Рөстәм Миңнеханов интернетта блогы булган төбәк башлыклары унбишлегенә керде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә блог алып баручы һәм матбугат чараларында иң еш телгә алына торган  15 төбәк башлыгы исемлегенә кергән. Июньдә республика җитәкчесенең рейтингы 4 позициягә күтәрелгән. Бу хакта “Медиалогия” компаниясе тикшеренүендә әйтелә.

“Рөстәм Миңнеханов Instagram аккаунтында видео урнаштырды. Казанда узган “Яшьләр көне” республика фестивалендә президент үзен диджей буларак сынап карады”, — дип аңлатыла Президент блогының популярлыгы арту.

“Медиалогия”ең май рейтингы белән чагыштырганда Рөстәм Миңнеханов Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радеев һәм Пермь крае башлыгы Олег Кожемяконы узган.

Россия губернатор-блогерларының иң еш телгән алынучылары исемлегендә май аендагы кебек үк, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйрова алдынгы булды.

«Татар-информ»


Фикер өстәү