Рөстәм Миңнеханов «Казан» милли-мәдәни үзәген реконструкцияләү барышы белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» милли-мәдәни үзәген реконструкцияләү барышы һәм аның янындагы территорияне төзекләндерү барышы белән танышты, Казансу елгасының сул як яр буе урамын карады.

Башта Хрущев причалын карадылар (МЧС Кече суднолар дәүләт инспекциясе янында) һәм Кремль транспорт дамбасына юнәлделәр.

Әлеге яр буен төзекләндерү һәм югарыдагы яр буе урамына җәяүлеләр өчен юл ясау проектын ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман тәкъдим итте.

«Казан» милли-мәдәни үзәген төзекләндерү һәм анда ТР Милли китапханәсен урнаштыру турында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде. Аның сүзләренчә, төзекләндерелгәннә соң биредә китап саклау урыны, китап уку заллары, аралашу өчен урыннар һәм кафе булачак.

Шулай ук Мәскәү шәһәренең Н.А.некрасов ис. Үзәк универсаль фәнни китапханәсе генераль директоры Мария Привалова китапханәне яңа заманча китаплар белән тулыландыру буенча тәкъдимнәрен әйтте, бу китапханәне үзенә тартып торучы үзәк итәргә ярдәм итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов китапханәнең яңа бинасы функцияләрен җентекләп уйларга йөкләде.

Аннары Рөстәм Миңнехановка «Миллениум» күпере янында яшьләр өчен экстрим-парк проектын тәкъдим иттеләр, шул исәптән урам спорт уеннары өчен мәйданчыклар оештыру, спорт күнегүләре өчен яшьләр үзәген булдыру проектын тәкъдим иттеләр.

Күпер астындагы яңа иҗитмагый киңлек барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү