Татарстан йөзүчесе Дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады

Татарстан спортчысы Александр Красных 4х200 эстафетасында йөзү буенча Дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады. Ярышлар Кытайның Гуанчжоу шәһәрендә уза, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте..

Михаил Довгалюк, Михаил Вековищев, Александр Красных һәм Мартин Малютин кергән эстафета командасы финишка 7 минут һәм 01.81 секунд эчендә барып җитте. Безнкеләр алтын яулаган Австралия командасыннан нибары 0,96 секундка калышты. Өченче урындагы АКШ йөзүчеләре исә Россия командасыннан 13 миилисекундка артта калды.


Фикер өстәү