“Очып кайтам”. Казанда композитор Илгиз Мәҗитов хөрмәтенә истәлек тактасын ачтылар

Казанда җырчы, композитор, режиссер, педагог, профессор, ТР Концерт эшлеклеләре берлеге рәисе, РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Илгиз Мәҗитов хөрмәтенә истәлек тактасы ачтылар. Ул Илгиз Мәҗитов яшәгән Кече Кызыл урамындагы йорт фасадына урнаштырылды. Проектның авторы – скульптор Фәнил Вәлиуллин.

Тантана башланыр алдыннан Илгиз Мәҗитовның Илһам Шакиров язмасында “Очып кайтам” җыры яңгырады.

Беренче сүз Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә бирелде. Ул соңгы вакытта Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләренә истәлек тактасы куюның матур гадәткә кереп баруын билгеләде. “Илгиз Мәҗитов – бөек шәхес, киң кырлы иҗади талант иясе, бөтен көчен һәм күңелен сәнгатебезгә, мәдәниятебезгә биргән кеше. Ул гомере буе сәнгать өлкәсендә эшләде, талантлы яшь артистларга ярдәм итте, шулай милли мәдәниятебез үсешенә зур өлеш керткән иҗади шәхесләр төркемен тәрбияләде. Бу безнең барыбыз өчен дә бик яхшы үрнәк. Ул мәдәниятебез тарихында тирән эз калдырды, аның иҗаты — татар халкының бик кыйммәтле мирасы”,- диде ул.

Тантанада шулай ук Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, җырчы Эмиль Җәләлетдинов, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нүрия Һашимова, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры, җырчы Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзерахманов чыгыш ясады.

Илгиз Мәҗитовның хатыны – Галина Мәҗитова үзенең чыгышында Минтимер Шәймиевкә истәлек тактасын куюда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Тантанага бик күп җырчылар, артистлар, музыкантлар, танылган мәдәният эшлеклеләре, иҗат интеллегенциясе вәкилләре һәм республика җәмәгатьчелеге килгән иде.


Фикер өстәү