Татарстан Дәүләт Советына сайлауга 269 кеше кандидат буларак теркәлгән

18 июльгә булган мәгълүматлар буенча Татарстан Дәүләт Советына сайлауга 3 сәяси партиядән – 131, бермандатлы сайлау округлары буенча 138 кеше кандидат буларак теркәлгән. ТР Үзәк сайлау комиссиясенең 70нче утырышында шул хакта хәбәр иттеләр.

«Республика сайлау округы буенча «Бердәм Россия», КПРФ һәм «Гадел Россия» сәяси партияләренең кандидатлар исемлеге (барлыгы 131 кандидат) теркәлгән», — дип искәрттеләр республика Үзәк сайлау комиссиясендә.

Бермандатлы округлар буенча 296 кандидат сайлауда катнашырга дәгъва кылган, әмма аларның яртысыннан кимрәге генә (138 кеше) теркәлгән.

  • ТР Дәүләт Советына сайлау 2019 елның көзендә узачак. Сайлау комиссияләрендә электрон урналар һәм QR-кодлы беркетмәләр кулланылачак.

«Татар-информ»


Фикер өстәү