Рөстәм Мңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Мңнеханов В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды.

Утырышта компаниянең 2019 елның беренче яртысында эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның август аена бюджеты расланды.

Чарада катнашучылар компаниянең социаль инвестицияләре, шул исәптән «Татнефть» үәйрия фонды эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм аны үстерү планнары турында мәгълүмат тыңладылар.

«Татнефть» компаниясенең социаль сәясәте җаваплылык һәм стратегик максатларга ирешү нигезендә корыла. Ел саен фонд аша 40 меңнән артык физик һәм 300 юридик зат ярдәм ала. «Русфонд» белән берлектә Татарстан балаларына адреслы ярдәм күрсәтү программасы эшли. Шундый ук Чулпан Хамматованың «Тормыш бүләк ит» фонды белән берлектә хәйрия проекты гамәлгә ашырыла.

Директорлар советында нефть чыгаруны үстерү перспективалары, «Разведка ясау һәм чыгару» бизнес-юнәлеше мөмкинлекләре һәм бурычлары турындагы мәгълүматны тыңланды. Хәзерге вакытта компания нәтиҗәлелеге югары активлар портфеленә һәм масштаблы ресурслар базасына ия.

Нефть чыгаруның нәтиҗәлелеген арттыру «Татнефть» компаниясенең өстенлеге булып тора. Сайлап алу темпларын һәм «кара алтын» чыгаруның нәтиҗәлелеген арттыру буенча проектлар программасы гамәлгә ашырыла.

«РиД» бизнес-юнәлешенең перспективалы бурычлары арасында нефть чыгару структурасын үзгәртү, геологик-техник чараларны камилләштерү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, IT-проектларны гамәлгә ашыру һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү