Россиядә күчемсез милеккә кагылышлы килешүләр төзү тәртибе гадиләштерелә

Россиядә күчемсез милеккә кагылышлы килешү төзү кагыйдәләре үзгәрәчәк. Төзәтмәләр 31 июльдә үз көченә керә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Росреестрның федераль кадастр палатасы» федераль дәүләт бюджет учреждениесе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Үзгәрешләр «Күчемсез милекне дәүләти теркәү турында»гы законга кагыла. Яңа кагыйдәләр нигезендә, сатып алу-сату, бүләк итү, өлешләрне мирас итеп алу килешүләрен нотариустан башка гына төзеп булачак. Барлык милекчеләр дә имзалаган очракта, моның өчен гадәти язмача форманы куллану да җитә.

«Әлеге яңалык нигезендә, гражданнар аларга өлешләр белән гомуми килешүне нотариаль төстә ышанып тапшыру таләп ителәме-юкмы икәнлеген хәл итү хокукына ия булачак», — дип белдерде Федераль кадастр палатасы эксперты Надежда Лещенко.

Аның сүзләренчә, әлеге үзгәрешләр күчемсез милек хуҗалары туганнар булган очракта аеруча актуаль.

Ведомствода искәртүләренчә, мәҗбүри нотариаль җыемны гамәлдән чыгару гражданнарга финанс йөкләмәсен киметергә, шулай ук уртак өлешле милектәге күчемсез милек әйләнеше процессын гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Татар-информ»


Фикер өстәү