“Шалтыратырсыз дип көтмәгән идем”. Фәрит Мөхәммәтшин халык гозерен тыңлады

Ә ул шалтыратты! Кичә Дәүләт Советы рәисе, “Бер­дәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәт­шин “Минем депутатым” проекты ярдәмендә үзенә мөрә­җәгать иткән кешеләр белән элемтәгә керде. Әгәр булачак депутатларга әйтер сүзегез бар икән – сез дә “Минем депутатым” онлайн-сервисын­да сорау, тәкъ­дим-гозере­гезне язып калдыра аласыз. Ә аннары алар үзләре… сезгә шалтырата.

Халыкның гозере төрле. Фә­рит Мөхәммәтшин иң элек Чаллыда яшәү­че Рафилә ханымга шалтыратты.

– Шәһәребездә әле дә комарлы уен автоматлары эшли. Исемен үз­гәртеп кенә куйдылар. Әмма биредә кеше­ләр­нең акча оттырганын бе­ләм. Бу автоматлар күпләр­нең гаи­ләләрен бозды. Үзем­нең улым бар, оныкларым үсеп килә. Борчылып, сезгә мөрәҗәгать иткән идем, – ди ул. Фәрит Мөхәммәтшин, чыннан да, моннан 7-8 ел элек уен автомат­ла­рының эшләвен ис­кә төшерде. “Якын арада хокук саклау вәкилләре сез­нең белән элемтәгә керер. Мин исә бу эшне үз конт­ролемә алырмын”, – диде ул.

Актанышта яшәүче Илдус Хоронов Иске Сәфәр авылындагы музей өчен борчыла. “Үткән тарихыбызны чагылдырган музей ул. Бирегә килүчеләр дә күп. Әмма бинаны төзекләндерергә кирәк. Му­зейны саклап калырга иде”, – диде ул. Дәүләт Советы рәисе бүген үк район хакимияте башлыгы белән элемтә­гә чыгып, хәлгә ачыклык кертергә вәгъдә бирде. Шулай ук музейны төзекләнде­рү өчен күпме акча кирәклеге хакында да кызыксынды.
Ә менә Казанда яшәүче Анжелика Зиннә­това төзелә­се фатир өчен акча түләгән булган. Әмма ул йорт әле дә куллануга тапшырылмый икән.

Анжелика ханым Фәрит Мөхәммәтшинның тавышын ишеткәч, бөтенләй каушап калды. Бер мәлгә, фатир проблемасы да онытылды кебек. “Сезме соң бу? Тавышыгыздан сез икәнен таныйм да төсле. Әллә нишләп киттем. Шок хәлендә калдым. Шалтыратырсыз дип көтмәгән идем”, – диде ул. Икеләнеп кенә сөйләшсә дә, соравына уңай җавап ишетте. Фәрит Мө­хәммәтшин бу ханымга кирәкле йортның кайчан тө­зелеп бетәчәген белешергә сүз бирде.
Әтнәдә яшәүче Айсылу Сабированың проблемасы шактый катлаулы.

– Декабрь аенда “Транстехсервис” автосалоныннан машина алдык. Шунда безнең янга бер хезмәткәр килде дә, “трейд ин” белән алсагыз, салон сезгә 30 мең сум ташлама ясый, диде. Иске машина урынына үзенекен тәкъдим итте. Без ышандык. 30 меңне аңа бирдек. Әмма ул ялганчы булып чыкты. Февраль аенда безнең машинаны алып кит­теләр. Әлегә ул банкта “залог”­та тора. Кая гына бармадым. Әллә ничә суд булды. Әмма үз-үземне яклый алмыйм. Бер суд икенчесенә җибәрә. Бүген тагын яңа карар чыгарга тиеш иде. Шуны алырга барам, – ди ул. Фәрит Мөхәммәтшин аңа, яңа карар алгач, яңадан элемтәгә керергә кушты.

Әлмәт районының Урсала авылында күп балалы гаилә­ләргә җир кишәрлекләре би­рүен биргәннәр, әмма биредә ни су, ни юл, ни газ юк икән. Өч бала үстерүче Равил Сәйфул­лин әнә шуңа борчыла. Депутатлар бу проблема белән таныш икән инде. Фәрит Мөхәм­мәтшин газ кертү өчен генә 77 миллион сум акча кирәкле­ген әйтте. Җир кишәрлекләрен арзан бәягә сатып алып, күп балалы гаиләләргә ярдәм исәбеннән затлы йортлар төзергә җыенучы­лар барлыгын да беләләр. Әнә шуңа да дәү­ләтнең мохтаҗлар рәтен­дә йөрүче “бай“ларга ярдәм итәсе килми. Биредә ачыклап бетерәсе әйбер­ләр күп, ди­ләр. Әмма Урсала авылы халкы күңеленә бераз җылы керерлек сүзләр дә булды. Әле­гә әкренләп юл салына башлаган. “Тиздән газы да булыр, моны бер елда гына хәл итеп булмый”, – ди Дәүсовет рәисе.

Казанда яшәүче Эдуард Трифонов үзенең идеяләре белән уртаклашкан. Аны Дәүләт Советы рәисе үзенә чакырды. “Сезнең фикер­ләре­гез миңа ошады”, – диде ул аңа.

Элемтәгә керә алмаган кешеләрнең мөрәҗәгатьләре дә читтә калмый.
– Халыкны ниләр борчуын белү өчен, аралашуның төрле юлларын эзлибез. “Минем депутатым” дигән проект аша һәркем борчыган соравын үзе теләгән кандидатка җиткерә ала. Барлык сорауларны язып барабыз. Аларны Президентка да җиткерәбез. Әйтик, кайбер кешеләр маршрут автобусларының, тиешле урынга барып җитмичә, халыкны юл уртасында төшереп калдыруыннан зарлана, кемнедер лифт эшләмәү, эчәргә яраклы су белән тәэмин итү мәсьәләсе борчый. Бер карасаң, гади генә әйберләр кебек, әмма болар барысы да кешеләргә кагыла. Киләчәктә дә халык бе­лән элемтәне өзмәбез, шушы рәвешле эшләр­без дип уйлыйм, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшиннан эстафетаны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов алды. Ул авыл тормышы, авыл хуҗалыгы темасына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Сүз уңаеннан, әлеге проект эшли башлаганнан бирле республика халкыннан 1800 гозер кергән. Аларның 1400е – җирле сорау­лар, калганнары республика һәм федераль үзәк дәрәҗәсендә хәл ителә торган.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү