Татарстан Президенты: Без һәрвакыт «Сәләт» форумына актив ярдәм итеп торачакбыз

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» VIII халыкара яшьләр форумында булды. Лагерь Алексеевск районындагы Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә оештырылган.

Быел Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән форумның алты сменасында катнашучылар һәм аның кунаклары, фән олимпиадаларында, фәнни конференциядә, иҗат фестивальләрендә һәм спорт ярышларында җиңүчеләрдән 18 мең кеше булачак.

16 июльдән 21 июльгә кадәр «Сәләт» мәйданчыгында IT BILER FORUM исемендә дүртенче смена узачак. Анда 2 мең укучы катнашачак. Рөстәм Миңнехановка әлеге смена кысаларында юнәлеш остаханәләре һәм мәгълүматны нәтиҗәле эзләүнең һәм эшкәртүнең актуаль инструментларына, инновацион продуктларны һәм ясалма интеллектны үстерүгә багышланган мәгариф мәйданчыклары булачагы турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов палаткалар шәһәрчеге инфраструктурасы белән танышты, лабораторияләрдә һәм остаханәләрдә булды, мәгариф сессияләрендә катнашучылар белән сөйләшеп торды. Тагын Татарстан Президенты «SeletStore» яшьләр киемнәре һәм аксессуарлары кибетен, «Санак-лаб» ясалма интеллект лабораториясен, «Шәһри Биләр» картиналар күргәзмәсен карап чыкты.

Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган мәйданчыкта Рөстәм Миңнехановка зур булмаган бакча күрсәттеләр, җәен анда балалар төрле яшелчәләр үстерәләр. Татарстан Президенты балалар белән бергә микрояшеллек орлыкларын чәчте.

«Сәләт» форумы радиостанциясе палаткасында тапшыруларны алып баручы Татарстан Республикасы Президентыннан интервью алды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов SeletFest фестиваль зонасына юнәлде. Форумда катнашучыларны сәламләп, ул ассызыклаганча, елдан-ел «Сәләт» мәйданчыгы үсә бара, инфраструктурасы яхшыра, сменалар саны арты. «Без ел саен бу форумга киләбез һәм уңай үзгәрешләр күрәбез. Монда төрле компетенцияләр һәм һөнәрләр белән танышу өчен бөтен шартлар да тудырылган. Без үз чиратыбызда һәрвакыт сезгә ярдәм итеп торачакбыз», — диде Татарстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, «Сәләт» форумы татар телен, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуга зур өлеш кертә.


Фикер өстәү