«Рубин» яңа сезонның беренче очрашуында ничьяга уйнады

Казанның «Рубин» командасы яңа сезонның беренче уенында Мәскәүдә «Локомотив»ка каршы уйнады. Очрашу 1:1 исәбенә тәмамланды.

Әлеге очрашуда «Рубин»ның баш тренеры вазыйфаларын испан белгече Эдуардо Докампо башкарды. Ник дигәндә, команда белән идарә итүче Роман Шароновның моның өчен махсус лицензиясе юк. Командада яңа капитан да бар. Бу вазыйфаны Вячеслав Подберезкинга тапшырдылар.

Очрашуның беренче өлешендә үк «Рубин» һөҗүм итәргә тырышты. Хуҗалар да уен кырына җиңү теләге белән чыкты. Башта «Локомотив»тан Антон Миранчук, аннары «Рубин»нан Филип Урмемович туп кертүнең менә дигән мөмкинлекне кулдан ычкындырды. Беренче тайм уртасында исә «Рубин» капкасына янында Казан командасының элеккеге уенчысы Рифат Җамалетдиновны ектылар. Судья кунаклар капкасына пенальти билгеләде. Хуҗаларның һөҗүмесе Антон Миранчук исә тупны капка баганасына типте.

Икенче таймда хуҗалар үз теләгенә иреште. Тупны Миранчукларның икенчесе – Алексей кертте. 10 минуттан исә «Рубин»гада бәхет елмайды. Казан командасында яңа уенчы Хвича Кварацхелия уңышка иреште. Сүз уңаеннан, яшь грузин уенчысы узган сезонда нәкъ менә «Локомотив»та уйнаган иде. Шуңа күрә туп керткәч, шатлыгын күрсәтмәскә тырышты.

Матч 1:1 исәбенә тәмамланды һәм «Рубин» чагыштырмача матур уен күрсәтеп, Мәскәүдән бер очко алып кайтты. Киләсе очрашуны казаннар 21нче июльдә Мәскәүдә җирле «Динамо»га каршы уздыра.

 

 

 


Фикер өстәү