Камышлыдан – Мөслимгә. Сабантуй Татарстанга кайта

Авыл Сабан туе дигән исеме генә бар. Оештыру масштабы белән федераль дәрәҗәдәгесеннән ким түгел ул. Сүзебез – Бөтен­россия авыл Сабан туе турында. Быел ул Самара төбәгенең данлыклы Камышлы авылында үтте.

Бөтенроссия авыл Сабан туе быел 10 нчы мәр­тә­бә үткәрелә. Юбилей өчен юкка гына Самара тө­бәге сайланмаган. Ун ел элек Са­мараның Гали авылында бе­ренче Бө­тенроссия авыл Сабан туе оештырылган иде. Аннан, Са­марада та­тар­лар халык саны буенча икенче урында тора. “Әлиф­ба” китабының ав­то­рын, “Ярмәк” биюен, Гали гармуннарын, артист Рәшит Шамкай, баянчы Рөстәм Вә­лиев кебек шәхесләрне бир­гән төбәктә Сабан туе нәрсә белән истә калды?

Өчпочмаклы, баллы Сабантуй

29 июньдә, бәйрәмгә кадәр, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров татар шагыйре Әнвәр Давыдов бюс­тын ачуда катнашты. Чарада шагыйрьнең кызы Алсу Әбел­җанова да бар иде. Ән­вәр Давыдов бюстын мә­дә­ният йорты мәйда­нында урнаштырдылар. Аны Чаллыдан китерткәннәр, авторы – скульптор Вадим Иксанов.

Сабан туен тантаналы төс­тә ачар алдыннан, рәсми кунаклар Татарстан, Баш­кортс­тан республикалары һәм Самара төбәге утарлары белән танышып чыкты. Татарстанны быел да Кукмара районы тәкъдим итте. Район башлыгы Сергей Димитриев әйтүенчә, бу җа­ваплы оештыру эшен аларга бишенче ел рәттән йөк­лиләр икән.

– Татар халкы ничек яши, нинди гореф-гадәт­лә­ре бар, ничек көн күргән, нинди һө­нәрләре булган – без шуларны күрсәтергә тырышабыз. Кук­мара авыл хуҗалыгы өл­кәсендә генә алдынгы тү­гел, җирлек үзе­нең сәнә­гате бе­лән дә дан тота. Итек басу, те­гү фабрикасы, савыт-саба заводы эш­ләп килә. Утарыбызда шу­лар да күрсәтелгән. Аннан, монда катнашу – без­нең өчен яхшы реклама да. Күпме кеше бездә җи­теш­терелә тор­ган продукцияне күрә һәм сатып ала, – диде җи­тәкче. Сергей Димитриев сүз­ләренчә, Кукмара балта осталары, Сабан туе узачак мәй­данга 20–25 көн алдан к­и­леп, үз эшләрен башлап җи­бә­р­гән. “Кешегә гел бер үк нәр­сә күрсәтеп булмый, шу­ңа да ел саен үзгәрешләр кер­теп торабыз. Безнең утар­га кер­гән кешеләр гел рәхмәт әй­теп, рухланып чыга”, – диде ул.

Кукмара районы тәкъ­дим иткән утарларда сатуга куелган продукция күп иде. Табаларын, киемнәрен хә­зер Самара халкы да кулланачак, димәк. Кукмара утарында XIX гасыр татар гаи­ләсе көнкүреше тәкъ­дим ителгән. Шунда бер кызыкка тап булдык: итек эче­нә яшь бала (курчак) утыртып куйганнар. “Башка җир­лектә бә­биләрне йә торна алып килә, йә кәбестәдән табалар диләр бит. Ә менә Кукмарада балалар итек эченнән чыга”, – диеште апа­лар.

“Түбәтәй” милли ризык­лар рестораны да Сабан туенда катнашты. Рәсми затлар монда озакка тукталды, чөнки Дмитрий Азаровны өчпочмак ясарга өйрәтте­ләр. Губернатор, милли ризыкны ясап бетергәч, аны аукционга куярга да була, дип шаяртты. Хатынын да өчпочмак пешерергә өйрә­тергә вәгъдә итте ул.

Башкортстан утарында кунакларны, биеп, кымыз, бал белән каршы алдылар. Биредә исә чын умарталар белән умартачыны күрергә, Башкортстан балы белән сыйланырга, башкорт йортына кереп, үзеңне чын баш­корт итеп хис итәргә, җир­леккә хас һөнәр-шө­гыль­ләргә өйрәнергә мөм­кин иде. Рөстәм Миңне­ха­нов та, утар белән танышканда, чабата үрү остасын күреп, балачагын искә тө­шереп алды.

Самара утары исә өч өлешкә бүленгән иде. “Тарихи ныгытма” дип аталган өлештә төбәкнең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштык. “Сәүдәгәрләр Самарасы” өлеше, исеменнән үк күренгәнчә, сәүдә нокталары белән каршылады. “Киләчәккә карап” дигән заманча мәйданчыкта Самара үзенең алдынгы предприя­тиеләре белән таныштырды, 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты, космоска бәйле күргәзмә тәкъ­дим итте. Утарда Рөстәм Миң­неханов заманча тех­но­ло­гияләргә багышланган экспозицияне бигрәк тә үз итте. Ул биредә 3D-күзлек киеп, космоска “менеп төш­те”. Самараны космос аша чагылдырулары да юкка түгел: төбәктән күп кенә космонавтлар чык­кан.
Шушында ук Дмитрий Азаров һәм Рөстәм Миң­не­ха­нов Татарстан белән Самара өлкәсе арасында тө­бә­кара хезмәт­тәшлек ту­рын­да килешү имзаладылар.

Илебез бәйрәме

Утарлар белән танышканнан соң, рәсми затлар төп мәйданга юл тотты. Мон­да Сабан туена бүләк җыю күренешен теат­раль­ләште­реп күрсәттеләр.

Самара губернаторы, халыкны татарча сәламләп, бәйрәм белән котлады. “Са­мара 25 елдан артык милли бәйрәмне гомум­шәһәр масштабында үткә­рә. Беренче авыл Сабан туеның да нәкъ безнең тө­бәктә үтүенә дә мин бик шат”, – диде Азаров. Губернатор белдер­гән­­чә, Са­бантуй – бөтен Рос­сия кү­лә­мен­дәге мәдәни вакыйга. Аның максаты бер: халык­ларны бер­ләштерү һәм дуслык җеп­ләрен ныгыту. Котлавын өлкә губернаторы “Ал­га, Са­бантуй!” дигән сүз­ләре белән тәмамлады.

Рөстәм Миңнеханов Камышлыда оештырылган Сабантуйга югары бәя бирде. “Кайда гына йөрмибез, нинди генә Сабантуйларын күр­мибез, менә мондагы оештыру – иң югары дә­рә­җәдә. Бу – татар-баш­корт­лар бәй­рәме генә тү­гел, ә бөтен иле­безнең бәй­рәме. Бу – үзе­безнең милли үзен­чә­ле­ге­безне, мәдә­нияте­без­не, йолаларыбызны күр­сәтер өчен бик күр­кәм мөм­кинлек”, – диде ул. Бәй­рәм­дә Башкортстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча баш­каручы Радий Хә­би­ровтан һәм Россия мә­дәният министры Вла­ди­мир Ме­динс­кий­дан котлау сүз­ләрен дә җит­керделәр. Президент Самара өлкәсе­нең “Дуслык” тө­бәк татар иҗади-иҗтима­гый җәмгыя­тенә – Ford микроавтобусы, ә Дмитрий Аза­ров Камышлы районына “Нива” машинасы ачкычларын тапшырды.

