Ничек түзәсе?! Динәнең мәктәпкә барасы килә

Җиде яшьлек Динә Сибгатуллина яшьтәшләре белән мәктәпкә бара алырмы, әлегә билгесез. Сабыйның кечкенә иңнәренә өлкәннәр дә күтәрә алмаслык хәсрәт килгән. Балада – яман шеш авыруы.

– Язмыш мине бик күп сынады. Кайчак гаиләбезгә килгән бу хәсрәтләрне уйлыйм да үземә урын тапмыйм. Алга таба яшәргә көчне каян алыйм, дип елаган чакларым да күп, – дип сөйли Динә­нең әнисе Альбина ханым. – Яман шеш авыруы безнең гаиләне камап алды. Иң элек олы улым Данис, мәктәпкә керергә йөргәндә, шушы авыруга дучар булды. Лимфа бизләре зурайган иде. Тор­мыш­ның асты өскә килде. Без мәктәпкә түгел, хастаха­нә­гә киттек. Бик күп тапкыр химия терапиясе алдык. Баланы югалтам, ахры, дигән вакытлар да күп булды.

Шөкер, табибларга вакытында эләгүнең файдасы тигән: Данис әкренләп савыккан. Быел 11 яшен тутырган. Әнисе, яңадан бер кат тикшерү узасыбыз бар әле, ди. Тик менә вакытлары гына юк. Икенче баласы белән тагын хастаханә юлын таптый башлаганнар. Табиб­лар Динәнең башында шеш кү­ре­п ала.

– Мин хәтта диагнозын да әйтә алмыйм. Дөресрәге, андый сүзне әйтергә тел әйләнми. Баламның башында катлаулы шеш икәнен төгәл беләм. Ул, үсә-үсә, аның күзләренә зыян китерде. Казан табиблары безне Петербургка җибәрде. Анда ике катлаулы операция ясаттык. Әм­ма баштагы шешне бөтенләе белән алып ташлый алмадылар. Бе­терү өчен нурланыш кирәк, диләр. Тик аны ноябрь аена гына билгелә­деләр, – ди Альбина. – Петербургтагы дәвалауны көтмичә, без Казанга кайттык. Үз табибларыбыз яны­на баргач, алар, нурланышны биредә дә алырга була, дип әйт­теләр. Әмма Петербургта дәвала­нуның яхшырак булуын яшер­миләр. Тик анда чират һәм күп акча кирәк, 1 миллион 800 мең сум сорыйлар.

Альбинаның ике баласында гына түгел, әнисендә һәм ирендә дә – яман чир.

– Әнием көчле рухлы. Безнең кебек елап утырмый. Мине дә әрли әле. Начар уйламаска куша. Хәзер табибларга күренеп тора. Әле менә соңгы баруында сөенеп кайткан, анализлары яхшы, – ди Альбина. – Иремнең тамагы авырта иде. Без ангинасы бар дип йөрдек. Начар авыру дип башыбызга да кил­мәде. Чак гына соңга калмадык. Аңа да онкология диспансеры юлын тап­­тарга туры килде. Инде хәзер сөй­ләшүе үзгәр­де, ул да табиб­ларга күренеп кенә тора. Эшли дә алмый. Әле ярый, авырса да, әни эшли ала. Безне ташламый. Гаилә­безне ашата. Кайчак кая барып бәрелергә дә белмим. Әмма сабыйларым хакына яшәргә, көчле булырга кирәк, – ди ул.

Әлеге гаиләгә ярдәм итү өчен:
Альбина Сибгатуллина исемендәге “Саклык банкы” картасы 89872071078 телефон номерына беркетелгән.

 

Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү