Табиблар, тәбрикләр һәм Сабан туе. Азнакайда партия көне узды

“Халык яшьләрнең шәһәргә китүенә борчыла, социаль объектлар төзүне, төзекләндерүне сорый. Нефть чыгаручы районнарның әнә шундый социаль үсеш мәсьәләләре арасыннан кайберләре илкүләм проектлар кысасында хәл ителәчәк”. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия көне” кысасында Азнакай районында журналистларга шулай дип белдерде.

Районнарда узучы “Бердәм Россия көне”нең сигезенчесе бу. Азнакай гөжләп торды: республикабызның иң яхшы хастаханәләре табиблары халыкны кабул итте, “Яңа мәктәп” проекты кысасында савыктыру кампаниясен оештыру буенча иң яхшы үрнәкләр белән таныштыру, “алтын” юбилярларны котлау, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабан туе булды…

Фәрит Мөхәммәтшин район хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм фермерлар белән очрашу үткәрде. Ә инде очрашу алдыннан шәһәр-районның кайбер социаль объектлары эше белән танышты. “Мондый очрашулар белән күп районнарда булдык инде. Без кешеләргә үзебезнең мәгълүматларны ирештерәбез, ә аларның фикерен сораулары һәм тәкъдимнәреннән аңлыйбыз”, – дип сөйләп үтте Дәүләт Советы рәисе “Бердәм Россия көне” төбәк проектын тормышка ашыру турында.

Бу көнне ул “Юбилейный” стадионында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырылган Сабан туен карады, төзекләндерелгәннән соң ачылган ачык бассейн, район үзәк хастаханәсенең поликлиникасы бинасы, политехника көллияте белән танышты. Шулай ук шәһәр йортларының берсендә яшәүчеләр белән очрашты. Парламент башлыгы идарәче компаниянең эш сыйфаты, шулай ук әлеге йортта яшәүчеләрнең үз ишегалларын ничегрәк төзекләндерергә теләүләре белән кызыксынды.

Азнакайда яшәүчеләрнең борчулары да юк түгел. Алар районны үстерү мөмкинлекләре буенча фикер алышу барышында яшьләрнең китүен, шәһәрдә, районда эш урыннарының җитәрлек булмавын ачынып сөйләде. Дәүләт Советы рәисе республика җитәкчелегенең әлеге проблеманы аңлавын һәм аны хәл кылырга тырышуын әйтте. Ул Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән илкүләм проектларның нәкъ менә халыкның үзе катнашында хәл ителергә тиешлеген тагын бер кат искәртте.

Парламент рәисе политехника көллиятендә дә булды. Биредә 460лап студент белем ала. Көллияттә авыл хуҗалыгы өчен киң профильле механиклар, эретеп ябыштыручы, маляр, пешекче, кондитерлар әзерлиләр. Фәрит Мөхәммәтшин остаханәләр һәм уку класслары белән танышканнан соң аларның кирәкле җиһазлар белән тиешенчә тәэмин ителгәнлеген билгеләп үтте. Педагоглар, студентлар һәм абитуриентлар белән очрашканда, бүген хезмәт базарында нәкъ менә эшче кулларның кирәклеген игътибар үзәгенә алды.
Көннең икенче яртысында Дәүләт Советы рәисе район активы белән очрашты. Ул Азнакайда социаль өлкәнең актив төстә үстерелүен әйтте. Соңгы елларда биредә яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт сарайлары, бассейн төзелде, дип искә төшерде. “Азнакайда эш сөючән, актив халык яши. Алар җитди мәсьәләләрне күтәрергә дә кыенсынып тормый. Азнакайлылар район өчен мөһим карарларны кабул итүгә зур кызыксыну күрсәтеп килә”, – дип билгеләп үтте Татарстан парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин, Бердәм Россия көне”нә йомгак ясап, нефть төбәге буларак, Татарстанга хас аерым бер проблемаларның барлыгын әйтте. Мәсәлән, “Татнефть” компаниясенең берничә подразделениесендә чыгымнарын киметүгә бәйле мәсьәләләр халык белән очрашуларда һәрдаим күтәрелеп килә. Шулай ук автобус маршрутларына, тулай торакларда урыннар җитмәүгә кагылышлы җирле проблемалар да байтак. Әмма алар, төбәк бүлеге секретаре әйтүенчә, урында хәл ителә, шәһәр һәм районнар хакимиятләре белән берлектә кичекмәстән чаралар күрелә.


Фикер өстәү