Су күтәрелер, ә балык кайтырмы? Белгечләр төрле киләчәк юрый

Россия балыкчылары чаң суга: кайбер балык төрләре куркыныч дәрәҗәдә кими, ә кайберләре сулыклардан бөтенләй юкка чыккан. Күптән түгел генә Генераль Прокуратураның федераль законнар үтәлешен күзәтү буенча баш идарәсе җитәкчесе Анатолий Паламарчук еллык киңәшмә вакытында әнә шундый мәгълүмат җиткерде.

Аның сүзләренә караганда, яз көне Идел елгасында су кимү сә­бәп­ле, рус мәрсин балыгының уыл­дык чәчү урыннары – 80, укбашныкы (севрюга) – 40, ә кырпыныкы (белуга) 92 процентка киме­гән. Балыкларның кайбер төрләре (алар арасында Идел сельде дә бар) исә, уылдык чәчү урыннарына керә алмау сәбәп­ле, бөтенләй юкка чыккан. Анатолий Паламарчук фикеренчә, бу ел Идел өчен һәлакәт үк булмаса да, шуңа бик якын. Ә балык хуҗалыгы өчен бу чыннан да экологик афәт булырга охшаган.

Хәлләр, чыннан да, шулай мөш­келме? Татарстан сулыкларында нинди вазгыять хөкем сөрә? Ки­ләчәктә елга-күлләре­без ятим булып, балыксыз калмасмы? Татарстан балыкчылары һәм бел­гечләр бу хакта нинди фикердә? “ВТ” хәбәрчесе әнә шушы сорауларга җавап эзләде.

Белгечләр әйтүенчә, болай да аз санлы булган кырпы, мәрсин, чөгә, акбалык язгы сусызлыктан бик зур зыян күргән. Шулай ук җәен һәм судак та кимегән. Аның каравы авыру һәм ашау өчен яраксыз булган башка төрле балыклар барлыкка килгән. Устар (чуйка), ротан, мәсәлән. Волгоград һәм Әстерхан өлкәсеннән ара-тирә балыклар үлү турындагы хәбәрләр килеп тора. Дагыстан республикасында, Тамбов өлкә­сен­дә дә, балыкларның күп­ләп һәлак булуы сәбәпле, тик­шерү эшләре бара.

Бездәге балыкчыларның да кәеф­ләре шәптән түгел. Татар­стан­ның Балык спорты федера­ция­се рәисе Олег Гарипов Идел­дә су кимүне экологик һәлакәт дип бәяләде.

– Хәзерге вакытта Иделдә эре балыклар бар әле, тик ике-өч елдан соң, быелгы уылдыктан үскән балыклар товар хәленә килеп җиткәч, балык тоту бермә-бер кимеячәк, – дип саный ул.

Балык тотуда 50 еллык тәҗ­ри­бәсе булган Илдус Галиев фике­рен­чә, суның кимүе, уйнавы – балык ху­җ­алыгына зыян сала торган иң зур фактор. Аның зыяны ять­мәләр бе­лән һәм тиешсез урыннарда балык тотуга караганда да, хәтта заводлар­ның сулыкларга вакыт-вакыт аккан калдыклары белән чагыштырганда да күбрәк, дип саный ул.

– Һәр балык уылдыгын билгеле бер тирәнлектә чәчә. Моның өчен кайсысыдыр – ташлы урыннарны, кайсыдыр камышлыкны сайлый. Кайсынадыр 2 метр ти­рәнлек булу кирәк. Шушы биек­лек булмау кайбер төр балык­ларның саны кимүгә китерә, әлбәттә. Уылдык чәчкән очракта да, тиешле су күләме булмау сәбәпле, ул яр кырыенда калып кибә. Аннан соң су кимегәч, балык чокырларга җыела. Моннан кайбер балыкчылар да оста файдалана. Ятьмәләр куеп, күбрәк балык тотуга ирешә. Бу да балык санын киметә, – ди Илдус Галиев.

Шулай да балыкчы, табигать ул барыбер үз балансын югалт­мый, дигән фикерен дә җит­керде.
– Табигатькә богау салып куеп булмый. Быелга охшаш хәлнең моңа кадәр дә булганы бар иде бит инде, – дип, 2010 елдагы корылыкны искә төшерде. Исегез­дә булса, ул чагында да Куйбышев сусаклагычындагы су күлә­ме, бу дәрәҗәдә үк булмаса да, шактый кимегән иде.

Балыкларны саклау, контроль һәм күзәтү идарәсе җитәк­чесе Виталий Молоков та шундый фикердә тора булып чыкты. “Российская газета”га биргән әңгә­мәсендә ул, балыклар юк дип, артык борчылмаска киңәш итә.
– Иделдә балыклар булачак. Бу – кабат булдырыла торган ресурс. Моның өчен бары тик күп­медер вакыт кына кирәк, – дигән ул.

Төп сәбәп – кеше факторы

Белгечләр әйтүенчә, зур сулыкларда кырпы, укбаш, мәр­син­не тоту болай да тыелган. Аның каравы күп кенә сулык­лар­да еллар дәвамында яңадан торгызылган һәм саннары арттырылган байлык эшкә салкын караш аркасында юкка чыккан.

Хәер, оста балыкчылар ба­лык­ларның аерым төрләренең ки­мүен берничә ел күзәтә икән инде.
– Коточкыч дәрәҗәдә киме­мәсә дә, элеккеге еллар белән чагыштырганда, балык хәзер, чыннан да, азрак, – ди Илдус Галиев. – Моңа күпмедер дәрәҗәдә тыелган урыннарда балык тоту, экологик сәбәпләр китерде. Әйтик, “Балтач” сөт-май комбина­тының чистарту корылмалары тиешле күләмне чистартып өлгерми. Шу­ның аркасында төрле төсләргә кергән Шушма елгасында җәй көне балыклар агулана. Бу мәсь­әлә безне бик борчый. Закон буенча, эре оешмалар табигатькә китергән зыян өчен 100 мең сум штраф белән котыла. Миллионнар түгеп, чистарту корылмалары төзегәнгә караганда, бу юл отышлырак бит.

Илдус Галиев фикеренчә, балык саны кимүгә соңгы елларда бик нык арткан балыкчылар үзләре үк гаепле.
– Мин кечкенә чакта балык тотучы берничә өлкән агай бар иде. Калганы – малай-шалай. Ә хәзер олы һәм урта буын бик күп йөри. Элек Шушма елгасында зәңгелә (карабалык) дигән балык күп иде. Менә ул кимеде хәзер. Хәер, гел кими дип кенә дә әйтеп булмый. Мәрсин балыгы бездә дә тыелган. Ә менә Киров өлкәсендә 2016 елның сентябреннән башлап 42 сантиметрдан зуррак булган мәр­синнәрне тотарга рөхсәт ителде. Нократ елгасында тотарга ярый, димәк, монда мәрсин семьялы­гына кергән балыклар ишәйгән, дигән сүз. Без үзебез судак, сазан, кушбаш тотабыз. Кушбашны күңел өчен генә аулыйм. Беркайчан да алмыйм. Тотам да җибәрәм. Кыш көне Кама, Иделгә йөрибез. Ял көннәре гадәттә гел шунда уза, – ди тәҗрибәле балыкчы.

Моннан тыш, балыклар ки­мүгә совет заманында төзелгән буалар (плотиналар) да сәбәп булган. Алар аркасында мәрсин һәм кырпы балыклары уылдык чәчү урыннарыннан мәх­рүм калган. Шулай ук сәнәгать дәрәҗә­сендә балык тотуны да берничә елга булса да туктатып торсалар, балыклар күбәер иде, дип саный балыкчылар.

Үзе баланска китерә дип, та­би­гатькә генә дә кайтарып калдырырга ярамый, димәк. Күреп торабыз, кеше факторы да зур роль уйный.

Татарстанның Балыкчылар һәм аучылар җәмгыяте советы рәисе, ихтиолог Илһам Садыйков фикеренчә, бу хәлләрдән тиешле нәтиҗәләр ясарга кирәк.
– Безнең уебызча, быелгы су кимүдә балыкларның кыйммәтле төрләренә зыян килде. Хәтта шундый хәлдә дә сәнәгать дәрә­җәсендә балык тотуны тыймадылар бит. 1937 елда моның өчен терәп атарлар иде. Берәр бабай рөхсәт ителгәннән зуррак балык тотса, штраф түләттерәләр, ә монда табигатькә күпме зыян салынып та, бернинди чара күрелми. Гаепле кеше җәзасын алырга тиеш, дип саныйм. Әгәр киләсе елга да шундый хәл кабатланса, 2-3 елдан бөтенләй балыксыз калуыбыз бар, – ди Илһам Садыйков.

Быел уылдыкларын соңрак чәчтеләр

Шулай да, башка төбәкләр бе­лән чагыштырганда, Татарс­тан­да хәлләр алай ук начар түгел, ди Бөтенроссия балык хуҗа­лыгы һәм океанография фәнни-тикше­ренү институтының Татарстан филиалы белгечләре. Һәм алар алып барган кү­зәтүләр күпчелек фикереннән аерыла булып чыкты.

Институт җитәкчесе Раил Таиров сүз­ләренә караганда, Идел елгасының суы кимү аркасында, балыклар үлү күзәтел­мәгән.

– 15 майга кадәр Жигулевск ГЭСының буасы аша уза торган су күләме тиешле нормада булды. Моннан тыш, быел Куйбышев сусаклагычы акваториясенең күп­челек өлешендә төп балык­лар (корбан балыгы, чабак, густера, судак, сазан һәм башкалар), башка еллар белән чагыштырганда, уылдыкларын соңрак чә­чте. Моңа су күләме генә түгел, һава температурасының да тү­бән булуы сәбәпче иде. Шуңа күрә балыклар, уңышлы вакыт көтеп, уылдыкларын 26 майдан соң гына чәчә башлады. Бу вакытта инде уылдык чәчә торган урыннар да су белән тулган иде. Шул ук вакытта Куйбышев сусак­лагычында су күләме кимүнең аерым бер төр балыкларга ничек тәэсир итүен көзен генә билгеләп булыр. Моның өчен яшь балык­лар санын узган еллар белән чагыштырып карау кирәк булачак, – диде ул безгә.

Раил Таиров әйтүенчә, хәзер­ге вакытта Куйбышев сусаклагычында 56 төрле балык яши. Без­нең сулыкларның төп хуҗа­лары – корбан балыгы, судак, сазан, чабак, густера, чуртан, кәрә­кә, чехонь, берш һәм алабуга.

Бу мәсьәләдә метеорологлар да тынычлык саклый. Татар­стан­ның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров әйтүенчә, Иделдә уылдык чәчү соңрак башланды, әмма бу җитди нәтиҗәләргә китермәскә тиеш. Дөрес, Сергей Захаров та башлыча Бөтенроссия балык х­у­җалыгы һәм океанография фән­ни-тикшеренү институ­тының Татарстан филиалы бел­гечләре фи­керенә таяна.

Киләчәк турында кайгырту

Юкны бар итеп булмаса да, кимегәнне арттырып була әле. Моның бер юлын белгечләр, балыкларны үрчетеп, сулыкларга җибәрүдә күрә.

Лаеш районында “Биосфера – Фиш” балык үрчетү комплексы бар. Татарстанда бу – мондый дә­рә­җәдәге бердәнбер завод. Би­редә елына 1 млн чөгә маймычы җитештерелә. Моннан тыш, тагын 1 млн форель маймычы һәм 50 тонна мәрсин балыгы үс­терергә ниятлиләр. Балык үрчетү буенча баш белгеч Хорхе Филамено да мондый заводларның саны күбрәк булырга тиеш дип саный.

– Мәрсин балыгы тирәсендәге вазгыять аеруча начар. Аларның санын, бердән, маймычларын сулыкларга күбрәк җибәреп арттырып була. Икенчедән, балык тоту культурасын камилләштерергә, законнарның үтәлешен кон­т­роль­­дә тотарга кирәк, – ди ул.

Балык үрчетү буенча балтачлылар да зур эшләр башкара икән. Оста балыкчы, балык үр­четү эшләре буенча башлап йө­рүче Алмаз Фазылҗанов, өч ел дәва­мында Кама елгасына барып, район бөяләрен балык бе­лән баета. Шушы еллар эчендә алар моңа кадәр район сулыкларында булмаган балык төрләрен (чуртан, бәртәс, кызылканат) үрчеткәннәр.

– Элек Кама елгасында судак күп тә, эре дә иде. Хәзер алар азайды һәм вакланды. Калган балыкларга зыян килмәде. Уылдык сала торган вакытта ятьмә белән балык тоту аларның санын бик киметә, әлбәттә. Минем уйлавымча, быел Идел, Камада уылдык чәчкән ба­лык­ның 10 проценты гына исән калгандыр. Без моның ни дәрәҗәдә зур зыян салынуын киләсе елларга тагын да ныграк сизәчәкбез әле. Районда балык санын арттыруга бик зур көч куябыз. “Киләчәк турында кайгырту” акциясенә кушылырга теләү­че­ләр дә күп. Бу елларда районга 1 мең чуртан кайтты. Гел үзебез­нең кулда булса, без сулыкларны алтын итеп тотар идек. Кызганыч, барысы да безнең кулда гына тү­гел. Рөхсәтсез балык тотып, еллар буе тырышлык куеп булдырганны да юкка чыгарырга мөмкин­нәр, – диде Алмаз Фазылҗанов.

Зөһрә САДЫЙКОВА


Фикер өстәү