Кистең дә бетте түгел. Авыруларны күзәтеп торачаклар

Тиздән ВИЧ һәм С гепатиты белән авыручыларга асрамага бала алырга рөхсәт биреләчәк. Операция кичергән кешеләр­нең алдагы язмышларын кү­зәтәчәкләр. Әлеге эшләр “Сә­ламәтлек” илкүләм проекты кысасында гамәлгә ашырыла. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында әйтелде.

– Бу закон проекты Татарстан Гаилә кодексына үзгәрешләр кер­тәчәк. Әлегә кадәр җитди авыруы булган кешеләргә бала алып үстерү рөхсәт ителми иде. Монда сүз авыру кешеләрнең якыннары хакында бара. Әйтик, әти-әнисе үлгән икән, С гепатиты белән авыручы ханым үзенең энесенә опекун булып торырга мөмкин, – ди Дәүләт Советы­ның Социаль сәясәт комитеты җи­тәкчесе Светлана Захарова.

Утырышта шулай ук югары технологик медицина ярдәме алган авырулар хакында да сөй­ләштеләр. Светлана Захарованы бигрәк тә район һәм авыл җир­ләрендә яшәү­че­ләрнең сәламәт­леге борчый.

– Казанда яшәүчеләр болай да тернәкләнү уза. Ә менә авылдагылар нишли икән? Сер түгел, реабилитологлар җитми. Күп оч­ракта бу эш терапевтка йөк­ләнә. Күптән тү­гел Әс­терханда булып кайттым. Анда операция ки­чер­гән авыруларны күзәтеп торалар. Безгә дә шушы юнәлеш буенча эшләргә кирәк, – диде ул. – Ниндидер авыру кичер­гән кеше актив тормыш рәвешен дәвам иттерергә тиеш. Элек эшләп йөргән икән, яңадан хезмәткә яраклы итеп дәваларга кирәк. Халык бе­лән очрашуларда катлау­лы авырулардан соң кеше­ләрнең бер­кемгә дә кирәксез булуы хакында еш әйтәләр. Кайчак алар үзлә­ренә тиешле дә­валануны да ала алмыйча йөри. Ә бит дәүләт югары технологияле медицина яр­дәме алган кешеләргә тернәк­ләнү өчен күп акча бүлеп бирә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы­ның профилактик яр­дәм һәм дәвалау идарәсе җитәк­чесе Елена Әхмәтҗанова бу өлкәдә күп эшләр башкарылуын әйтте.

– Республиканың 15 медицина учреждение­сендә 27 юнәлеш буенча ярдәм күрсәтелә. Узган ел 23,8 мең кеше медицина ярдәме алса, 5,5 мең кеше, сәламәтлеген ныгытып, ял йортларында булып кайтты. Озакламый Республика клиник неврология үзәге дә төзеләчәк, – диде ул.

Әмма депутатлар бу өлкәдә эш­нең тагын да яхшырак булуын тели. Төгәл саннар таләп итә­ләр. Шәхси клиникаларда дәваланучы­ларның исә­бен беркем дә белми. Депутатлар киләчәктә әлеге мәсь­әләгә ачыклык кертергә дә җые­налар. Депутатлар әй­түенчә, алар янына тиешле табибка, хастаханәгә эләгә алмыйча йөрүчеләр еш килә икән.

– Кеше соңгы өмет белән безгә килә. Бөтен кеше дә безгә мө­рә­җә­гать итә алмый бит. Мо­ның тәрти­бен булдырыйк, – ди алар.

Тик, ни кызганыч, министр­лык вәкиле күп кенә сорауларга ачыклык кертә алмады. Төгәл сан­нар да юк. Елена Әхмәтҗанова безнең бе­лән сөйләшүдән дә баш тартты. Югыйсә сүз кеше сәла­мәт­леге хакында бара бит. Мө­гаен, бу сорауга депутатлар әле тагын әйләнеп кайтыр.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү