Сыерыгыз бозауладымы әле?

24 июль көнне Биектау районында урнашкан “Элита” баш нәсел хуҗалыгы базасында терлекләр­не ясалма каплату операторла­ры­ның һөнәри осталыклары буенча 41 нче тапкыр республика бәйгесе узды. Шулай ук нәсел эше буенча зоотехник-селекцио­нерлар да көч сынашты.

Хәйран калырлык

Үзара хәл-әхвәл сорашканда, сые­рыгыз бозауладымы, кайчан бозаулый, дип сорау авыл кешесе өчен – гадәти күренеш. Кысыр калды икән, бозау да, сөт тә, ит тә, акча да юк дигән сүз. Әле кайчан гына авыл көтү­лә­рендә нәсел үгезләре йөргән, аннан соң алар колхоз фермаларында гына калды, бүген исә хуҗалыкта нәсел үгезе тотуны булдыксызлык дип тә бәяләргә була. Әйе, нәкъ шулай! “Элита” хуҗалыгы үгез орлыгын җитеш­терү һәм сату буенча Россиядә иң эреләрдән санала. Хуҗа­лык базасында 65 нәсел үгезе яши һәм алар бөтен республика сыерларын бозаулар белән “тәэмин” итеп торалар. Ул 1977 елда оешкан, бүгенгә хәтле якынча 30 млн доза орлык туң­дырганнар. Бер карасаң, хәйран калырлык инде. Орлыкларны боз итеп катырсыннар да, шуларны янәдән җебетеп бозау алсыннар әле, ничек инде гаҗәплән­мисең?!

Моннан 800 ел элек тирәсе, көн­дәшендә булган чабышкы атның колынын үзендә дә булдыру максатыннан, бер африкалы ясалма орлыкландыру ысулы кулланган, дигән язмалар сак­ланган. Россиядә исә XIX гасыр башында ук Иван Иванов бер елда бер үгез ярдәмендә 42000 бозау алуга ирешкән. Бүгенге технологияләр исә бөтенләй башка, тагын да камилрәк. Терлекләрне ясалма юл белән каплату тармагына куелган төп максатларның берсе – ит һәм сөт юнәлешендә нәсел­л­е көтүлекләрне арттыру. Яхшы нә­селле үгезләр бик кыйммәт йөри. Бик кызыксынсам да, төгәл генә бәясен дә әйтергә ашыкмадылар. Аларның яшәү шартлары да, тук­лануы да бөтенләй башка. Кыскасы, бик чыгымлы һәм мәшәкатьле эш, бер хуҗалык кына күтәрерлек тә түгел. Әзер орлыкларны сату бәясе – 150 сум. Димәк, яхшы оператор булса, генетик яктан югары күрсәткечле бозауны 150 сумга аласың дигән сүз.

Сөт тә булмый, икътисад та…

– Сөтчелек тармагы шулкадәр күпкырлы, һәр агрофирмада аның нә­тиҗәсе иллеләп, хәтта йөзләп ке­шегә, аларның эшкә ни дәрәҗәдә җаваплы каравына бәйле. Алар ара­сында терлек үрчетү буенча тех­ник­ларның эше иң катлаулысы. Дөре­сен әйтергә кирәк, бөтен җирдә дә җитәкчеләр аларга зур игътибар бирми. Әгәр бозау юк икән, сөте дә юк, димәк, икътисад турында да сөйләп булмый. Рес­публикабызның сөтчелек тармагы ул – авыл-хуҗа­лыгының яшәү рәвеше. Без бу өлкәне уңышлы үстерү хисабына гына ки­ләчәгебезне өметле итә алабыз, – диде ТР Премьер-ми­нистры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бәйгене ачу тантанасында.

Министрны иммуногенетик экспертиза һәм сөт сыйфатын тикшерү лабораториясе белән дә таныштырдылар. “Элита” үзләренең ярдәме белән дөнь­яга килгән бозауларның, үсеп җи­теп, сыер булгач, ничек тукланулары, күпме сөт бирүләре белән дә кызыксыналар. Лабораториядәге җиһаз­лар сөт составында булган май, аксым, казеин, лактоза, коры калдык, азот күләмен билгели. Сөт анализы нәти­җәләрен кулланып, хуҗалыкларда сыер­ларның рационнарын төзү мөмкинлеге туа.

Бәйге үзенә күрә бер һөнәри бәй­рәм кебек үтте. Чәчәкләргә күмелгән ишегалдында зур самавыр кайнап тора, өстәлдә – тәм-томнар. Бәйгедә катнашучылар дүрт этаптан торган ярыш­ларның берсеннән чыгалар, икен­че­сенә керәләр. Фикер алышырга, тәҗ­рибә уртаклашырга да өлгерә­ләр. “Эли­та”­ның генераль директоры Фән­нур Зарипов бәйгедә катнашучыларга бүләкләрне бик саллы әзерләгән. Гаи­ләләренә кайткач, чәй эчәргә күчтә­нәчләр дә биреп җи­бәрделәр.

Мамадыш районының “АПК Продовольственная программа” җәмгыя­теннән Рәмис Сираҗиев операторлар арасында абсолют чемпион исемен яулады һәм аңа суыткыч тапшырдылар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы оператор булып Сарман районының Юлтимер ветеринария участогыннан Регина Хафизова танылды. Әлеге юнәлешне бизнес буларак үстерүче шәхси эш­мәкәрләр дә барлыкка килгән.

– Бүген алар өчәү. Моннан тыш республикада 126 ветеринария пункты бар, андагы белгечләр дә шәхси хуҗа­лыклардагы сыерларны ясалма орлык­ландыру хезмәтен күрсәтәләр. Хезмәт өчен түләү бары тик сыер кап­латылганнан соң гына башкарыла. Шәхси секторда ясалма орлыкландыру ысулын куллану 57 процент тәш­кил итә. Генетик яктан югары сыйфатларга ия булган бозау алуга беркем дә каршы түгел, – ди Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми­нистрлыгының Тер­лек­челектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе ДКУ башлыгы Ришат Зарипов.


Фикер өстәү