«Рубин» беренче җиңүен яулады: казаннар Мәскәүдә «Динамо»ны отты

Казанның «Рубин» командасы бүген Мәскәүдә җирле «Динамо»га каршы уйнады һәм 1:0 исәбе белән җиңү яулады. Бу – Казан командасының яңа сезондагы беренче җиңүе.

Казан уенчылары үзләрен дә көндәшләрен дә аямады: беренче таймда «Рубин» уенчысы Евгений Башкиров ике кисәтү алды һәм 36нчы минутта уен кырыннан куылды. Шул рәвешле очрашуның калган өлешен, ягъни бер сәгатькә якын вакытны казаннарга бер кешегә азрак чыгыш ясарга туры килде. Нәтиҗәдә уенның төп һкарманнарыннан берсе булып «Рубин» капкачысы Юрий Дюпин танылды.

Икенче таймда исә Роман Шаронов уен кырына яшь уенчылар Бека Микелтадзе белән Данил Степановны чагырды. Казаннар һөҗүмдә хуҗалардан калышмаска тырышты. Ахыр чикә барыбер үз дигәннәренә ирештеләр. Очрашуның төп вакыты тәмамлангач, өченче өстәмә минутта Микелтадзе җиңү тубын кертте. Шулай итеп, сезонны яңа баш тренер – Роман Шаронов белән башлаган «Рубин» беренче җиңүенә иреште. Якташларыбызның ике очрашудан соң дүрт очокосы бар.

Киләсе уенны Казан командасы 29нчы июль көнне үз кырында «Ахмат»ка каршы уздыра.


Фикер өстәү