“Салават күпере”ндә читкә йөрмәячәкләр: аларда МФЦ ачылды

Казанның “Салават күпере” торак комплексында күпфункцияле үзәк ачылды. Анда тугыз “тәрәзә”дә хезмәт күрсәтәчәкләр. Көнгә 150 кешене кабул итү күздә тотыла. Татарстан буенча 53нчесе бу.

Микрорайонда яшәүче халыктан мондый үзәк кирәк дип мөрәжәгатьләр күп килгән. Шуны истә тотып, ярты ел эчендә халыкның теләген тормышка ашырдык, – ди Татарстан буенча үзәк житәкчесе Ленара Мозаффарова.

Белгеч әйтүенчә, хәзер халыкка яшәү урыны буенча теркәлү өчен “паспорт өстәлләре”нә барырга кирәкми. Яшь гаиләләр монда килеп, ана капиталын рәсмиләштерә алачак. Иминиятләштерү полисы, салым буенча документлар артыннан да еракка йөрисе юк. Кыскасы, монда 180 төрле хезмәт күрсәтергә җыеналар. Әгәр ихтыяҗ булса, тагын шундый үзәк ачу уе да бар икән.

Чараның ачылу тантанасына Татарстаның икътисад министры Фәрит Абделганиев та катнашты.

– Казанда 300 гә якын кабул итү “тәрәзә”се эшли, ә Татарстан буенча бу сан – 748. Күптән түгел Юдино бистәсе дә яңа офислы булды. Соңгы биш елда күпфункцияле үзәкләр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр өчен документлар кабул итүдә зур ярдәм итте, – диде министр. – Миннән, сез үзегез дә бу хезмәтләрдән файдаланасызмы, дип сораучылар да. Балаларга чит ил паспортын ясату өчен мөрәҗәгать иткәнем булды.
Киров һәм Мәскәү районнарының хакимият башлыгы Сергей Миронов белдергәнчә, “Салават күпере”ндә яшәүчеләрнең проблемасы хәл ителде. Биредә һәм якын-тирә бистәләрдә яшәүчеләргә документларны бер урында тапшыру һәм алу мөмкинлеге бар хәзер. Үзәк ачу эш урыннары булдырырга да булышачак.

Райлә Шәйдуллина


Фикер өстәү