Сәясәт тарихка кул сузса… Җәмгыятьне бүлү кемгә кирәк? (фикер)

Ни генә димә, үзенчәлекле, хикмәтле илдә яшәдек һәм яшибез. Канун тәртәгә тиңләнгән (“Закон – что дышло, куда повернул, туда и вышло”), Конституция хакимият алышынган саен үзгәргән (үткән ХХ гасыр эчендә генә биш (!) Төп Закон), хакимияткә бер “кызыллар”, бер “аклар” килгән, тарих булып, ул да еш боргаланган, үткәнгә төбәлгән сәясәткә әйләнгән тарафларда гомер кичерәбез.

Бу елны Россиядә яңа истәлекле дата яралырга мөмкин. Ул да булса 11 ноябрь – ерак 1480 елда Угра дигән елганың ике як ярында ике гаскәр – бер яктан Олы Урда, икенче яктан урыс сугышчыларының бер-берсенә дәвамлы каршы торуы. Урыслар Әхмәт хан явын елга аша үткәр­мәгәннән соң “татарлар”ның кайтып ки­түе һәм шушы вакыйга нәтиҗәсендә, имеш­тер, Русьның Урдадан, “иго”дан котылып, мөстәкыйльлек, бәйсезлеккә ире­шү көне. РИА “Новости” агентлыгы әлеге датаны истәлекле көн итү турындагы закон проектының күптән түгел Дәүләт Думасына бирелүен хәбәр итте.

Әйтергә кирәк, Урга елгасындагы каршы торуга бәйләнешле кыбырсу 2017 елдан бирле килә. Һәм аның башында ниндидер дәрәҗәле фәнни институт түгел, ә чиновник – Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов тора. Рес­публикабыз рәсми органнары, тарихчы галимнәребез, Россиядә яшәгән, нәсел очы Алтын Урдага барып тоташкан башка төрки халык вәкилләре урыслар белән ике арага чөй кага торган мондый датага баштан ук каршы булды. Чөнки ХV йөзнең икенче яртысында андый каршы торулар, вак-төяк бәрелешләр хәтсез булып, бик теләгәндә аларның барысын да истәлекле көн ясарга була. Ә бәйсез урыс дәүләте яралу – ярты гасырдан артык вакытны алган озын-озак процесс. Аны билгеле бер датага бәйләп кую дөрес түгел. Бу атнада Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, канун проектының халыклар дуслыгын ныгытмавын янә бер кат билгеләп, аны Дума югарылыгында тикшерү-карауга җит­кермәс өчен, көчтән килгәнне эшләячәк­без, дип белдерде…

Ни гаҗәп, ноябрь без гомер иткән илдә сәяси һәм дә патриотик ай булды, һәм шулай булып кала да. Биредә 70 ел буе 7 ноябрьдә халыкны демонстра­ция­ләргә чаптырдылар, “ура” кычкырттылар. Дата “бракка чыгарылып”, аны 4 ноябрь – Халык бердәмлеге көненә алыштырганга инде чирек гасыр тирәсе. Тик халыкның абсолют күпчелеге ул көнне һаман төбенә – ХVII гасыр башы вакыйгаларына төшеп тормыйча, бары ял датасы буларак кына кабул итте һәм итә. Инде менә каршы алыгыз – сезгә өстәмә патриотик доза, тагын ноябрь, аның 11 числосы – татарлардан котылган көн. Ил­дәге халыкның күпчелек өлеше аны нәкъ шундый рәвештә башына сеңде­рергә мөмкин һәм сеңдерәчәк тә. Башлангыч авторлары, аларның артында торучылар моны аңлый микән? Аңлый гына түгел, бәлки ватанпәрвәрлек градусын күтәрүдә ничек кылансаң да ярый, татар да инде хәзер элекке татар түгел, ул – толерант, тамырларында гыйсъянчы каны акканнар күптән асып-кисеп бетерелде, алар бу кимсетүне дә “йотып” куячак, дип исәп тә тоталардыр.

Тик “йоту” безгә һич тә ярамый. Бу милләтебез, республикабыз белән тагын да ныграк санлашмауга китерәчәк. Сентябрьдә сайланачак яңа чакырылыш Дәүләт Советы әлеге канун проектына тиз арада үз мөнәсәбәтен ачык итеп белдерер, дип өметләник. Чөнки Дәүләт Думасында датаны шушы көздә үк расларга да мөмкиннәр…

Әйе, хикмәтле, үзенчәлекле дәүләт без. Үткәндә булган бәхәсле вакыйгаларны тартып чыгарып, үткән белән, андагы шикле җиңүләр белән яшәгәнче, аерым сәясәтчеләр, түрәләр илнең киләчәге хакында күбрәк уйласа, кайгыртса, яхшырак булмас иде микән? Ике ел элек, Орел губернаторы Явыз Иванга һәйкәл ачты, кайсыбер төбәкләрдә Сталинны постаментка менгерделәр, шул ук Калугада Иван IIIкә һәйкәл тора. Алары гына җит­мәгән, үткәнне бозган, татарны вәхши итеп күрсәткән “Орда”, “Легенда о Коловрате” ише фильмнар – кайчаннан бирле прокатта. Моның ишеләр, беренче карашка, “астан” чыккан башлангычлар булып күренсә дә, чынлыкта, берсе дә “өстә”геләр рөхсәтеннән башка эш­лән­ми булыр. Күпмилләтле илдә, тормыш алга бармаганда, икътисад аксаганда, андый “Пандора тартмасы”н ачу – ярый торган хәлме? Бүген дошман эзләү, табу, алар белән тарткалашлар җитеп артканда, инде дошманны тарихтан да эзлисе, чокып чыгарасымы? Илдә башка проблемалар азмы?

Россиядә, бәлки, 19 февральне – крепостное правоны бетерү турында манифест чыккан көнне (1861 ел) истәлекле дата, хәтта ки бәйрәм ясыйсыдыр? Коллыктан котылган, ил тамагын туйдырган крестьянны сатмый, сатып алмый, кәрткә оттырмый, бүләк итми башлаган дата ник һаман бәйрәм көн түгел?

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү