Сиңа булганны үзең күзәтәсе. Зәйдә илкүләм проектлар турында сөйләштеләр

Илкүләм проектлар кысаларында Татарстанда мәктәпләр төзекләнде­релә, балалар бакчалары, фельдшер-акушер­лык пунктлары төзелә, хастаханәләр яңартыла, спорт мәйданчыклары куела, авыллар арасында юллар салына…

”Ә халык бу хакта беләме соң? Минем тоемлавымча, белем бетерми. Ә бит без ил­күләм проектларда активрак катнашырга тиеш”, – диде Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәм­мәт­шин Зәй районында ”Бердәм Россия көне”ндә. Партия әгъзалары районда яшәүчеләр белән очрашты, аларга медицина, социаль, юридик ярдәм күрсәтте.

– Россия Президенты колачы ягыннан да, бүлеп би­релә торган акча күләме ягын­нан да моңарчы күрел­мәгән дәрәҗәдәге илкүләм проектларны тәкъдим итте. Безнең бурыч – проектларны тормышка ашыруга халык­ның үзенең үк күз-колак булып торырга тиешлеген, ба­рысының да кешеләр өчен эш­ләнүен аңлату. 2024 елга кадәр триллионнарча сум акча бүлеп би­релә. Беркайчан да, хәтта со­ветлар чорында да ке­шеләргә карата шуның ка­дәр зур игътибар бирелгәне юк иде әле. Безнең бурыч – кайсы территорияне төзек­лән­дерергә, ише­галларында, яшәү урыннарында нәрсә эшләргә икә­нен халык белән бергәләшеп хәл кылу, – диде Фәрит Мө­хәммәтшин.

Дәүләт Советы рәисе бү­ген шәһәр-бистәләребезне ха­­лыкка яшәргә уңайлырак итү өчен тиңдәшсез мөмкин­лекләрнең ачылуын билгеләп үтте.
– Бурычыбыз – Татарстанда илкүләм проектларны га­мәлгә ашыруда актив катнашу. Республика Президенты, махсус боерык чыгарып, 12 илкүләм проектның һәр­кай­сы өчен министрлыклар һәм ведомстволардан җа­ваплы кешеләрне билгеләде. Җирле хаки­миятләрнең халык белән бергә бу теләккә кушылып, чыннан да, алга таба граждан­нары­бызның тормышы, ялы, белем алуы өчен уңайлырак шартлар тудырылуын күрер­без, дип уйлыйм, – дип аң­латты парламент җи­тәкчесе.

Зәй районы башлыгы Рә­зиф Кәримов та уңай үзгәреш­ләргә шат. Аның әйтүенчә, шә­һәр һәм район инфраструктурасын үстерүгә бюджеттан һәр ел саен 1әр миллиард сум чамасы акча бүлеп бирелә.

– Бүген кечкенә генә Зәй­дә 30 гектар мәйданда парк-скверлар бар. Медицина үсә, районыбызның үзәк хастаха­нәсе медицина шәһәрчегенә әйләнде. Шәһәребезнең барлык тугыз мәктәбе капиталь төзекләндерелде, алты балалар бакчасына ремонт ясалды, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин, әл­бәттә инде, узган елның де­кабрендә эшли башлаган ”Зәй” агросәнәгать паркын да игътибардан читтә калдырмады. Чөнки республика районнарында тәүге пилот проекты булып тора бит бу. Сүз уңаеннан, азык-төлек товар­ла­рының төп төр­ләре белән Татарстанның үз-үзен тулысынча тәэмин итүен билгеләп үтәргә кирәк. Биредә кече хуҗалыкларның – шәхси яр­дәмче хуҗа­лыклар (хәзер без­дә аларның саны – 456 мең), крестьян-фермер хуҗа­лык­ла­рының (якынча 4,6 мең), гаилә фермаларының (1219 мең) тоткан урыны гаять зур. Аларның республика агросә­нәгать комплексындагы өле­ше 50 проценттан артыграк тәшкил итә. Әлбәттә инде, дәү­ләт ярдәме авыл хуҗа­лыгын үстерүдә зур роль уйный. Республика шәхси яр­дәм­че хуҗа­лыкларны һәм крестьян-фермер хуҗалык­ларын үстерүгә һәр ел саен 2 миллиард сумнан артыграк күләмдә акча бүлеп бирә.

Фәрит Мөхәммәтшин, аг­ропромпаркка сок­ланып, аны, Татарстан Президенты тәкъ­дим иткән шәхси хуҗа­лыклар һәм фермер хуҗа­лык­лары продукциясе белән эш­ләүнең яңа формаларыннан берсе, дип бәяләде. ”Зәй­леләр агропромпаркны берен­че­ләр­дән булып төзеде, биредә азык-төлектән ниләр генә юк! Алга таба продукцияне эш­кәр­теп сату да күздә тотыла”, – диде ул.

Зәй игенчеләре дә мул уңыш көтә. Алар быел бөр­тек­леләрдән – 45, ә чөгендер­дән 447 центнер уңыш өмет итә. Кырга чыккач, Фәрит Мө­хәм­мәтшин авыл җирлеге баш­лыклары белән очрашты. Сөй­ләшү барышында авылда яшь­ләр өчен эш урыннары булдыру турында фикер алыш­тылар.

Соңыннан Дәүләт Советы рәисе Зәй районы активы бе­лән очрашты. Анда районда илкүләм проектларны га­мәл­гә ашыруга контрольлек итү буенча эш төркеме эшчәнлеге каралды.
Татарстанда ”Бердәм Россия көне” проек­тының 2004 елдан бирле тормышка ашырылып килүен билгеләп үтәр­гә кирәк. Аның чираттагысы Азнакай районында узачак.


Фикер өстәү