Сәламәт гомер телим! Халыкның гомерен озайтуга миллиардлар тотылачак

Авыл һәм шәһәрдәге сәламәт­лек саклау тармагын яңалыклар көтә. Халык сәламәтлеген кайгырту эше “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” илкүләм проектлары буенча тормышка ашырыла. Бу хакта кичә Татарстан Министр­лар Кабинетында булган брифингта сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

Халыкның гомерен озынайту, үлем-җитемне киметү максатын күз­дә тоткан әлеге ике проект өчен өч елга 7 миллиард сумга якын акча бү­ленәчәк, 72 проценты республикага федераль казнадан киләчәк. Үзгә­решләргә тукталсак, республикада 65 яшьтән узган кешеләрнең сәла­мәт­леген аерым кайгырту җәһә­тен­нән, гериатрия кабинетлары ачыла башлады. Быел полик­линикалар­дагы мон­дый кабинетларны 40ка, хас­таханәләрдә ятак урыннарны 170кә җиткермәкчеләр.

Диспансеризация тикшерүе үткәрүдә үзгә­решләр бар. Ул 18 яшьтән 39 яшькә кадәргеләргә өч елга бер мәртәбә оеш­тырылса, 40 яшьтән өлкәнрәк­ләр аны ел саен уза ала. Укучыларга киләчәктә диспансеризацияне мәк­тәп­ләрдә үткәрә­чәкләр. Бу уңайдан Мәгариф министр­лыгы белән сөйләшүләр алып барыла икән.

– Аның өчен мәктәпләрдә аерым кабинетлар булдырырга һәм аларны җиһазларга кирәк. Психолог, невропатолог, башка белгечләр мәктәпләр­гә үзләре барачак. Совет медицинасында да шулай иде. Анда стоматология кабинетлары да эшләде, педиатр­лар, килеп, тикшеренүләр үткәрде. Хәер, мондый тикшерүләрне балалар бакчасыннан ук башласаң да зыян итмәс иде. Безгә, дәвалауга караганда профилактикага күбрәк әһә­мият би­рәсез, дип ризасызлык бел­дерүче­ләр дә бар. Ул сәламәтлекне авырганчы ук кайгыртсыннар һәм чир алданрак ачыклансын өчен ки­рәк, – ди министр.

Балалар арасында да яман шеш белән авыручылар күп, 8 меңнән артык бала онкологларда исәптә тора. Шуңа күрә Казанда балалар өчен онкология, гематология һәм хирургия үзәге төзергә җыеналар. Киләсе елда Чаллыда республика онкология диспансеры филиалы, Казандагы 18 нче хастаханә һәм сугыш ветераннары госпитале базаларында кан тамырлары авырулары үзәкләре булдырылачак. Түбән Кама районы сәламәт­лек саклау тармагында үзгәрешләр көте­лә. Шә­һәрнең үзәк хастаханәсе янында Казанның 7 нче хастаханә­сенә ох­шаш яңа зур корпус төзелә икән. Тү­бән Кама җирлегендә җитди сә­нәгать оешмалары барлыгын искә алып, август аенда үзәк хастаханәдә сигез урынга исәп­ләнгән пешү җә­рәхәтләрен дәва­лау бүлеге ачылачак. Казанда “Кояшлы шәһәр” һәм башка торак йортлар комплексларында яшәүчеләр өчен яңа поликлиникалар, балалар бакчалары, мәк­тәп­­ләр булу мөһим. Ул уңай­дан да концепция эшләнгән.

Районнарда поликлиникалар тө­зекләндерелә, авылларда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары тө­зелә. “Авыл табибы”, “Авыл фельдшеры” программалары буенча быел 84 табиб, 10 фельдшер район җирлек­ләренә эшкә кайтырга тиеш. Тик бу да белгечләргә кытлыкны ки­метә алмый. Кайбер районнарда өр-яңа фельд­шер-акушерлык пункты була торып, эшләргә белгеч таба алмыйлар. Министрдан ул хакта да белештек. Марат Садыйков әйтүенчә, республикада 24 фельдшер-акушер­лык пунктында эш­ләргә кеше юк. Ул авылларның халкына медицина ярдәмен, якын-тирә­дәге авыл фельдшерлары яки үзәк хаста­ханә поликлиникасы белгечләре күр­сәтә. “Әлеге кыенлыкларны беләбез. ФАПлар өчен белгечләр максатчан рәвештә әзерләнә, сентябрь-октябрь айларына барысы да белгеч белән тәэмин ителергә тиеш”, – дип вәгъдә бирде министр. Димәк, сала халкына ябык биналарның ачылуын озак көтәргә калмаган.

Ә менә районнарда соңгы елларда бала табу бүлекләре опти­маль­ләш­терү программасы буенча ябылу бер­никадәр кыенлыклар тудырса да, алар­ны якын арада ачу каралмаган. 12 районда андый бүлек юк. Аларда яшәү­че хатын-кызлар якын-тирә район-шәһәр хастаханәләренә бер­кетел­гән. Быел көз айларында авыллар буйлап берничә белгеч катнашында медицина җиһазлары белән җиһазлан­ган күчмә флюорограф һәм автопоездлар йөртә башлыйлар. Аны министр “күчмә поликлиника” дип атый. Авыл халкы диспансеризация тикшерүен дә шунда уза алачак. “Күчмә автомобильләр атна буе район җирлегендә эшләя­чәк. Үзләренең мөмкинлеге булмаган кешеләрне алып килү дә оештырылачак. Ул җирлектә күпме кеше яшәвен, нинди чирләр белән авыруларын беләчәк­без. Авырулар табылган очракта пациентлар туры­дан-туры хастаханәләр­гә җибәре­ләчәк”, – ди Марат Садыйков.

  • “Сәламәтлек саклау”, “Демография” илкүләм проектларының төп бурычы – гомер озынлыгын арттыру, халыкның үлемен киметү. Татарстанда уртача гомер озынлыгы узган ел 74,3не тәшкил итсә, 2024 елга – 79 яшькә, 2030 елда 80гә җиткерергә ниятлиләр. “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты дүрт юнәлешне үз эченә ала: “Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү сис­темасын арттыру”, “Йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына каршы көрәш”, “Онкологик авыруларга каршы көрәш”, “Балалар сәламәтлек саклау тармагын үстерү”.

Фәния Арсланова

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү