Табиб: Балаларга ял алдыннан пневмококктан прививка ясату хәерле

Балага илкүләм календарьга кергән прививкалар ясалмаган очракта, чит илгә ялга барганчы пневмококк бактериясенә каршы прививка ясату хәерлерәк. Республика балалар клиник хастаханәсенең изоляцион-диагностика бүлеге мөдире, югары категория педиатр Лилия Зыятдинова ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

“Ниндидер сәбәпләр аркасында балагызга кечкенәдән прививкалар ясатылмыйча гаилә белән курортка барырга җыенасыз икән, пневмококк бактериясенә каршы прививка ясату кирәк. Отит, синусит, бронхит, үпкәләр ялкынсынуын кузгатучы төп бактерия – пневмококк”, — диде ул.

Ул, шулай ук, балаларда гемофиль инфекция дә киң таралганын билгеләп узды. “Балалар диңгезгә барганда отит еш була. Шуңа күрә бер ай алдан шушы кузгаткычлардан прививка ясату хәерлерәк”, — дип кисәтте Лилия Зыятдинова.

Ул бөтенләй прививкасыз балаларның авыру куркынычы зуррак булуын билгеләп узды. “Бала ял урынына барып җиткәнче үк, самолетта, паспорт контролендә кешеләр белән контактка керә. Ял итәргә килеп җиткәч кенә, бала температурасы күтәрелеп, ангина, гайморит, отит белән авырый башларга мөмкин”, — дип кисәтте Лилия Зыятдинова.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Халит Хаертынов сары бизгәге, менингокок инфекциясе таралу ихтималы зур булган илләргә барырга җыенган һәркемгә прививка ясату кирәклеген әйтте. Антитәнчекләр ясалсын өчен аны сәяхәт алдыннан ике атна яки бер ай алдан ясату мөһим, дип хәбәр итә «Татар-информ».

 


Фикер өстәү