Соципотекада катнашучылар ана капиталы акчасын фатир бәясен каплауга тота алачак

Социаль ипотека программасында катнашучы татарстанлылар тиздән ана капиталы сертификатларын янә фатир бәясенең бер өлешен каплау өчен файдалана алачак. ТР Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Марат Зарипов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, 2019 елның мартында федераль законга кабул ителгән үзгәрешләр кешеләрнең ана капиталын социаль ипотекага юнәлдерү мөмкинлеген чикләде.

«Бу ана капиталы акчасын фатир бәясенең сизелерлек өлешен каплауга юнәлдерергә планлаштырган гаиләләр өчен бер дә файдага булмады», — дип искәртте Зарипов.

Аның сүзләренчә, узган айларда Дәүләт торак фонды әлеге кискен мәсьәләне хәл итү өчен зур эш башкарган.

«Бүген инде конкрет нәтиҗәләр хакында әйтергә мөмкин – яңа механизм эшләнде һәм килештерелде, якын арада аны гамәлгә ашыра башларга ниятлибез», — дип сүзен йомгаклады Марат Зарипов.

 


Фикер өстәү