“Сезгә җиләк күп очрар». «ВТ» хәбәрчесе кырдан 6 мең сум акча эшләп кайтты

“Җиләк пешкән“ дигән хәбәр йөрәкне җилкетте. Бу ялларда авылга кайтып, мин дә җыеп, сатып килдем. Безнең якларда җиләкне чәчеп үстергәннәр диярсең. Җыеп китәсең, кабат шул урынга башка берәү килеп, ул да чиләк тутыра.

Гаиләм белән әллә кая түгел, урам очындагы “Дабый” тавына гына юл тоттык. Беренче көнне беркем йөрмәгән урынга эләктек. Үзе эре, сусыл, кызарып пешкән. Андыйны җыю да рәхәт. Чиләк тә тиз тула. Биш литрлы чиләкне ике сәгать тутырасың. Әле аның янында бер литрлы бер майонез чиләге дә була. Анысын 250 сумга алып китәләр.

Алдагы елларны җиләк саткалаган булсам да, “Сайкичү” базарына барып җитә алган юк иде. Монда үзе бер тамаша икән. Авылдашлар белән очрашу өчен дә шәп урын. Җитмәсә, урыным да күрше кызлары белән туры килде. Баштарак бик озак керешеп китә алмадым. Са­туның үз тәртибе бар икән: туктаган машина янына, чиләк күтәреп, җи­ләкчеләр үзләре бара. Ул арада ике авылдашым сүзгә килде. Баксаң, берсе 1 мең сумга килешеп, инде бушата башлагач, икенчесе, арага кереп, 700гә биреп җибәргән икән. Башка савытка бушатканда, җиләк сытыла бит, кыяфәтен югалта. Менә шунысы бигрәк тә кәефне төшерә.

– Кызлар, бәя төшермик, – диюе­мә, беркөнне үзе төшерде әле, дип җавап бирделәр. Сатуда туган-тумача, күршеләр онытыла икән ул.

Хәер, сатып алучылар да бик төрле. Шулай бервакыт бер автобус чегән килеп төште. Алмаслармы дип, кечкенә савыттагыларын тәкъдим итәбез. Шунда берсе, куян ашый торган җиләкме бу, дип китеп барды. Икенчесе, миңа “свежие” кирәк дип, бер авылдашымның пешеп җитмәгән, сыдырып кына җыйган җиләген алып китте.

Тугыз яшьлек энем Данил ике атнадан бирле җиләк сата икән. Бергә менгән көнне дә, мине калдырып, базарның икенче ягына чыгып китте. Берзаман кош тоткандай чыгып та җиткән. “Җырчы Салават җиләк җыя анда. Бөтен кешенең каен җиләген алып бетерде. Минекен дә. Акчасын да кызганмады. 500 сум бирде”, – ди бу. Бу вакытта үзем дә, мәш килеп, сата гына башлаган идем. Җитмәсә, телефонны да өйдә калдырганмын. Фотога төшеп булмады. Үкенечкә калды.

Килеп туктаучыларның алларына йөгереп чыкмасам да, җилә­гем­не килеп алучылар табылды. Ул көнне безнең гаилә 2400 сумлык җиләк сатты. Икенче көнне йокыны туйдырып кына киттек. Кеше күр­мәсә ярар иде дип, тиз-тиз атлаган булабыз. Әмма тыкрыктан өч кеше килеп чыкты. “Сезгә җиләк күп очрар. Безнең юллык әйбәт”, – ди болар. Чынлап та, сүзләре дөрес булды. Җиләклеккә килеп чыктык. Чиләк тә тиз тулды. Алдан алган заказ да бар. Бер кеше 900 сумнан 3 чиләк алам дигән иде. Шуңа әле җыясы да җыясы. Өйгә кайтып, ак ипигә май ягып, өстенә писүк сибеп ашадым да тагын киттем. Бу юлы миңа иярүче булмады. Төш вакытына инде өч чиләк җиләк әзер иде. Ничек тик ятасың инде дип, тагын тауга менеп киттем. Бу юлы да күп очрады. Яңгыр ява башламаса, йөрәк түзмәс, тагын җыяр идем. Ул көнне 3950 сумлык җиләк сатылды.

Әле кунакка кайткан җирдән ге­нә 6 мең сумнан артык акча эш­ләдек. Ялын алдан планлаштырган, бөтен гаиләсе белән бергә җыеп саткан кешеләр өчен, чынлап та, җиләк вакыты – акча эшләү чоры. Әле бит каен җиләген исәпкә алмадык. Әгәр анысын җыйсаң, акча күбрәк тә була. Бер майонез чиләге – 500 сум, дүрт кешелек гаилә бер барганда 12 чиләк алып кайта икән, үзе үк 6 мең сум дигән сүз. Кеше акчасын санарга ярамаса да, исәпләп чыгардым әле. Бер кеше көненә кимендә 4-5 литр җир җиләге җыя ала. Аны 800 сумнан гына сатса да, 3200 сум акча эшли. Ун көнгә – 32 мең. Каен җиләген көненә 10 литр җыя алалар. Димәк, ун көнгә – 50 мең. Менә шуңа да без җәйне авылда үткәрергә тырышабыз.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү