Тарих язган шәхесләребез. Йолдызлы егет

“Социалистик Хезмәт Герое” дигән сүз бүген колакка ят ишетелә. Дөньялар үзгәрде, бу сүзләрнең асыл мәгънәсен аңламаган яңа буын барлыкка килде. “Социалистик хезмәт”нең ни-нәрсә икәнен аңламаган кеше, әлбәттә инде, герой исеменең ниндирәк кешегә бирелгәнен дә белми. Бу язмада мин шуны аңлатырга тырышып карамын.

Без яшь чакта Илсур Шәйхетдинов исемен телгә алмаган кеше юк иде. Аның турында язмалар белән бөтен газеталар тулды, радио-телевидениедән тапшырулар барды. Бүген 20-30, хәтта 40 яшьлекләрдән: “Илсур Шәйхетдинов кем ул?” – дип сорасагыз, иманым камил: алар, аптырап, иңнәрен генә сикертеп куячак.

Шөкер, Арчаның Әрнәш авылы егете, Социалистик Хезмәт Герое Илсур абый бүген дә исән-сау, Казанның Тау Башы бистәсендә яши. Өйләренә чылтыраткач, телефонны хатыны Дания апа алды. Журналист икәнемне әйткәч, бик дулкынланды ул. Димәк, герой­ның бүгенге язмышы белән кызыксынучылар инде әллә ни юк. Әгәр бу язмамда запас­тагы полковник, шулай ук Арча егете, “Таттелеком” элемтә оешмасында эшләп ялга чыккан запастагы полковник Рөстәм Гомәров исемен телгә алмасам, мин генә акыллы, мәгънә­ле, башкалар ваемсыз булып тоелыр иде. Илсур абыйлар­ның телефонын, адресын миңа ул бирде: “Шундый шәхесләрне онытмыйк!” – диде. Рәхмәт сиңа, иптәш полковник!

Юл башы

Үсмер чакта, Илсур абый, ни сәбәпледер, укытучы булырга тели. “Хыяллана” димим. Ни өчен мөгаллимлек юлын сайлаганын ул үзе дә белми. Күрәсең, егетнең белемгә омтылуы һәм ул заманда да Арча педагогия училищесының бик абруйлы уку йорты булуы, анда Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев кебек шәхесләрнең укуы да сәбәп булгандыр. Инде килеп, әтисе Гарәфи абзый да укытучы булып эшләгән бит. Кыскасы, педучилищены тәмамлый бу. Шул вакыт Ядкарь исемле авылдашы моңа: “Ну, Илсур, училищены бетердең инде, син нәрсә, шушы гәүдәң белән гомер буе балалар укытмакчымы?” – ди. Юк кына сорау кебек. Әмма өрлек буе егет уйга кала. Әле җитмәсә, укытучыларга бик кытлык та юк. Тота да Үрнәктәге механизация училищесына укырга керә бу, бер ел укыгач, җәйге ялларда эшләп тә карый. 1953 елда партия Үзәк комитетының авыл хуҗалы­гын үстерү буенча карары чыга һәм Илсур механизатор булу уен күңеленә беркетеп куя. Училище тәмамлагач, Арча МТСында (машина-трактор станциясе) бульдозерчы булып эшли башлый. Илсурның эшкә яман да үҗәт булуы шунда күренә башлый да инде. “Ни кушсалар – үзем, ни кушсалар – үзем” дигәндәй, һәр эшкә беренче булып тотына һәм җиренә җиткермичә туктамый. Менә шушы сыйфаты аны гомер буе озатып бара. Ул һәр эштә иң кирәкле кешегә әйләнә. Иң элек аны МТСтан җибәрмәскә тырышалар. Әзәр­байҗанда армиядә хезмәт иткәндә “кадровый” булып калырга өндиләр, мондый егетләр Совет Армиясенә бик кирәк, диләр.

“Калган булсам, инде әллә кем булган булыр идем”, – ди ул. Хатыны Дания апа: “Син бүген дә әллә кем”, – ди. Илсур абый мәгънәле генә елмая. Аны армиядә шул хәтле калдырырга телиләр, бәлки кире уйлап, акылына килер дипме, артдивизион командиры Габделхак Закиров Илсурны поездга кадәр озата бара. Инде егетнең үз сүзеннән кире кайтмаячагын аңлагач: “Ярый, алайса, кайт туган якларга. Армия хезмәтен тутыргач, мин сине барыбер эзләп табачакмын”, – ди. Ул Казан кешесе була һәм тәки үз сүзендә тора. Илсурны таба һәм алар, гомер буе йөрешеп, гаилә дуслары булып яшиләр.

Юлның дәвамы

Армиядән соң Илсур, Казанда эшкә урнашырга теләп, апасына пропискага керә. Көннәрдән бер көнне кайсыдыр гәҗиттә газүткәргечләр сузу эше башланачагы турында хәбәрне күреп ала. Күрсәтелгән адрес буенча төзү-монтаж идарәсенә бара бу. Җитәкче янына керә. Әмма аңа: “Эшләр яз көне генә башланачак, бар, солдат, өеңә кайт!” – диләр. Илсур әле хәрби киемен дә салмаган була. Күп сөйләшми, хәр­биләрчә зырт борыла да китеп бара.

– Инде бинадан чыгып килә идем, арттан: “Эй, солдат, вернись!” – дип кычкыралар. Борылып карасам, миңа язга хәтле көтәргә кушкан СМУ начальнигы икән. “Сине бер дә җибәрәсе килми, бер карауга ошап калдың, әйдә, тимерчелектә булса да эшләп тор әле”, – ди бу. Калдым инде, артык сайлана торган гадәт юк, – ди Илсур абый.

Тимерчелектә берничә көн генә эшләп кала бу. Газ үткәрү трассаларының берсенә бульдозерчы кирәк була. Ә аны әллә каян эзләп торасы да юк. Илсурның Үрнәк училищесында алган һөнәре монда кирәк булып чыга. Шулай итеп, егетнең алдагы тормыш юлы ачыклана: ул үткәргеч торбалар салучылар отрядына килеп кушыла. Ә монда эшләү өчен, әле тагын берничә һөнәр белү кирәк була һәм Илсурны Чиләбегә укырга җибә­рә­ләр. Китәр алдыннан гына аны күрше Югары Сәр­дә кызы Дания белән таныштырган булалар. Илсур аңа: “Мине бер елга укырга җибә­рәләр, көтәсеңме?” – ди. “Иң элек никахлашыйк, мин бер ел сездә торырмын”, – дип җа­вап бирә Дания апа. Илсур киткәндә, Шәй­хет­диновлар гаиләсенә күчеп кала ул. Мин аннан: “Биш елга киткән булса, көткән булыр идеңме?” – дип сорыйм. Ике дә уйламый Дания апа: “Көтәр идем, гомер буе көтәр идем”, – ди.

Себер сазлыкларында

Чиләбедә торбалар салу кранында эшләү серләрен өйрәнеп кайткан Илсурны шунда ук бригадир итеп куялар. Ике елдан, ягъни 1964 елда инде колонна җитәкчесе, тагын ике елдан участок начальнигы була. Аннан соң нефть-газүткәргеч торбалар төзү идарә­се башлыгы, тагын бераздан генераль директор урынбасары итеп билгеләнә. Хезмәт юлын аңа, нигездә, Себер сазлыкларында башларга туры килә. Кем әйтмешли, “эт тә йөрмәгән” Себер тайгаларында эшләгән вакытларны Илсур абый, аннан битәр Дания апа бүген кеше ышанмаслык хәлләр кебек итеп искә алып сөйлиләр.

Беренче дәүләт бүләге – Ленин ордены да Илсур Гарәфи улына шул вакытта, Шәим-Төмән нефть үткәргечен кышның кырыс шартларында, мең газаплар күреп булса да, вакытыннан алда тапшырганы өчен бирелә. Нефтьүткәргечне билгеләнгән вакыттан ике мәртәбә тизрәк тапшыру – бер нәрсә, аның бригадасы зур диаметрлы торбалар салуны, җир өстендә үк эретеп ябыштырып, изоляция чорнап, торбалар озынлыгының бер өлешен 800 метрга җиткерүне гамәлгә кертә. Белгечләр ул вакытта әлеге ысулны теоретик яктан гына эшләгән булалар, эштә кулланып карарга исә берәүнең дә йөрәге җитми. Ә Илсур Шәйхетдинов, һәрвакытта­гыча: “Кая, үзем тотыныйм әле”, – дип эшкә керешә. Һәм инде бу хезмәтенең нәтиҗәсен беләсез. Шәйхетдинов ысулын шуннан соң гына башкалар да куллана башлый.

Сазлыкларны мин юкка гына телгә алмадым. Егетләрне һәр адымда куркыныч сагалый. Күпме техника саз төбенә китә. Бер көнне торба салу кранына үзе утырырга яраткан Илсур чак кына үлемнән кала. Сазлыкка батып барган кран өстеннән аны вертолет алып өлгерә. Дания апа исә, сөйләшеп утырганда: “Илсур трассага чыгып киткән саен, исән-сау әйләнеп кайтсын иде, дип Ходайдан сорап, теләкләр теләп тордым”, – ди.

Охранада кем дә эшли аны

Ире кая барса – шунда ияреп йөргән Дания апа гыйбрәт арты гыйбрәт сөйли. Нәчәлник хатыны булгач, ире аңа берәр ансатрак эш табар дип өметләнә ул. “Берәр җиргә охранник итеп куймыйсыңмы?” – ди. “Охранада кем дә эшли аны, – ди ире. – Минем кул астындагы эшчеләр ни сөйләр?” Шулай итеп Дания пешекче, кер юуучыга әйләнә. Бөтен бригаданың өс киемнәрен генә түгел, урын-җирләрен дә юа. Ул чакта кер юу машиналары юк бит инде. Агачтан агачка бау сузып киптерә, ашарга да әзерли. Тайга уртасында вагонда беренче баласын таба, икенчесен, поездда кайтып килгәндә авырый башлап, Биектауда төшеп кала һәм шунда шифаханәдә таба. Табиблар: “Больницаларыбыз бик салкын, бәлки Казанга хәтле түзәрсез?” – диләр. Кая Казанга кайтып җитү ул, Биектау хастаханәсенә көчкә өлгерәләр. Үзем язам, үзем уйлап куям: бүгенге нәчәл­никләрнең хатыннары моңа барырлармы, ир, гаилә диеп, бөтен кыенлыкларга түзеп яшәрләр микән? Чын мәхәббәт Шәйхетди­новларныкы кебек буладыр инде ул. Быел Илсур абый һәм Дания апаның кавышуларына 58 ел тула. Озак яшәсеннәр, бәхетле булсыннар.

Заман герое

70 яшьлек юбилеем якынлашканда, җи­тәкчеләрнең берсе миннән: “Нинди бүләклә­рең, исем-дәрәҗәләрең бар?” – дип сораган иде. Аптырап калдым. Аннан соң: “Миңа бернинди бүләк тә кирәк түгел, кирәк тапсалар бирерләр әле”, – мәйтәм. Ә ул: “Юк, хәзер һәр нәрсәне сорап алырга кирәк”, – диде.

Илсур Шәйхетдиновның дәүләт бү­ләкләре, аларның кайчан, ни өчен бирелүе турында укып утырганда искә төште бу сөйләшү. Бүләкне чиратка салырга, юбилей җиткәнен көтәргә һәм сорап алырга кирәк микәнни? Юк, хезмәткә хөрмәт Илсур абый заманындагы кебек булырга тиеш. Эш күрсәттеңме – ал!

Совет бишьеллыклары. Ул чакта “социалистик ярыш” дигән сүзләр еш яңгырый. Һәр коллектив, һәр кеше бишьеллыкны вакытыннан алда үтәү өчен ярышка кушыла. Әлбәттә, башкарылган эшнең сыйфатына да зур игътибар бирелә. Әнә шул елларда Шәйхетдинов егетләре дә, Социалистик ярышка кушылып, үрләр артыннан үрләр яулыйлар. Үз эшлә­рендә яңадан-яңа алымнар куллану нәтиҗә­се була бу. Әле җитмәсә, Шәйхетдинов бригадирлар арасында ярыш оештыруны үзе башлап йөри. Норма буенча 70 метр урынына тәүлеккә 1000-1200 метр торба сала башлыйлар егетләр. IX бишьеллык батыры буларак 1975 елда Илсурга “Социалистик Хезмәт Герое” дигән исем һәм Ленин ордены бирелә.

Дания апа: “Илсурыма икенче мәртәбә герой исеме бирмәкчеләр иде, документлар да әзерләнгән иде”, – ди. Илсур абый: “Ярар, ул турыда сөйләмә инде, мин – бер тапкыр гына герой”, – дип, аның сүзен бүлә. Асылда, аңа бу исемне, чыннан да, икенче мәртәбә бирмәкче булганнар. Тик, ни сәбәп, “Герой” исемен Октябрь революциясе орденына алыштырганнар.

Без бүген Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасының 100 еллыгына әзерләнәбез. Шул йөзнең илле елын Илсур Шәйхетдинов Татарстанга, илгә хезмәт итеп үткәргән. Бүген дә ул салган торбалар аша бөтен илгә нефть, газ тарала.

Шунысын да әйтик: торбалар салуда 6 бертуган Шәйхетдиновлар эшләгән һәм алар­ның хезмәт стажы 170 ел икән. Ә инде без үткәнебезне онытмау, тарихка игътибарлы булу хакында сүз башлыйбыз икән, беренче уебыз әлеге тарихны язган шәхеслә­ре­безне искә алу, ә исәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтү турында булырга тиеш.

Риман Гыйлемханов


Тарих язган шәхесләребез. Йолдызлы егет” язмасына фикерләр

  1. Риман абый, молодец! Халык укый торган итеп язасыз, сез хэрвакытта да! Рэхмэт бик Зур!

Фикер өстәү