Җирнең хуҗасы кайда? 100 гектарга 200 миллион сум кирәк

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган рәсми мәгълүматларга караганда, узган ел ил буенча 46 миллион 400 мең гектар сөрү җире кысыр калган. Сөрелмәгән, чәчелмәгән, беркемгә бернинди керем китермәгән.

РФ Хисап палатасы тарафыннан үт­кәрел­гән тикшерүләр ачык­лаганча, авыл хуҗалыгы билге­ләнешендәге 56 миллион гектар җир, гомумән, максатчан файдаланылмый. Бу – барлык сөрү җи­ренең 15 проценты дигән сүз.

Колхоз-совхозларны таратып, сөрү җир­ләрен аның чын хуҗасы – җирдә эш­ләүчеләргә пай буларак бүлеп бирә башлаганнан соң, күңелдә зур өмет уянган иде. Ниһаять, авылда яшәүчеләрнең гасырларга сузылган хыялы тормышка ашар сыман тоелды. Әмма чалбары булмаган килеш билбау өләшүнең нәтиҗәсе генә без көткәнчә булмады.

Ул еллардан бирле шактый вакыт узган булса да, пай җирләрен шәхси мөлкәте итеп терки алучылар һәр авылда – бармак белән генә санарлык. Моның күпме каршылыклар аша эшләнгәнен алар үзләре генә белә. Күпләрнең пай җирләрен инвесторга арендага бирүенең яки юк-бар бәягә сатуының да мәгълүм сәбәпләре бар. Нә­тиҗәдә хуҗасы ачыкланмаган, шул сәбәпле җир белән күк арасында “эленеп” калган җир мәйданы әле дә 18 миллион гектардан артып китә.

Кызганыч, районнарда булганда, озак еллар дәвамында эш­кәртелмәгән, инде вак-төяк куак­лыклар ишәеп килүче ятим җир кишәр­лекләрен әледән-әле очра­тасың. Дөрес, кайбер районнарда андый мәйданнар кеше күзеннән ерактарак урнашкан. Ә менә Югары Ослан, Әгерҗе, Питрәч, Чистай һәм кайбер башка районнарда олы юл буйларында да ятим ки­шәрлекләр күзгә ташлана. Җитәк­челәр аны “фермер хуҗалыклары яки юридик затлар карамагындагы җир” дип аңлатырга тырышса да, елдан-ел эшкәртелми калып, уңды­рышлылыгын югалта барган кишәр­лекләргә аннан файда юк.

Әйтергә кирәк, озак еллар эшкәртелми яткан җирләр фермер хуҗалыклары һәм юридик затлар карамагында гына түгел. Физик затлар һәм гомуми кулланыштагы, хәтта ки дәүләт милке булып исәпләнгән җирнең дә меңнәрчә гектары ел саен файдаланылмый кала. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Аграр мәсь­әләләр комитеты җитәкчесе Владимир Кашин әйтүенчә, мондый гамәлләр ил казнасына ел саен 400 миллиард сумнан артык югалту алып килә.

Аннан килеп, ташландык җир­ләрне яңадан уңдырышлы итү дә зур чыгымнар сорый. Кем әйт­мешли, югалту гына җиңел. Бел­гечләр исәп­ләп чыгарган: 100 гектар ташландык җир­не яңадан сөрү әйләнешенә кайтару өчен, 20 миллион сум кирәк булачак икән! Бу сан да әле ел саен үзгәрә тора. Тик игенче файдасына түгел. Ни өчен дигәндә, техника, запас частьлар, ашлама һәм башка төр кирәк-яракларга бәя күзгә күре­неп күперә. 2018 елда гына да ягулык-майлау материаллары, аерым алганда, солярка бәясе 8 сумга арткан. Гәрчә Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак, ягулык бәяләрен йөгәнлибез, дип кат-кат ышандырса да, со­лярканың 1 литры 3,50 тиенгә кыйммәтләнгән.

Ягулык-майлау материаллары чит ил­ләрдә дә арзан түгел, диләр. Авыл хуҗа­лыгы алга киткән Европа илләрендә дә бензин хакы бездәгегә караганда ике тапкыр артык икән. Әмма, шайтан – башка, җен – башка дигәндәй, аларда авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме дә бездәгедән уртача 8 – 10 тапкыр күбрәк. Аннан килеп, Европа ил­лә­ре үз игенчеләренә ягулыкны 50 процент ташлама белән бирә.

Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2024 елга кадәр чит илләргә авыл хуҗалыгы продукциясе сатуны ике тапкыр арттыру бурычы куелган иде. Шөкер, бу юнәлештә алга китеш сизелә. Чит илләрдә Россиядә җи­тештерелгән азык-төлеккә, аерым алганда, ашлык, яшелчә, җи­ләк-җимешкә ихтыяҗ арта. Әмма ил буенча миллионнарча гектар уңдырышлы җирнең сөрү әйлә­нешеннән төшеп калуы, башка күп төрле сәбәпләр игенчелекне генә түгел, терлекчелекне дә артка сөйри. Җитештерелгән продук­циягә бәяләр гаделсезлеге хәлне тагын да катлауландыра.

Мондый хәлдән ничек чыгарга? Әй­тергә кирәк, ил җитәкчелеге тарафыннан ятим җирләрне сөрү әйләнешенә кертү, озак еллар фай­даланылмый яткан җир ки­шәрлеген кире кайтару һәм башка проблемаларны кичекмәстән хәл итү буенча чаралар да күрелә. Тиешле законнар да кабул ителә. Әмма сөрү җирләрен табыш чыганагына әйләндерергә омтылучыларны вак-төяк штрафлар белән генә өркетеп булмый шул инде.

Озак еллар файдаланмаган өчен суд аша җирне кире алу мөмкинлеге дә бар. Бу хакта закон кабул ителгәнгә ике ел вакыт узды. Нәтиҗә юк түгел: дистәләрчә ел сөрү җиреннән файдаланмаган өчен, 8 алып­сатарның җире кире алынган. Эшләр шулай дәвам итсә, бәлки берничә гасырдан соң хуҗасыз җирләр дә калмас әле.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү