Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм команданың бөтен вәкилләренә, «Ефәк юл» халыкара ралли-рейдында җиңү уңаеннан, котлау телеграммасы юллады.
«Хөрмәтле Сергей Анатольевич һәм Владимир Геннадьевич! Хөрмәтле «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзалары! Антон Шибалов экипажын һәм бөтен командагызны «Ефәк юл» халыкара ралли-рейдында искиткеч җиңү белән котлыйм! Яңадан-яңа җиңүләр һәм казанышлар белән безне шатландырып торасыз, һәм менә янә мактаулы пьедесталда бөтен урыннар камазлыларныкы, бөтен дүрт экипаж да ТОП-5, афәрин!, — диелгән телеграммада. — Бик катлаулы ландшафтан узучы ярышларның 10 көне — кыюлыкка, чыдамлылыкка, тапкырлык, техник белемгә сынау ул. Әмма әлеге раллины оештыруда, Россия автопромы үсеше өчен әһәмиятле эшнең зур өлеше «КАМАЗ-автоспорт» һәм «КАМАЗ» ГАҖ коллективы ел дәвамында башкарыла. Беләм, һәрберегез әлеге җиңүгә җанын салган һәм чын күңелдән сезне котлыйм! Ныклы сәламәтлек, бәхет, спортта уңышлар, яңа җиңүләр телим!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов».