Татарның җан кисәге. Тальян моңы юкка чыкмасмы?

29 майда чыккан “Тальян гармун” дигән мәкалә авторы мине күптән борчып йөрүче проблеманы яктырткан. Әле башлангыч сыйныфта укыганда, 1949 елда ук Казанда җитештерелгән тальян гармунда үзлегемнән өйрәнеп, еш кына сәхнәләрдә чыгыш ясадым.

Ә инде үзем уйнап, халык җыр­ларын да башкара башлагач, күп мәдәни чараларның активис­тына әйләндем. Кызганыч, телә­гем булса да, музыкаль белем алырга туры килмәде, 30 елдан артык гомерем хәрби хезмәттә үтте. Әмма кайда гына хезмәт итсәм дә, һәрвакыт мил­ләттәш­ләрем белән элемтәдә булдым. Бу уңайдан бер кызыклы вакыйга гел исемнән чыкмый. 1959 ел­ның февралендә Грозный шә­һә­рендә солдат хезмәтендә чакта, Илсур исемле Арча егете белән увольнениега чыккач, Ленин бабай һәй­кәленә карап, үз телебездә сокланып сөйләшеп торабыз. Шунда өл­кән генә яшьтәге бер апа: ”Бәрәч, сез татарлар түгелме соң?” – дип эндәшмәсенме?! Без үзебезнең кайсы яклардан икә­небезне аңлаттык. Ул безне ко­чак­лап алды да, якташларым икән бит, дип елый-елый, өенә кунакка чакырды. Көннәрнең бер­сендә бу апага кунакка киттек. Безне иң якын, кадерле кунаклар кебек кабул иттеләр һәм бик бай аш өстәле әзерләделәр. Мин ки­нәт комод өстендә япма бөр­кәлгән гармун шикелле әйбергә игътибар иттем. Ул тальян гармун булып чыкты. Бер тартуым булды, аның моңлы чың­лавыннан барыбыз да җан­ла­нып киттек. Байтактан уйнамаган бул­гач, үзем дә бик куандым. Үзен­нән-үзе “Авыл көе”н җырлый башладым.

Тәрәзә төбем – исле гөл,
Җил искәндә бөгелә.
Бөгелеп төшкән гөлләр кебек,
Үзәкләрем өзелә…

Ике сәгать буе мин чын татар концерты бирдем, алар, куанышып, зур рәхмәтләрен әйттеләр. Икенче килүебездә бөтен танышларын, якыннарын, күршеләрен җыйган­нар иде.

Ижау шәһәрендә яшәгән елларымда да “Гүзәл” җыр һәм бию ансамбле составында республи­ка­ның татарлар яшәгән шәһәр-авылла­рын­да тальяным белән бик күп чыгыш ясарга туры килде. Кайберләре, концерт беткәч, яныма килеп, тальянымны кулларына алып, уйнап карап: “Бу бит – татарның җан кисәге”, – дип, сызланып әйтә торганнар иде.

Хәтеремдә, 15-20 еллар элек, Чаллыда һәр елны гармунчылар фес­тивале уздырылды, анда бик күп тальянчылар да (шулай ук мин дә) катнашты. Осталарга бү­ләкләр тапшырылды.
Кызыксынып сораштырган идем. Шәһәребезнең музыка мәк­тәпләрендә тальянда уйнарга өй­рәтү дәресләре гомумән юк диярлек. 6 нчы музыка мәктәбенең югары категорияле музыка укытучысы Роза Тимофеева гына ныклап шө­гыльләнде бу эш белән. Ул пен­сиягә киткәнлектән, анда да таль­ян дәресләре бөтенләй диярлек бе­терелгән. Шулай итеп, бүгенге яшь буын музыкантлар тальян гармунда бөтенләй уйный белми.

Миңа тальяным белән бик еш Чаллы һәм тирә-як авыл мәк­тәп­ләрендә, китапханәләрендә оч­рашуларда булырга туры килә. Җыйналган балалар алдына чыгып басу белән, кулларыма тоткан тальянымны күрсәтеп: “Балалар, менә бу уен коралын бе­лә­сезме?” – дип сорыйм. Залда тынлык урнаша һәм, акрынлап, бер-берсе белән пышылдашып, җавап эзли башлыйлар. Каяндыр берсе, ишетелер-ишетелмәс кенә “гармун” ди. Икенчесе – “баян”, өчен­чесе – “аккордеон”, тагын әл­лә нинди тузга язмаган исемнәр әй­тәләр. Ләкин “тальян” дип дөрес җавап бирүче генә юк. Шунда мин янәшәмдә басып торучы яшь укытучыларына да күз салам. Ул да, белмәгәнлектән, кызарыбрак аптырап тора. Әлбәттә, мин аларга тальян гармунның инде күп гасырлар татар халкының иң яраткан, иң кадерле музыка коралы икәнен сөйлим һәм барлыкка килү тарихы белән таныштырам.

Татар гаиләләрендә дә тальян гармуннар юк дәрәҗәсендә. Элекке елларда тальянлы ата-ана, балаларын да уйнарга өйрә­теп, буыннан-буынга күчерә иде. Иң аянычы шул: тальян гармун­ның татар халкының аерылмас бер өлеше икәнен аңлау бетә башлады. Аудитория алдына чыгып баскач, мин еш кына бер кызыклы сорау да бирәм. “Бүген таль­янда уйнап җырлаучылар икәү ге­нә, берсе – Фән Вәлиәх­мәтов, икенчесе кем?” – дим. Баштарак аптырап калалар, ә инде очрашу азагында, Рубис абый, син, дип җавап би­рәләр.

Кыскасы, бу актуаль проблеманы күтәрергә, дәүләт программасы рәвешендә, мәктәпләргә, бигрәк тә музыка мәктәпләренә мәҗбүри кире кайтарып, ныклап өйрәнергә һәм зур сәхнәләрдән яңгыратырга кирәк!

Рубис Зарипов


2 фикер

  1. Бик кирэкле мэсьэлэне кутэргэнсез! Чыннан да,туган телебез белэн беррэттэн узебезгэ генэ хас булган мон бара.Алар аерылгысыз.
    Шуны анлаган хэлдэ хакимияттэ мэдэни hэм музыкаль белем биру олкэсендэ жаваплы турэлэргэ бу кимчелекне бетеру буенча чаралар курергэ кирэк.

    1. Туймазы шәһәре. РБ. Хезмәт ветераны Хисамиев Ф,Ф.:

      Башкортстанда курай татарстандагы гармуннарның бетү хәлендә калган иде. Хөкемәт курай мәсәләсен үз өстенә алды, бүгенге көндә башкортстанда курай инде чәчәк атты. Телевидение фермаларда тирес түккәндә дә курай уйната. Моны көлеп язмыйм, җае чыккан саен, курайлары бар икәнен күрсәтергә тырышулары, дип аңларга кирәк.
      Татарстан шундый дәүләт: заманында ул мөстәкыйль дәүләт, үзенең акчасы булган. Яшәү вакытында дүрт тапкыр хәреф алыштырган: гарәп, латыйн, кириллица (гарәпкә чаклысын белмим). Бик күп китаплары булган тирән белемле дәүләт булган… Сугыш вакытында язылмаган законнар буенча, һәр полкта сугышчыларның рухын күтәрер өчен бер банчы тотканнар…
      Бүгенге көндә Татарстан башка республикалар арасында бар яктан да үрнәк булырлык ил, дип әйтергә була.
      ТАЛЬЯН ГАРМУН — ТАТАР РУХЫН ҺӘРВАКЫТ КҮТӘРЕП ТОРУЧЫ ИҢ КИРӘКЛЕ КОРАЛ !!!

Фикер өстәү