“Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча 1,8 млн татарстанлы тикшеренү узган

“Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда “Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү” проекты тормышка ашырыла. Быел әлеге проект буенча республикада 1,8 млн кеше профилактик тикшеренү узган.

Төбәк проекты буенча, 2024 елга кадәр республикада 2,8 млн профилактик тикшеренү уздырырга ниятлиләр.

“Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш” төбәк проекты буенча 2019 елда йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары нәтиҗәсендә күзәтелгән үлем очракларын 100 мең кешегә 600дән артмаслык дәрәҗәгә җиткерү көтелә. 2024 елга 100 мең кешегә 450 очрактан артмаслык дәрәҗәгә җиткерү ниятләнә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

 


Фикер өстәү