“Сездән башка булмый”. Президент яшьләргә ди-джей булды

Президент ди-джей белән бергә музыка уйната, селфи төшә, министрлар спорт киеменнән йөри һәм рэперга кушылып бии. Татарстанда оештырылган Яшьләр көне уңаеннан бәйрәмдә һәркем үзен яшь итеп тойды. Елга портында оештырылган бәйрәм чарасы, яшьләрнең үзе кебек үк, заманча һәм ирекле, төрле һәм бәйсез булып үтте. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм яшьләрне бәйрәмнәре белән котлады.

– Бездә шулкадәр күп сәләтле яшь­ләр бардыр дип уйламаган идем. Без яшь­ләргә таянабыз, алардан башка булмый. Шу­ңа күрә махсус министрлык та булдырдык. Ул рәсми оешмалар белән генә эшләргә тиеш түгел, ә гомумән яшьләр белән эшләргә тиеш, – диде Президент.

Елга портында оештырылган бәйрәм төрле мәйданчыкларга бүленгән иде. Чараны оештыруда яшьләр үзләре үк катнашкан. Ягъни бәйрәмдәге һәр нәрсә – аларның теләк-ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнгән. Яшьләр көнен оештыруда урам мәдәниятен үстерүгә багышланган URAM проекты вә­килләре, “Татарстан яшьләре” бергәлеге зур өлеш керткән. Алар Рөстәм Миңнехановка барлык мәйданчыкларны да күрсәтеп чыкты. Президентны бер мәлгә ди-джей итеп тә куйдылар әле.

Теләгән кеше үзен урам биюендә сынап карый алды, граффити (диварга буяу баллоннары кулланып рәсем төшерү) ясарга мөмкин иде, егетләр исә баскетбол уйнады. Экстрим яратучы яшьләр скейт, велосипед ярышларында катнашты. Сүз уңаеннан, Дамир Фәттахов әйтүенчә, шәһәр башкарма комитетына скейт-парк булдыру өчен мәйдан эзләү бурычы куелган. Моңарчы аны Идел буе районында урнашкан “Патриот” үзәгендә ачарга ниятләгәннәр иде. Әмма метро һәм үзәктән шактый ерак урнашкач, бу урыннан баш тарттылар. “Президент бәйрәм вакытында безнең теләкләрне ишетте һәм ярдәм итәргә вәгъдә итте”, – диде министр.

Яшьләр көне көндез башланып, төнгә кадәр дәвам итте. Бәйрәмдә танылган “Нер­вы” төркеме һәм “Песни” проекты җиңүчесе Олег Терновой катнашты. Яшьләрнең күп­челеге нәкъ шушы җырчыларны күрер өчен генә дә килгән иде.

– Бәйрәм бик ошады. Мондый чараларга безнең республикада да урын бар икән. Мондый бәйрәмнәр аша гына синең кебек яшьләрнең, фикердәшләрнең никадәр күп булуын аңлыйсың, – дип уртаклашты КФУ студенты Юлия Аникина. Ул Казандагы бәйрәмгә төркемдәше, Һиндстан егете Мулие Шумахерны да алып килгән иде.


Фикер өстәү