Пешмәгәне кирәкми. Казанның Колхоз базарында нәрсә күпме тора?

Казандагы Үзәк базарның кырмыска оясы кебек гөжләп торган чагы. Күпләрнең кулында – кәрҗин, арба тартып килүчеләр дә бар. Кышка очсызрак бәядән җиләк-җимешен, яшелчәсен юнәтеп калырга тырышалар. “ВТ” хәбәрчесе базардагы бәяләр белән танышып кайтты.

Кая карама – җиләк. Аларның хуш исе борынга бәреп керә. Күбрәк Йошкар-Ола, Чуашстанның Шыгырдан һәм Урмай якларыннан килеп саталар икән. Кукмарадан Нурания ханым да, электричкага утырып, көнаралаш базарга килә.

– Азмы-күпме акча керер дип маташу инде бу. Барысы да – үзебезнең бакчадан. Виктория җиләге белән быел мактанып булмый. Бик соң өлгерде, артык баллы да түгел. Кешеләрнең бик исе китми. Каен җиләген урманга барып җыям. Ике литры – 600 сум. Җыярга авыр булгач, бәясен бер тиенгә дә төшермим, – ди ул.
Сатуда яңа бәрәңге дә бар. Йошкар-Оладан килгән Гәрәй абый аны мактый-мактый сата.

– Кичә генә казыдык, бүген инде сатарга дип алып килдем. Аның тиз өлгерә торган сортларын утыртам. Шулай итеп, көз җиткәнче акча эшләп калырга тырышам. Килосын бер дә 7-8 сумга гына сатасы килми. 40 сум сорыйм. Пенсия акчасына иш янына куш булыр, дим, – ди абзый.

Авыл кызы буларак, мине бигрәк тә кузаклы борчак кызыксындырды. Авылда бушлай ашап булган борчакны монда килосын 150 сумга саталар. Шәһәр кешесенә тансык шул. Борчак тирәсендә бөтере­лүчеләр аз түгел. Сатучы Роза апа аны бакчасында үстерә икән. Бер стаканын 40 сумга бирә.

Кышның корсагы озын. Хуҗабикәләр кайнатмасын, компотын әзерләп калырга тырыша. Шуңа күрә өрек, шәфталуны әр­җәсе белән торган сатып алучылар да бар. Кибеттә 120 сум торган өрекне монда, сатулашмыйча гына, 70-80 сумга алырга мөм­кин. Чия сатучы Илья әллә чынлап, әллә уйнап, җимешне ярты бәягә төшереп тәкъдим итә. Кичә аның бәясе 200 сумнан артык булган. Хатыны ясаган чия компотын да бик теләп алалар. Анысы – 120-150 сум.

Кавын, карбыз халыкны әллә ни кызыктырмый әле. Җитешмәгәндер, дип, күпләр шикләнеп узып китә. Базарга йө­рүче халыкка үзе пешкән, үзе әле генә агачтан өзелеп төшкән булсын.

Райлә Шәйдуллина


Фикер өстәү