Пальма ләгънәте. Ничек сакларга сине, авыл? (фикер)

Соңгы көннәрдә Дәүләт Думасы азык-төлек продуктларына өстәмә кыйммәт салымын көйли торган закон проектын икенче укылышта кабул итте. Канун проекты тикшерелә башлау белән, халыкара мәйданда җәнҗал купты: Малайзиянең пальма мае җитештерүчеләр советы, ул Бөтендөнья сәүдә оешмасы кагыйдәләренә каршы килә, дип тавыш чыгарды.

Алар хәтта Россиядәге депутатларны майга каршы коткы таратуны туктатырга чакырдылар һәм безнең азык-төлек сәнәгате җитештерүне туктатачак дип янадылар. Ерак Азиядәге ил вәкилләре нәрсә сөйләгәннәрен белеп сөйлиләр, әлбәттә. Без яшәгән Ватанда пальма маена бәйлелек шул дәрәҗәгә җитте: техник май булырга гына яраклы ул майдан баш тарту, чынлап та, азык-төлек дефицитына һәм бәяләрнең күтәрелүенә китерергә ихтимал.

Росстатның рәсми мәгълүматлары гына да пальма маен сатып алуның елдан-ел зур темплар белән артуын дәлилли. Ул кибеттән сатып алынган һәр ризыкта диярлек бар: тортлар һәм татлы камыр ризыклары шуның белән коендырыла, хәтта шоколодны да хәзер какаодан түгел, пальма һәм рапс маеннан кайната башлаганнар. Белгечләр тагын бер нәрсәне искәртә: азыкның савытта яисә төргәктә күрсәтел­гән составы чынбарлыкка тәңгәл килми. Чын сөт ризыкларының тәмен оныткан шәһәр халкы сизмәскә дә мөмкин, әмма авылда яшәүче буларак беләм: пальма мае кушылган ризыкларда техник май тәме бар, аларны авызга аласы да килми.

Безнең куертылган шикәрле сөт белән тәҗрибә үткәреп караган бар. Шәһәр кешесе өстәленә өйдә чын сөттән кайнатып куертылган ризык куйсаң, аннан кашык­лар өзелми. Кибет “сгущенка”сы исә бер-ике кабуга ук гайрәтне чигерә. Әмма җитештерүчеләр өчен әлеге майның байтак өстенлекләре бар: ул арзан, ризыкның саклану вакытын озайта. Зыянлы якларыннан тыш, чама белеп кулланганда, организм өчен кайбер файдалы яклары да булырга мөмкин. Аның нәкъ менә беренче ике өстенлеге азык-төлек җитеште­рүчеләр тарафыннан чамасыз кулланылуына китерә һәм өченче өстенлекне юкка чыгара да инде.
Сөт ризыклары һәм сыер мае урынына пальма мае куллану – илдә азык-төлек муллыгы иллюзиясе тудыра һәм үзебездә җитештерелә торган табигый ризыкларны базардан этеп чыгаруга хезмәт итә. Россия күләмендә елдан-ел сөт җитеште­рү кими, чөнки авылдан чимал сатып алучы эшкәр­түчеләр бәяне түбән куялар. Төп сөт җи­тештерүче авыл кешесе эшкәртүче һәм арадашчылар басымыннан законлы рә­веш­тә берничек тә якланмый. Шуңа күрә пальма мае белән көндәшлектә авыл оттыра.

Россия өчен моның икътисади зыяны чамасыз. Әйтик, сөт җитештерү генә түгел, авыл хуҗалыгы техникасы, төзелеш материаллары сату да кими. Авылдагы хезмәт хакының түбәнлеге дә шуңа барып тоташа. Пальма мае­на каршы көрәш шуңа күрә стратегик көрәш төсен алырга тиеш иде.

Чит илдән кертелә торган бу сыйфатсыз азык-төлек өстәмәсенә каршы көрәш күбрәк матбугатта һәм мәгълүмат кырында гына барды. Беренче тапкыр аңа икътисади яктан киртә кую омтылышы 2016 елда булды. Россиянең Министрлар Кабинеты ел башында берничә төр продуктка, шул исәптән пальма маена да акциз кертергә нияте барлыгын игълан итте. Хәтта финанс министры Антон Силуанов шул елның июленнән май импортлаучылар акциз түли башлаячаклар дигән белдерү белән дә чыкты. Әмма бераздан ул чактагы икътисади үсеш министры Улюкаев моңа каршы төште, акцизның булмаячагын, чөнки бәя­ләрне күтәреп, аның социаль-икъ­тисади яктан тискәре нәтиҗәләргә китерә­чәген әйт­те. Пальма мае тирәсендәге ыгы-зыгы шуның белән төгәлләнде.

