде ул.
Район хакимияте башлыгы Анатолий Иванов та үз фикерләрен җиткерде.
– Гырон быдтонның асылы – табигатькә, Җир-анага рәхмәт әйтү, мул уңыш сорап, дога кылу. Бу бәйрәм елдан-ел күбрәк кунак җыя. Халык рәхәтләнеп ял итсен, килгән кунаклар безнең якны ошатып китсен дип, бик тырыштык. Милли бәйрәмнәрне үткәрү – безнең өчен зур горурлык.
Биредә уеннар да тынып тормады. Хатын-кызлар арасында вакытка мунча себеркесе бәйләү, ир-атлар өчен ераклыкка утын пүләне ыргыту, Лыя елгасы аша урнаштырылган авыш баганадан йөрү, ат арбасын өстерәп йөгерү, балык тоту уеннарында халык актив катнашты. Монда бүләкләрне болай гына да тараталар. Иң мөһиме, биргән кешенең теләге кабул булсын, алучысы сөенсен!
Питрау бәйрәмендәге кебек, Гырон быдтонда да чибәр кызны сайладылар. Аларча бу ярыш “Чеберина” дип атала икән. Уңган удмурт егетен исә “Батыр” бәйгесендә билгеләделәр. Төрле районнардан килгән 6 гүзәл зат һәм 5 ир-егет жюри вәкилләре, тамашачылар каршысында оештыручылар әзерләгән биремнәрне үтәделәр. Иң кызыгы тиз арада пилмән бөгүче кызлар һәм оста итеп кадак кагучы егетләр ярышы булгандыр, мөгаен. Монда гореф-гадәт кенә түгел, тырышлык та, эш белү дә күренде. Кукмара районыннан Максим Зиновьев – “Батыр – 2019”, ә Әгерҗе кызы Алина Пислегова чибәрләр бәйгесе җиңүчесе булдылар. Киләсе бәйрәм Әгерҗе районында үткәреләчәк.
Гөлгенә Шиһапова