Син – кемнең тәрбиясе? Язучы Марат Кәбиров уйланулары

Татар белән рус дигәннән… Әйтик, татарга – рус телен, руска татар телен өйрәнү бик җиңел. Бу аңлашыла да. Әйткәнемчә, рус теленең яртысы диярлек татар сүзләреннән тора. Ә бүгенге татар сөйләменең яртысы диярлек – рус сүзләреннән.

Шуңамы икән, без кечкенә чакта авылга кайтучы малайлар һәм кызлар татарчага бик тиз өйрәнә иде. Шәһәргә китеп, адәм булучыларның “мин татарча белмес” балалары гына түгел, ә чын рус малайлары да бер җәй эчендә безнең белән ярыйсы гына сөйләшә башлый. Моңа инде әбиләренең “чит балага кәнфит бирмим мин”е дә, баба­ларының, каешын салып, аелын чистарта башлавы да, урам буенда тырай тибеп йөргән безнең ише малайларның ирләрчә тәрбиясе дә булышлык иткәндер. Һәрхәлдә, безнеңчә сөйләшә башлау өчен, бер җәйдән артыгы кирәкми иде.

Шуңа күрә, балаларның мәктәптә, тәҗ­рибәле укытучылар кул астында, ун ел буе укып та ун җөмлә төзи белмәвен мин беркайчан да аңлый алмадым. Инглиз, африкалы, кытай кешеләре берничә ай эчендә өйрәнә. Ә Татарстан мәктәпләрендә укучы башка милләт балалары – юк, өйрәнә алмый. Бәлки, ул балаларны укытырга түгел, ә дәваларга кирәктер? Бактың исә, чикләвек юкәдә икән! И, бахыр балакайлар… Аларны бит мәктәпләрдә татарча сөйләшергә түгел, ә җөмлә төзелешен, сүз төркемнәрен, тагын әллә нәрсәләрне тикшерергә өйрәтәләр икән. Татарча бер сүз дә белмәгән балалардан татар филологлары әзерлиләр. Яңа фән туа – күп милләтле татар филологиясе.

Мин – Советлар Союзында белем алган кеше. Ул чорның укыту системасын һәр­вакыт мактап сөйлим, чынлап та яхшы иде, белем бирә торган система иде, дим. Ләкин мин монда укыганда үзем бик яраткан фәннәрне генә күз уңында тотып әйтәм икән: математика, физика, химия… Дәреслекләр рус телендә булса да, укытучылар безгә татарча аңлата, дәресләрне үзебезнең телдә алып баралар иде. Хәтта рус әдәбиятын да татарча тәрҗемә аша өйрәнә, тәрҗемәләре булмаган әсәр­ләрне Халидә апа үзе тәрҗемә итеп сөйли иде. Шуңа күрә, монда сүз укыту системасы гына түгел, ә укытучыларның фидакарьлегенә дә бәйле бугай. Ләкин ул чорда да телләрне өйрәтү системасы ташка үлчим генә булды. Без ун ел буена чит тел өйрәндек: бер елны – немец теле, икен­чесендә – француз, өченче елда инглиз теле укытучысы килде, ул кияүгә киткәч, тагын немецка күчтек… Ләкин ун ел буена бер үк, әйтик, француз теле өйрәнүчеләр дә бер җөмлә төзи белмичә чыкты. Кайда инде ул чит ил теле… Мәктәпне бетергәндә, без русча да җүнләп сөйләшә белми идек. Укый беләбез, укыганны бераз аңлыйбыз, ә сөйләшүгә – юк.

Чөнки безне дә нәкъ менә тел кануннарын тикшерергә өйрәтәләр иде. Сөйләшә бел­мәгән, берни аңламаган кешеләр сый­фат­ның, фигыльнең, яки килешләрнең нәр­сә икәнен тикшерә. Без, әлбәттә, бик тырышып укыдык инде. Нәтиҗәдә “прилага­тель­ный”, “суффикс” һ.б. терминнарның нәр­сә икә­нен, кайда ни өчен кулланылганын бик яхшы аңладык. Тик телне генә өйрәнә ал­мадык. Соңыннан мин чынлап та филология белән бәйле факультетка укырга кердем һәм исем китте: анда да нәкъ менә шул ук нәр­сәләрне өйрәтәләр, шул ук кагыйдәләрне ятлаталар, шул ук сүзләрне сөйлиләр. Бары тик дәрес­леге һәм укытучысы бүтән. Ә русча сөйлә­шергә өйрәнергә бер абитуриентлык сезоны җитте.

Бүгенге рус теле дәреслекләренә күз салганым бар. Алар әллә ни үзгәрмәгән. Бер­ничә буынны надан калдырган рус теленә өйрәтү методикасы бүген дә гамәлдә. Шуңа күрә, хәтта рус балалары да үз телен белү мәсьәләсендә шыр надан булып чыга икән, моңа гаҗәпләнергә ярамый. Ата-аналары: “Тиешенчә өйрәнә алмыйлар, укыту сәгать­ләре җитми!” – дип пыр туза инде. Ләкин сез, балаларыгызны тагын бер елга калдырып, фәкать рус теле генә укытсагыз да, тиешле нәтиҗәгә ирешә алмаячаксыз. Чөнки ул дәреслекләр телне гамәлдә кулланучылар өчен түгел, ә филологлар, ягъни телнең теоретиклары өчен эшләнгән. Методиканы үзгәртергә кирәк.

Һәм татар теле укыту мөмкинлеге яулангач, без дә нәкъ менә шушы эшләми торган методиканы нигез итеп алдык… Гаепләү дип әйтеп булмый инде моны, үкенү дип кенә кабул итәргә буладыр… Ләкин халыкларның телен тыю күренеше беркадәр айнытып җибәрергә, үзгәртергә, яңа юллар эзләүгә этәргеч булырга тиеш иде кебек. Бу мәсьә­ләдә әлегә ым-шым ишетелгәне юк. Уйланалардыр дип уйлыйм. Тавышланмыйк, комачауламыйк инде.

Яңа кануннар буенча, балага белем бирү мәсьәләсе Мәскәүгә яраклаштырылырга тиеш. Бу хакта ишетү белән, үзе­без­нең яшь чакны искә төшереп: “Балаларны авылга кай­тарырга кирәк, татарчага шундук өй­рәнерләр!” – дип уйлап куйдым. Бераздан үземә дә авылга кайтып, беркадәр торып килергә туры килде.

Кич. Урам буйлап, үзара сөйләшеп, бер төркем яшьләр килә. Тәртипле генә инде. Исән­ләшеп узып киттеләр, мин дә, капка тө­бендә утырган җирдән торып, өй ягына атладым. Һәм кинәт нәрсәдер куып җитте… Рус­ча сөйләшәләр ләбаса! Безнең авыл малайлары урам буйлап үзара русча сөйләшеп килә…

Мин моны очраклы хәлдер дип уйлаган идем. Алай түгел икән. Хәзер инде шәһәрдән кайткан оныкларны татарчага өйрәтүче юк. Аларның әби-бабайлары безнекеләр кебек надан түгел, алар русча үзләре дә бик яхшы белә һәм бик теләп аралаша. Авыл малайлары да безнең кебек түгел, алар продвинутый – тәпи басу белән виртуаль дөньяга атлап, үзенә кирәкле мәгълүмат туплаган малайлар. Рунеттагы иң популяр тел – рус теле – алар өчен сулар һава, эчәр су шикелле табигый. Алар инде “мин татарча белмес”ләргә безнең сыман сәерсенеп карамый, кире­сенчә, әңгәмәдәш табылуга шатланып, бик сөенеп “практиковаться итәләр”.

Авыл элек татарлар үстерүче төп чыганак иде. Бүген аның кемнәрне үстерүен төгәл генә әйтеп булмый. Паника тудырырга кирәкми инде монда: чит телләрне белүләре начар түгел, тик үзләренең телен онытмасыннар. Бу очракта нәкъ менә “үзеңнеке – үзәктә” булырга тиеш.

Яңа туган баланы урманга, бүреләр арасына илтеп ташласаң, ул исән калган очракта бүрегә әйләнәчәк, дип раслый галимнәр. Унөч яшеннән соң аны кабат кешегә әй­лән­дерү берничек тә мөмкин түгел икән. Димәк, бөтен нәрсә тәрбиягә бәйле. Ә тәрбия ул – кешене уратып алган мохит, гамәл. Бү­генге балаларны кем тәрбияли? Сорап торасы да юк инде, һәркемгә билгеле… Мөлкәт арттырырга тырышып, дөньяларын оныткан әти-әниләре, “продвинутый” әби-ба­балары – пред­килары, садик, школа, инет, телик… Бо­ларның барысының да диярлек телләре дә, мохитләре дә “по умолчанию” – татарча түгел.

Монда хәтта ниндидер сүз әйтеп тә, фикер йөртергә тырышып та булмый. Шулай да борынгыдан калган бер әйтемне искә төшерергә телим. “Дошманыңны тулысынча юк итәргә телисең икән, аның балаларын тәрбиялә”.
Сезнең балаларны кем тәрбияли?


Син – кемнең тәрбиясе? Язучы Марат Кәбиров уйланулары” язмасына фикерләр

  1. Авылда балалар бакчасына йөрүче балалар да русча сөйләшә, димәк тәрбия рус телендә алып барыла. Мәктәп тә бары тик рус телендәге дәреслекләр генә,югарыдан шулай кушкач нишлисең инде. Бу нәрсә? Балаларны азаплаумы, надан калдырумы?

Фикер өстәү