Менә бу соңгы көннәрдәге пальма мае тирәсәндәге көрәш тә сәхнә артында бик кис­кен барды. Бары тик депутатлар хөкүмәт җитәкчесе Дмитрий Медведев белән очрашып сөйләшкәч кенә, Малайзия маена өстәмә кыйммәтне 10 проценттан 20гә кадәр күтәрергә җөрьәт иттеләр. Россиядә барлык товарларга да диярлек өстәмә кыйммәт ставкасының 20 процент булуын искә алганда, депутатлар бернинди дә батырлык эш­ләмәделәр, билгеле. Чит ил ризыгының ни өчен моңарчы өстенлекле 10 процентлы ставкадан файдалануы үзе үк сорау тудырырга һәм җәнҗал куертырга тиеш иде югыйсә.

Әле дә югары җитәкчелектә майга салымны күтәрү азык-төлек бәяләренең үсешенә китерергә ихтимал дигән курку яши. Салым маневры һәм акцизлар өстәү бензин бәясен күтәргәндә һәм барлык товарларга да, шул исәптән азык-төлек җитештерүчеләргә дә басым ясаганда куркып тормадылар бит. Җитештерү­челәрне ризык пешергәндә сыер мае кулланырга һәм бәяләрне дә тот­рыклы сак­ларга мөмкинлек бирә торган башка икътисади механизмнар да бар. Россиядә өстәмә кыйммәтнең өч төрле ставкасы яши бүгенге көндә: барлык товарларга һәм хезмәтләргә карата да кулланыла торган 20 процентлы ставка, өстенлекле 10 процентлы ставка һәм тагын да зуррак өстенлек бирә торган нуль ставка. Соңгысыннан аеруча стратегик әһәмиятле тармаклар гына файдалана. Авыл ху­җа­лыгы тармагын шул исемлеккә кертәсең дә нуль ставка белән бүләклисең. Бернинди икътисади һәм финанс югалтуы да булмаячак, җитештерүнең артуы белән капланачак барлык югалтулар да. Ә болай пальма маена өстенлекле ставка биреп, ил шул дәрәҗәгә җиткән: азык-төлек куркынычсызлыгы дигән мөһим юнәлеш аксый башлаган. Пальма маеннан башка яшәп булмас, ризыксыз калырбыз һәм социаль киеренкелек туар төсле.

Чит ил җитештерүчеләренә өстенлек биреп, үзебездә җирнең кадерсезләнүенә, бакчалар һәм дачаларның ташландык хәлгә килүе дигән проблемага терәлмә­декмени соңгы елларда. Хуҗасыз калган авыл бакчаларында Сосновский балтырганы үсә. Менә кайда ул экологик һәм социаль киеренкелекне үстерә торган җирлек. Пальма маена кертелгән өстәмә салымны депутатлар терлекчелек үсеше өчен тотарга дигән тәкъдим белән дә чыкканнар. Монысы яхшы. Тик авыл җитеш­терүчесенә азык-төлекне сатып алу бәя­сен гадел чиккә җиткереп көйләсәк, терлекчелек арттан этмичә дә үсеп китәчәк һәм пальма маена ихтыяҗ да бетәчәк. Авыл хуҗалыгын глобаль икътисад басымыннан яклау шул дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш: Россиядә урта сыйныф бар һәм ул авылда яши диярлек булсын.

Рәшит Фәтхрахманов


Пальма ләгънәте. Ничек сакларга сине, авыл? (фикер)” язмасына фикерләр

  1. Рәхмәт, фикерегез өчен. Күптән инде кибеттән шоколад, торт, печенье, конфет алып ашаганыбыз юк. Гост бар иде бит, нигә шул Гостны кире кайтармаска? Халык сәламәтлеген кайгырту шуннан башлана бит, югыйсә. Кибеттән сатып алырлык ризык калмады. Гел алдауга юлыгасың. Эремчек булып эремчеккә крахмал кушалар. Пальма мае турында әйтәсе дә юк, үзебезнең авыл хуҗалыгыбвзның иң төп киртәсе шул бит инде.

Җавап Отменить ответ