Соңгы сәфәр. Юл фаҗигасендә 6 кешенең гомере өзелде

Татарстаннан күрше рес­публикага ял итәргә чыгып киткән алты кеше кайтмады… Җиде кеше хастаханәгә эләкте. Татарстан Президенты аларга ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кушты. “ВТ” хәбәрчесе вакыйга урынында булды һәм якыннарын югалткан кешеләр белән аралашты.

Фаҗига Уфа – Инзәр – Бе­лорет трассасында килеп чыга. 40 кеше утырган һәм Чаллыга юл тоткан King Long автобусы юл читенә оча. Пассажирларның барысы да бер оешмада хезмәт куйган. Башкортстанга алар салда йөзәргә барган. Ава­риядә алты кешенең гомере өзелә, 21 кешене хастаха­нәгә алып китәләр. Вакыйга урынына 14 “ашыгыч ярдәм” машинасы юллыйлар. Аларны башта район хастаха­нә­сенә, аннары Уфага алып китәләр. Тиз арада ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов күршеләргә рәхмәт әйтте. Шул уңайдан Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировка телеграмма юлланган.

Аңа кадәр ул “Инстаграм” сәхифәсендә кайгы ур­таклашты: “Юл фаҗигасе кешеләрнең гомерләрен өзде. Зыян күрүчеләр бар, шул исәптән балалар да. Аларга тизрәк савыгуларын телим. Вафат булганнарның гаиләләренең һәм якынна­рының тирән кайгысын ур­таклашам. Юлларыгыз имин булсын, якыннарыгызны сак­лагыз!” – дип язды ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына зыян күргән кешеләргә ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кушты. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, биш кешене Чаллыга алып кайттылар. Араларында бер бала да бар. Тагын икесе Уфада дәвала­начак. Аларны хәлләре яхшыргач алып кайтачаклар. Чаллы мэриясе исә мәет­ләр­не алып кайтуны үз өстенә алган. Автобус хезмәте күр­сәтүче “Альтекс” фирмасы фаҗигадә зыян күрүче­ләргә ярдәм итәчәген җиткерде.

Йөртүчене кулга алдылар

Автобус белән Сарман районы кешесе ида­рә иткән. Ул эшләгән оешмада аны бары тик яхшы яктан гына бәя­ләсәләр дә, тизлек яратуы аркасында 18 тапкыр административ җәзага тартылганлыгы билгеле. Хокук сак­лау органнарында хәбәр итү­лә­рен­чә, авария вакытында автобус йөртүчесе аек булган. Россия Тикшерү ко­ми­теты­ның Башкортстан буенча идарәсе хәбәренә караганда, 32 яшьлек йөртү­чене кулга алганнар. Аны юл хә­рәкәте ка­гыйдәләрен бозып, сак­сыз­лык буенча ике­дән артык кеше үлемендә гаеп­ли­ләр. Тикшерүчеләр һәм криминалистлар авария уры­нын тик­шергән. Шулай ук экспертиза да билге­лән­гән. Ул авария вакытында ав­тобусның нинди техник торышта булуын һәм аны файдалану таләп­ләрен бозу ихтималын ачыкларга тиеш. Шулай ук пассажирлар йөр­тә торган ком­пания­нең тиешле документациясе каралачак һәм хез­мәткәр­ләрдән сорау алыначак.

  • САН
    Быелның алты аенда Татарстанда автобус йөртүчеләрнең гаебе белән 68 авария булган. Аларда 98 кеше зыян күргән, һәлак булучылар юк.

Автобус йөртүче ава­рия­­гә эләгүен көчле җил һәм яшеннән күрә. Ә менә Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрдәге битендә болай дип язып калдырган:

“Әлеге шоферга ке­ше­ләр үз гомерләрен ышан­дыр­ган, ләкин ул, көчле яң­гырга карамастан, тизлеген акрынайтмаган. Туп-туры юл бит. Куркынычсызлык ка­еш­ларын каптырмаган пассажирлар үлгән. Сыйфатсыз автобуста йөрү үлем белән уенга тиң. Бәрелүдән соң аның утыргычлары өзелеп очкан, пассажирларның бу очракта исән калулары, әлбәттә, икеле…”

“Мондый хәлне күргән юк иде”

– Ул көнне безнең якта коеп яңгыр яуды. Коточкыч иде. Дөнья бетәме дип торам. Ике кечкенә бала белән өйдә идем. Җил көчле булды. Өй ава дип торам. Су басар дип тә курыктым. Әбиләр әйт­меш­ли, ахырзаман инде бу, – ди күрше республи­ка­ның Архангельск районында яшәү­че Ирина Мурзабаева. – Андый көнне яхшы хуҗа өен­нән этен дә чыгармый. Җәй көне кешеләрнең дөнья күрәсе килә шул. Берсе дә үләрмен дип чыгып кит­мә­гәндер.

Автобусны да барып кү­рүчеләр булган. Уфада яшәү­че Марсель Хәмитов шул вакытта юлда була.

– 22 ел юлда йөреп, мондый хәлне күргән юк иде. Автобус әйләнеп, түбәсендә я­та. Андагы кешеләрне күр­сәгез иде. Кычкыралар, кү­бесен утыргыч кыскан. Ә яр­дәм итеп булмый. Ниш­лә­тергә белмичә шактый тордык. Андагы балаларның елау­лары әле дә колакта тора. Бер мәхшәр иде ул көн, – дип сөйли ул.

“Әле дә ышанмыйм”

Чаллыга юл тоткан автобуста һәлак булучылар белән бергә эшләгән, үзен Константин дип таныштырган егет белән аралаштык.
– Йөрәк елый. Хезмәт­тәшләрем кызганыч. Күтә­ренке күңел белән ялга чыгып киткән кешеләр бит. Ә монда мәетләре кайта, – ди ул. – Кемне гаепләргә дә бел­мәссең. Автобусның арткы рәтенә утырган кешеләр үлеп беткән. Яшьләр кызганыч.

Айгөл Садриевага июнь аенда 27 яшь тулган. Әнисе белән генә яшәгәннәр. Апасы да бар. Ул кияүдә.
– Айгөл иң якын дустым иде. Бик шатланып бергә эш­ләгән коллективы белән салда йөзәргә китте. Тик исән кайту насыйп булмаган икән. Бу хәбәрне ишеткәннән бирле үземне кая куярга белмим. Җитмәсә, чит илдә мин. Әни­се­нең, апа­сының да телефон номерларын белмим. Хәтта Айгөлнең йөргән егете Илдарны да таба алмыйм. Җа­ным бәргәлә­нә, якын дус­тым­ның чәчәк кебек вакытында китеп баруына ыша­на алымыйм, – ди Надежда Довбыш.

Евгений Тимофеев 14 июльдә 35 яшен тутырган. Чаллыда ди-джей булып эш­ләгән.
– Мин әле дә Женяның юклыгына ышанмыйм. Гел бергә булдык. Әле алар ял итәргә киткәнче очрашып сөй­ләштек, – ди дусты Сергей. – Кем белгән бит соңгы күрешү булыр дип. Күңелгә бик авыр. Күздән яшь акмаса да, йөрәк елый, – ди дусты Сергей.

Юл хаталарны гафу итми, дисәк тә, ялгышулар, ашыгулар дәвам итә. Фаҗига саен са­бак алырбыз төсле. Тик бул­мый гына.

Һәлак булучыларның исемлеге:
А.Р. Садриева, 27яшь;
И.И. Юсупов, 33 яшь;
Г.Ф. Исламов, 28 яшь;
Б.В. Сутормин, 24 яшь;
А.М. Гарифуллина, 53 яшь;
Е.А. Тимофеев, 35 яшь.

  • ФИКЕР
    Марсель Вәлиев, автобус йөртүче:
    – Мондый хәбәрләрне ишетү бик авыр. Йөрәгемә авыр кабул итәм. Чөнки автобус йөртүнең бик авыр икәнен яхшы аңлыйм. Үзең генә түгел, кеше өчен дә җавап бирәсе бит. Бүген йөртү­челәргә таләпләр бик кырыс. ГЛОНАСС аша күзәтәләр, тахограф куйдырдылар. Ростехнадзор, Ространснадзор тикшерә, ЮХИДИне әйткән дә юк инде. Зарланучылар бар, әмма кырыс таләпләр кертеп, дөрес эшләделәр, дим. Файдасы булды. Үзем дә егетләргә гел кабатлап торам: табибка күренегез, вакытында ял итегез, юлда туктагыз, дим. Хәзер бит шартлар бар. Та­ләп­ләр кырыслангач, егетләр дә үзгәрә. Бер-беребезгә ярдәм итәр­гә тырышабыз. Ике ай элек “КамАЗ” белән Уфадан Санкт-Пе­тер­бургка бардым. Юлда ватылып калдык. Беркем туктамады. Автобус белән дә шундый хәл булган иде. Артыма биш автобус тезелеп басты. Әлбәттә, төрлесе бар инде. Очраклы рәвештә килеп эләккәннәре дә очрый. Казандагы “кызыл автобус”ларда кем генә йөрми?! Акча аз чыга дип, план артыннан чабалар. Зур оешмаларда контроль бар әле, кечерәкләрендә исә алай дип әйтеп булмый. Яшьләр тәҗрибәсез. СССР вакытында автобус ру­ленә утыру өчен, ким дигәндә, өч ел йөк машинасында эш­ләгән һәм бу хакта хезмәт кенәгәсендә язылган булу кирәк иде. Хәзер исә андый шарт юк. Автобустагы юлчыларның иминлеге турында башкалар да уйласын иде. Юлда ничек кенә кыланмыйлар! Бигрәк тә яшьләр чаба. Узып китә, автобус алдына килеп керә.3

Гөлгенә Шиһапова

Фотолар социаль челтәрләрдән алынды


Фикер өстәү