«Рубин» «Ахмат»ны җиңде һәм өченче урынга күтәрелде (видео)

Бүген кич Казанның Үзәк стадионында узган очрашуда «Рубин» Грозныйның «Ахмат» футболчыларына каршы уйнады һәм 1:0 исәбе белән җиңү яулады.

Очрашудагы бердәнбер тупны матчның 73нче минутында Казан командасының Исландиядән килгән һөҗүмчесе Видар Кьяртанссон кертте.

Премьер-лигадагы өч матчтан соң «Рубин»ның 7 очкосы бар. Якташларыбыз турнир таблицасында өченче урында. Беренче урында 9 очко белән «Зенит» бара. «Рубин» киләсе очрашуны август көнне Казанда ЦСКАга каршы уздыра.

https://twitter.com/matchpremier/status/1155912554830602240

Команда Уен Очко
1 Зенит 3 9
2 Ростов 3 7
3 Рубин 3 7
4 Краснодар 3 6
5 Урал 3 6
6 ЦСКА 3 6
7 Динамо М 3 4
8 Арсенал 3 4
9 Локомотив М 3 4
10 Спартак М 3 4
11 Уфа 3 3
12 Тамбов 3 3
13 Ахмат 3 3
14 Крылья Советов 3 3
15 Оренбург 3 0
16 Сочи 3 0

 


Фикер өстәү