Тырышырга туры киләчәк

Милли бәйрәмнең йө­зек кашы – көрәш һәм ат чабышы. Батырга бүләк тә саллы – Татарстан Президентыннан “Лада Гранта” автомобиле. Машинага дәгъ­­ва кылучыларны жи­рәбә аша сайлап тору булмады. Мари Иле көрәшчесе Муса Галләмов туган көне­нә Сабан туенда үзенә бүләк ясады: чиста җиңүгә иреште ул. Аңа “Лада Гранта” машинасы ачкычын Бөтен­дөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәи­се Ринат Закиров һәм Самара өлкәсенең танылган кө­рәш­чесе, Сабан туенда баш хө­кемдар булган Хәбил Бикташев тапшырды. Тә­кәне исә баш батыр җирле мәдрәсәгә бүләк итте.

Бәйрәм кунакларын Самара губернаторы бүләгенә оештырылган ат чабышлары да кызыксындырды. Ярыш нәтиҗәләре буенча, LADA Largus автомобиленә Доминанта исемле ат ия булды.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан 2020 елда авыллар Сабан туе Татарстанда узачак. Киләсе елда Бөтен­рос­­сия авыл Сабан туен Мөслим уздырачак. Район башлыгы Рамил Муллин Камышлы райо­ны җитәкчесе Рафаэль Ба­һавет­динов кулыннан бәй­­рәм символын кабул итеп алды.

– Камышлыдагы кебек Сабан туен оештыру өчен безгә бик тырышырга туры килер. Камышлылар Бөтен­россия авыл Сабан туйлары тарихында иң матур бәй­рәмне үткәрде, – дип милли бәйрәмгә бәя бирде Ринат За­киров.

Төньяк башкаладагы бәйрәм

Самара белән бер көндә Санкт-Петербург шәһә­рен­дә дә милли бәйрәм гөрлә­де. Энколово бистәсендә оештырылган Сабан туена Рос­сиянең төрле төбәклә­рен­­нән һәм чит илләрдән ун меңнән артык кеше килде. Бәйрәмдә катнашучыларны республика җитәк­челеге исемен­нән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәм­мәтшин тәб­рикләде.

– Сабантуй – безгә ата-бабалардан мирас булып калган олы бәйрәм, һәр ел саен Мәскәү, Санкт-Петер­бург, Казан, Уфа, Россиядән читтә ул ел саен үз мәй­да­нына туганнарны һәм якыннарны туплый. Быелгы Европа Сабан туе Таллиннда уз­ды. Кешеләр анда туган телдә сөйләшә, милли музыка тыңлый, милләттәш­ләр белән аралаша. Бәйрәм­нең төп асылы да шунда. Ел саен Сабантуй мәйданында очрашырга шундый мөм­кин­лек булсын иде, – диде Парламент рәисе.

Нева ярларында Сабантуй бәйрәме уздыра башлауга йөз елдан артык икән инде. Соңгы елларда бәй­рәм­не, шәһәр һәм өлкә җитәк­че­леге ярдәме белән, Татар­стан­­ның Санкт-Петер­бург­тагы һәм Ленинград өлкә­сен­дәге даими вәкил­леге, җирле татар милли-мәдәни автономиясе уздыра.

  • САН
    *X Бөтенроссия авыл Сабан туен 20 меңнән  артык кеше тамаша кылды.
    *Самара өлкәсе Камышлы авылында узган бәйрәмгә Рос­сиянең 24 төбәгеннән кунаклар килгән иде.
    *Иҗади программада катнашучылар саны гына да 2 меңгә якын. Бу – Татарстан, Башкортстан республикалары һәм Самара өлкәсенең иң яхшы артистлары, сәнгать коллективлары.
    *Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен бәйрәм көнне 150 кв метрга исәпләнгән кирәкле техника белән җиһазландырылган матбугат үзәге эшләде.
    *Бөтенроссия авыл Сабан туе батырлары:
    65 килограммга кадәр Тимур Милютин (Әлмәт);
    75 килограммга кадәр Марат Кәримов (Чирмешән);
    85 килограммга кадәр Максим Морозов (Төмән);
    95 килограммга кадәр Марат Миначев (Казан);
    120 килограммга кадәр Муса Галләмов (Мари Иле).

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү