Татарстан Дәүләт Советына бердәм округ буенча уза алачак партияләр тугызга калды

Татарстанның сайлау комиссияләре алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлауда катнашырга җыенган сәяси партияләрдән документлар кабул итүне тәмамлады. “Ватан” һәм “Игелекле эшләр, балаларны һәм хатын-кызларны яклау” партияләре документлар тапшырмаган. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

Партияләрдән документлар кабул итү 24 июльдә тәмамланды. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе “Бердәм Россия”, КПРФ, “Гадел Россия” һәм ЛДПР сәяси партияләре исемлеген – барлыгы 171 кандидатны теркәде. Тагын бишесе – “Россия коммунистлары”, РОСТ партиясе, “Социаль гаделлек яклы Россия партиясе” һәм “Бөтенроссия халык союзы” партияләре тапшырган документларны тикшерү бара.

Бу эш 10 көн дәвам итәчәк һәм 2 августка кадәр сайлау кампаниясенең барлык катнашучылары да билгеле булачак.


Фикер өстәү