“Сезнең бәйрәм – безгә бүләк!”. Татарстан Президенты Уявта кунак булды

Узган шимбәдә Аксубайда “Уяв” Бөтенроссия чуаш мәдәнияте бәйрәме уздырылды. Үзләре әйт­меш­ли, чуаш брендына әйләнеп баручы тамашаны без дә күреп кайттык.

Чуашларның милли бәй­рәменә хөрмәтле кунак булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Чуашстан Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев та килде. Бәйрәмгә кадәр алар ТАССРның беренче ур­ман хуҗалыгы министры, атказанган урманчы Алек­сандр Гуляевка бюст ачуда катнашты. Татарстан Президенты, бөек шәхесләр турында хәтер шул рәвешле саклана, дигән фикердә. “Үзем дә – урманчы баласы. Александр Гуляев минем әтием белән дә эшләде. Ул искиткеч кеше иде, рәхмәт аңа”, – диде Рөстәм Миңне­ханов. Гуляевка багышланган сынны яңа скверга урнаштырдылар. Сквер да аның исемен йөртә.

“Уяв” – чуашларның язгы сабан эшләре төгәлләнгәч оештырыла торган бәй­рә­ме. Турыдан-туры тәрҗе­мә ит­кәндә ”саклау” дигәнне аң­лата. Димәк, бәйрәм ха­лы­к­ның борынгыдан кил­гән йо­лала­рын, гореф-гадәтлә­рен сак­лый. Элегрәк бу бәй­рәм кысасында егетләр һәм кызлар арасында төрле бәй­ге­ләр үт­кәрелгән, кө­рәштә “чуаш батыры”, иң чи­бәр кыз ачык­лан­ган. Шулай ук милли ризыкларны, эчем­лек­ләрне иң оста һәм тәмле итеп әзер­ләүдә ярыш­кан­нар, кул эш­лән­мәләре күр­гәз­мәләре бул­дырылган. Би­редә туй үткәрү, кич утыру йолалары да күрсә­тел­гән.

Хәер, бу хәзер дә шулай. “Уяв” бәйрәме оештырылган мәйданга килеп керү бе­лән шул дәвергә кайтып килгән­дәй буласың. Мәй­дан­га керер җирдән үк рес­публи­ка­ның төрле почмак­ларын­нан килгән фольклор ансамбль­ләре кунакларны җыр-моңга төреп каршы ала, чуаш милли киеменә киенгән апай­лар, мактый-мактый, ризык­ла­рын тәкъ­дим итә, кул эш­ләрен күр­сәтә, яшьрәкләр исә әйлән-бәйлән әйләнә.

Ансамбль­ләр Татарстаннан гына түгел, Самара һәм Чуашстаннан да килгән иде. Төп мәйданда исә “Уяв”ның асылын аңлатып, театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Яшь кызлар каен себеркеләрен суга манып, яңгыр да чакырды, сөлгеләр белән дә биеде, җырлары бер мәлгә дә тынмады.

Дуслык түгәрәгендә Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Игнатьев та әйләнде. Икесе дә чуаш халкының милли киеменнән иделәр. “Безнең дустыбыз Дмитрий Самаренкин (Чуваш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, “Казан май комбинаты” җәмгыяте директорлар советы рәисе) 2,5 мең костюм тектергән. Үземә һәм Михаил Васильевичка да костюм сорап алдым әле. Менә хәзер чын-чынлап бәйрәмгә кушылдык дияргә була”, − дип шаяртты Президент. Ул бәйрәмне Татарстан өчен бүләк дип атады. “Уяв” – бик матур бәйрәм. Милләтеңә карамастан, без монда һәм без бергә. Мондый бәйрәмнәребезне тагын да бергәләп үткәрергә язсын”, − дип халыкны “Уяв” белән котлады Рөстәм Миңнеханов.

Михаил Игнатьев исә ветераннарга рәхмәтен белдерде. Аныңча, алар ярдәме белән генә бәйрәм рухы буыннан буынга күчә. “Өлкәннәр яшь буынга безнең рухи һәм мәдәни бай мирасны тапшыра белә”, − диде ул.

Рөстәм Миңнеханов милли кием киеп кенә калмады, балыкчы йортында балык та тотты, яңа йортка күчү йоласын да күрде, Аксубай аучылары белән дә танышты. Михаил Игнатьев юка пешерде.

“Уяв” бәйрәменә кагылышлы төрле ышанулар бар. Мәсәлән, күпләр бу бәйрәмдә тиң парын очрата ала икән. Бәйрәм кунагы Алексей Калуков сөйләвенчә, чуашларның төп бәйрәмендә яшьләр бер-берсен очрата һәм кавыша торган була. “12 июльдән уңыш җыю башланганчы туйлар гөрләгән. Мин дә шул традициягә таянып гаилә кордым”, − диде ул.

Чуашлар бәйрәмендә өйдә ясалган куасның гына да нинди генә төре булмады! Кипкән йөзем, кара җимеш кушып ясалганын яратып эчтеләр. Чуаш хуҗабикәләре, минекен ал да минекен авыз ит дип, һәрьяклап кыстап кына тора! Барысы да рецептлары белән бүлешмәсә дә, барысы да: “Куаска күңел җылысын кушып ясадым, төп сере дә шул”, − диеште.

“Уяв”та тагын бер кунак булды. Аксубай җирлегенә “WorldSkills” эшче һөнәрләр әләме килеп җитте. Аны район башлыгы Камил Гыйльманов кабул итеп алды. Шулай итеп, галәмне урап кайткан әләм чуаш халкының бәйрәмен дә күрде.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү