Соңгы тапкыр кайчан музейга бардыгыз? (сораштыру)

Россия халкының яртысыннан артыгы мәдәни-күңел ачу чараларына йөрми. Соңгы 25 ел эчендә халыкның әдәбият белән дә кызыксынуы кимегән. Аның каравы кинога йөрүчеләр арткан. “Левада-центр” аналитика үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Россиядә яшәүчеләр буш вакытларын телевизордан сериал карап, туган-тумачаларына, дусларына кунакка йөреп үткәрә икән. Халык эзен суыткан күңел ачу чаралары булып театр, күргәзмәләр, музей һәм концертлар тора. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 55 процентының беркайчан да театр яки музейга барганы юк икән. Ә сез соңгы тапкыр кайчан музейга бардыгыз?

Дилбәр Фәиз, “Болгар” радиосы алып баручысы:
– Элек музейларга бик яратып йөри идем, тик соңгы елларда вакыт тими. Соңгысында Тукай һәм төнге музейга бардым. Театрларга йөргәлим. Радиода төнге сменада эшләргә туры килә. Сериаллар да тәрҗемә итәм. Телевизорны бөтен­ләй кабызмаган көннәр дә була. Тик шулай да кайчак сериаллар карыйм.

Ильяс Баһауов, студент:
– Телевизор карамыйм. Бары тик спортка бәйле чараларны күр­сәткәндә генә кабызам. Театр бе­лән музейларга аз йөрелә шул. Соң­гы тапкыр Камал театрында бул­ган идем. Ләкин, минемчә, бу без­нең халыкның культурасызлыгын аң­латмый. Хәзер заманасы шун­дый: кеше иртәдән кичкә кадәр эштә, соң кайта. Мәдәни-күңел ачу урыннарында йөрергә ничек вакыт тапсын соң ул? Аңлашыла ки, сериал яки фильмны кабызу, билет алып, музей һәм театрга барудан күпкә җиңелрәк. Хәзерге заман кешесе вакытны “үлчәп” кенә куллана.

Люция Мусина, җырчы:
– Кемгәдер бәйрәм бүләк итәр­гә яратсак та, үзебезгә вакыт җит­ми. Балалар кечкенә чакта күбрәк йөрелгән. Хәзер алар үсте – кинога үзләре баралар. Әле шулай да соң­гы арада Кремль музеена барып кайттык. Бер елдан артык театрга барганыбыз юк икән. Камал театрына йөри идек. Гомеребезнең күп өлеше гастрольдә уза. Әмма кино, театрларга да йөрү кирәк. Шуңа да алдан планлаштырып куярга җыенам.

Булат Гарифуллин, инженер:
– Рухи яктан ял итәр өчен, ярты елга бер, бәлки, ешрак та, спек­такльләр карарга театрга йөрим. Концерт кебек чараларга да барырга тырышам. Гадәттә, андый мәдәни-күңел ачу урыннарына билетларны үзем алмыйм, билгеле бер көнгә сеңлем алып куя. Музейга инде мәктәпне бетергәннән бирле аяк баскан юк. Телевизор карала инде. Эштән арып кайткач, сериал яки фильм кушып җибәрсәң, онытылырга булыша. Буш вакытны өйдә генә үткәрәм, дип әйтә алмыйм. Дуслар белән дә ял ителә, табигатькә дә чыгыла, Казан буенча велосипедта да йөргәлибез.

Зөлфия Вәлиева, күп балалы әни:
– Аллага шөкер, йөрмәгән җир калмады. Ирем дә үзем кебек, өйдә утыра белми. Буш вакыт булдымы, каядыр чыгу ягын карыйбыз. Казанны аркылы-буйга иңләдек. Хә­зер районнарда урнашкан күңел ачу комплексларына барабыз. Театрларда, музейга да бик теләп йөрибез. Бер ягы бар – безгә күп җиргә керү бушлай. Әле менә зоопаркта булып кайттык. Яңасы ачылса, анда да барырга ниятләп торабыз. Шимбә-ялларда күрше шәһәр­ләргә баргалыйбыз.

Эльмира Лотфуллина, кибетче (Арча районы, Казанбаш авылы):
– Үз кибетебез булгач, койрык бозга катты. Бикләп куеп китәр идең, акча кирәк. Тормыш алып бармыйча булмый. Музейга түгел, кино, театрга да сирәк йөрибез. Әле ярый балалар бар. Шуларга күр­сәтик дип, Казанга барып ки­ләбез. Музейларга йөргән юк инде. Хәер, улым “Мәдәни көндәлек” алгач, бер ел рәхәтләнеп йөргән идек. Күбрәк гаилә бәйрәмнәренә өстен­лек бирәбез. Туган-тумача­лар, дуслар белән җыелып утырырга яратабыз. Әле менә быел “ВТ” үткәргән хәйрия концертында булырга туры килде. Бик ошатып кайттык. Килә­чәктә дә андый күңелгә ял бирә, кемгәдер файда китерә торган чараларга йөрергә ниятләп торабыз.


Фикер өстәү