Оешмадан – тәкъдим, дәүләттән – акча. Социаль оешмалар арасында бәйге башланды

35 миллион сум. Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга шул күләмдә акча бүленеп биреләчәк. Әмма бу акча һәркайсына да тәтемәячәк. Акча өчен оешмаларга ярышырга туры киләчәк.
“Бердәм Россия” партиясе тәкъдиме белән 2014 елдан бирле оештырыла торган социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалар арасында бәйгедә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Ул 23 августка кадәр дәвам итәчәк. Әмма барлык оешмалар һәм проектлар да бәйгедә катнаша алмый. Үзгәрешләр турында матбугат очрашуында сөй­лә­деләр.

Татарстанда коммерцияле булмаган 6000 оешма теркәлгән. Ел саен бәйгедә катнашу өчен кабул итү комиссиясенә 200дән артык гариза килә. 2018 елда бәй­гедә катнашып, 113 оешма грант откан. Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин бәйгедә аеруча актив катнашкан Казан, Чаллы, Азнакай, Чүп­рәле, Арча, Балтач, Югары Ослан кебек шәһәр-район­нарны билгеләп үтте. Грантлар откан проектлар­ның да яртысы – башкаланыкы икән. Былтыр Әлки, Аксубай, Бө­гелмә, Актаныш, Балык Бис­тәсе, Биектау, Мин­зәлә, Әгер­җе, Теләче районнары бер проект белән дә катнашмаган.

Быел акча ике төрле юнә­леш – гражданлык җәм­гыяте институты үсешенә һәм ха­лыкның тормышын яхшыртуга юнәлдереләчәк.

Катнашучыларга уңайлы булсын өчен, гаризалар кабул итү эшен җиңеләйт­кәннәр. Гаризаларны хәзер электрон форматта бирергә мөмкин.

– Тагын бер яңалыгыбыз: әгәр дә грантка дәгъва кылган проект депутатлар тарафыннан якланса, гаризага баллар өстәлә. Бу катна­шучы­ны җиңүгә якынайта. Моның өчен гаризага Дәүләт Советыннан яки районнан махсус хат беркетергә кирәк булачак, – дип аңлатты Пелевин. Оешмаларга ел да бер үк яисә кайчандыр грант откан проект белән катнашырга ярамый.

Дәүләт Советы рәисе урын­басары Римма Ратникова сүзләренчә, бәйге халык мәнфәгатьләрен кайгырту, район һәм шәһәр җир­­лек­ләрендә булган социаль проблемаларны хәл итәргә юнәл­­дерелгән.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү