Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2019» күргәзмәсе экспозициясен карады

«Иннопром-2019» халыкара сәнәгать күргәзмәсе экспозициясен бүген Екатеринбургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Аны ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов озата йөрде.

Быле күргәзмәдә 200дән артык чит илдән 600ләп компания тәкъдим итте. 15 ил экспозициясе бар: Төркия, Австрия, Беларусь, Германия, Япония, Словакия һәм башкалар.

Быел «Иннопром» партнеры — Төркия, аның павильонында кырыктан артык компания продукциясен тәкъдим итә. Рөстәм Миңнеханов «Колуман» стендын карады, әлеге компания Чаллыда төзелеш һәм коммуналь техника өчен өстәмә җиһазлар җитештерә. Екатеринбургка «Колуман» Татарстанда җитештерә торган махсус техника үрнәкләрен алып килгән. Шулай ук биредә «Дурмазлар Макина», «Лайне Боулер Помпа», «Пластик Отомотив Макина» һәм башка Төркия компанияләре тәкъдим ителгән.

Татарстан Президенты Россия эре компанияләре стендларын да карады: «Ростех», «ЧТПЗ», «УГМК», «НАМИ», «Лазер үзәге». «ПК Транспортные системы» стендында Рөстәм Миңнеханов заманча электр транспорты үрнәкләре белән танышты. Ә Петр Великий исемендәге Санкт-Петербург Политехник университеты вәкилләре Татарстан предприятеләре һәм вузлары белән хезмәттәшлек турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы быел күргәзмәдә алдынгы сәнәгать предприятиеләре турында мәгълүмат тәкъдим итә һәм «Эйдос Роботикс», «КМПО», «РариТЭК» технологияләрен күрсәтә.

Республика стендында Рөстәм Миңнеханов барында «РариТЭК Холдинг» АҖ белән «Газинвестпроект» ҖЧҖ арасында Төмән өлкәсе территориясендә газ-мотор базарын үстерү турында килешү имзаланды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү