Рөстәм Миңнеханов төзелеп бетмәгән инфраструктура объектларын сатарга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Төзелеш һәм Финанс министрлыкларына төзелеп бетмәгән инфраструктура объектлары мәсьәләсен контрольгә алырга кушты. Бу турыда ул 2019 елның алты ае йомгаклары буенча Татарстанның финанс, казна һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә әйтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».

“Төзелеп бетмәгән объектларны сатарга кирәк. Алар өчен акча тотылган. Һәм муниципаль объектлар буенча да анализ ясарга кирәк”, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Төгәлләнмәгән бернинди дә эш булмаска тиеш, диде ул. “Әгәр берәр проект планга кертелгән икән, ул эшләнеп бетәргә тиеш”, — диде Татарстан Президенты.

2019 елның 1 июленә Татарстанда төгәлләнмәгән төзелешләрнең суммасы 23,2 миллиардны тәшкил итә. Бу хакта үз чыгышында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин әйтте. Ул төгәлләнмәгән төзелеш күләме кимүенең уңай динамикасы турында да әйтте.

Рөстәм Миңнеханов быелның беренче ярты еллыгы йомгаклары буенча Татарстанның финанс, казна һәм салым органнары киңәшмәсен уздырды. Утырышта Татарстан буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин һәм Татарстан буенча Федераль казначылык Идарәсе башлыгы Рөстәм Нуриәхмәтов чыгыш ясады.


Фикер өстәү