Татарстан хаҗиларының беренче төркеме кайчан китәчәге билгеле

24 июльдә Согуд Гарәбстанына Татарстан хаҗиларының беренче төркеме оча. Бу хакта бүген Мәскәү-Казан-Симферополь шәһәрләрен тоташтырган, Хаҗга багышланган видеокүпер барышында билгеле булды.

Төбәк мөфтиятләре арасында квоталарны бүлү нәтиҗәсендә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенә 1800 урын бүлеп бирелгән. Хаҗ сәфәре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми Хаҗ-операторы аша башкарыла. Хаҗиларның беренче дүрт төркеме 196 кеше тәшкил итә. Алар Мәскәүдән очачак. Алар артыннан ук Казан аэропортыннан 49 хаҗи юл алачак. Аларның Казаннан очуы ниятләнә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Хаҗиларга уңайлы булсын өчен дәреслекләр китаплар әзерләдек. Юлкүрсәткечкә карта да керттек. Һәр хаҗига махсус хаҗи сүзлеге дә бирәчәкбез», — диде «ТР МДН Хаҗ» рәсмих хаҗ-операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов. Ул шулай ук хаҗилар сәламәтлеген кайгырту өчен 20 табиб та билгеләнгәнен әйтте.

Россия мөфтиләр советы рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөхтәсибәте рәисе Рушан хәзрәт Абясов Исламда Хаҗ төп мәҗбүри баганаларның берсе булуын искәртте. «Матди һәм рухи әзерлеге булган кеше гомеренә бер булса да Хаҗга барырга тиеш», — диде ул.

Рушан хәзрәт әйтүенчә, узган елларда Россиядән Хаҗ сәфәре югары дәрәҗәдә оештырылганы билгеләп үтелгән. «Барлык төбәкләрдә эш бара. Имамнар Хаҗ йолалары буенча дәрес бирә. Йолалар үтәгәндә, 50 кешелек төркемгә бер имам җитәкче билгеләнә. Дин тотучыларның барысы да гарәп телен белми, шуңа күрә төркем җитәкчесе ярдәм итәчәк», — диде ул.

 


Фикер өстәү